Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең Яһир өеннән чыгып Насарага баруы

Гайсәнең Яһир өеннән чыгып Насарага баруы

Кырык сигезенче бүлек

Гайсәнең Яһир өеннән чыгып Насарага баруы

ГАЙСӘ бу көнне байтак эшләр башкарган: Декаполис өлкәсеннән Кәпернаумга кайткан, кан килүдән җәфаланган хатын-кызны савыктырган һәм Яһирнең кызын терелткән. Ләкин көн моның белән генә бетми. Гайсә Яһир өеннән чыккач, күрәсең, шунда ук аңа ике сукыр кеше иярә һәм: «Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул»,— дип кычкырып бара.

Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, бу ир-атлар Гайсәнең Давыт тәхетенең варисы, димәк, вәгъдә ителгән Мәсих булганына ышанганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә аларның ярдәм сорап кычкырганнарын ишетмәмешкә салына, бәлки, ул аларның иманын сынап карарга телидер. Ләкин бу ике ир-ат бирешергә уйламый да. Алар Гайсә тукталган йортка кадәр аны озата бара, һәм ул өйгә кергәч, алар да аның белән бергә керә.

— Минем ярдәм итә алуыма ышанасызмы? — дип сорый Гайсә алардан.

— Әйе, Әфәнде,— дип әйтә алар икеләнмичә.

Гайсә аларның күзләренә кагыла да: «Сезгә иманыгызга карап бирелсен»,— дип әйтә. Алар күрә башлый! Гайсә аларны: «Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен»,— дип каты кисәтә. Ләкин алар Гайсәнең әмеренә колак салмыйча, шатлыкларыннан аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөри.

Бу кешеләр киткәч, Гайсә янына җенле кешене китерәләр; эчендәге җен аны телсез иткән. Гайсә җенне куып чыгара, һәм бу кеше шунда ук сөйләшә башлый. Халык бу могҗизаларга таң кала һәм: «Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады»,— дип әйтә.

Анда фарисейлар да бар. Алар Гайсә кылган могҗизаларны кире кага алмый, ләкин ышанмауларында үҗәтләнеп, кабаттан Гайсәне могҗизалары Аллаһыдан түгел дип гаепли. «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»,— диләр алар.

Бу вакыйгалардан соң күп тә үтми, Гайсә бу юлы шәкертләр белән бергә үзенең үскән шәһәре Насарага кайта. Якынча бер ел элек ул андагы синагогага барып, кешеләрне өйрәткән иде. Башта кешеләр аның өйрәтүенә таң калган булсалар да, соңрак аның сүзләренә гарьләнеп, аны үтерергә җыенганнар иде. Хәзер Гайсә, шәфкать күрсәтеп, үзенең элекке күршеләренә тагын бер тапкыр ярдәм итәргә тырышып карый.

Башка җирләрдә Гайсә янына бик күп халык агылган, әмма монда, күрәсең, алай түгел. Шуңа күрә ул Шимбә көнне синагогага барып, кешеләрне өйрәтә. Аларның күпчелеге ишеткәннәренә гаҗәпләнә. «Бу зирәклекне ул кайдан алган һәм кем аңа бу кодрәтле эшләрне башкарырга сәләт биргән? — дип сорый алар.— Ул балта остасының улы түгелме соң? Аның анасы Мәрьям, ә энеләре Ягъкуб, Йосыф, Яһүд һәм Шимун түгелме соң? Аның сеңелләре дә монда яши түгелме? Алайса, моның барысы аңа кайдан килгән?»

Алар Гайсәне гади генә бер кеше дип саный: ул аларның күз алдында үскән, алар аның бөтен туганнарын белә. Ничек инде ул Мәсих була алсын? Шуңа күрә бар дәлилләргә — аның бөек зирәклегенә һәм кылган могҗизаларына карамастан, алар аны кире кага. Хәтта туганнары да, аны якыннан белгәнгә күрә, аңа ышанмый. Шуңа күрә Гайсә мондый нәтиҗәгә килә: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә һәм үз өендә генә ихтирам юк».

Әйе, Гайсә аларның ышанмаганнарына гаҗәпләнә. Шуңа күрә ул анда бернинди дә кодрәтле эш башкармый, нибары берничә авыру кешене генә өсләренә кулларын куеп савыктыра. Маттай 9:27—34; 13:54—58; Марк 6:1—6; Ишагыйя 9:7.

▪ Ике сукыр кеше, Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, нәрсәгә ышанганнарын күрсәтә?

▪ Фарисейлар Гайсәнең могҗизалары турында нәрсә әйтә?

▪ Ни өчен Гайсәнең Насарадагы кешеләргә ярдәм итәр өчен кайтуын шәфкатьлелек дип әйтеп була?

▪ Насарада Гайсәне ничек кабул итәләр, һәм ни өчен?