Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең беренче могҗизасы

Гайсәнең беренче могҗизасы

Унбишенче бүлек

Гайсәнең беренче могҗизасы

НИБАРЫ бер-ике көн элек Әндри, Петер, Филип, Натанаил һәм, бәлки, Ягъкуб Гайсәнең беренче шәкертләре булып киткән. Хәзер алар Гәлиләягә, туган якларына юл тота. Алар Натанаилнең туган шәһәренә, Кәнә каласына бара. Калкулыклы җирләрдә урнашкан бу шәһәр Гайсә үскән Насара шәһәреннән ерак түгел. Алар Кәнәдә үтәчәк туйга чакырылган.

Туйга Гайсәнең әнисе дә килгән. Мәрьям, кияү һәм кәләш туганнарының дусты буларак, килгән күп кенә кунакларга хезмәт күрсәтеп йөри. Өстәлдә ул бер нәрсәнең җитмәвен күреп ала, һәм Гайсәгә: «Аларның шәраблары калмаган»,— дип әйтә.

Бу сүзләре белән Мәрьям асылда Гайсәгә шәраб мәсьәләсен ничек тә булса хәл итәргә тәкъдим итә, әмма Гайсә башта ризалашмый: «Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш?» Ул Аллаһы билгеләгән Патша булганга, аңа гаиләдәгеләре һәм дуслары нәрсә эшләргә икәнен әйтергә тиеш түгел. Шуңа күрә Мәрьям зирәклек белән моны улының кулына тапшырып, хезмәтчеләргә: «Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез»,— ди.

Анда һәрберсе 40 литрдан артык су сыйдырышлы алты таш савыт тора. Гайсә хезмәтчеләргә: «Савытларны су белән тутырыгыз»,— ди. Алар савытларны мөлдерәмә итеп тутыргач, аларга: «Бераз чумырып алыгыз да, туй башлыгына илтеп бирегез»,— дип әйтә.

Туй башлыгы шәрабны татып карагач, аның искиткеч сыйфатлы булуына хәйран кала; ул аның могҗизалы рәвештә ясалганын белми. Кияүне үз янына чакырып, ул аңа болай ди: «Башкалар табынга башта яхшы шәраб куя, ә инде кешеләр исергәч, начаррагын чыгара. Ә син яхшы шәрабны әлегә кадәр саклагансың».

Бу Гайсәнең беренче могҗизасы, һәм бу могҗиза яңа шәкертләрнең иманнарын ныгыта. Шуннан соң ул әнисе, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Гәлиләя диңгезе янында урнашкан Кәпернаум шәһәренә китә. Яхъя 2:1—12.

▪ Гайсә, Кәнәгә туйга барганда, инде күпме хезмәт иткән була?

▪ Ни өчен Гайсә әнисенең тәкъдименә каршы килә?

▪ Гайсә нинди могҗиза ясый, һәм бу башкаларга ничек тәэсир итә?