Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең беренче шәкертләре

Гайсәнең беренче шәкертләре

Ундүртенче бүлек

Гайсәнең беренче шәкертләре

КЫРЫК көн чүлдә үткәргәннән соң, Гайсә үзен суга чумдырган Яхъя янына бара. Якынлашып килгән Гайсәгә күрсәтеп, Яхъя болай ди: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне! Аның турында мин: „Артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде“,— дип әйткән идем». Яхъя Гайсәдән олырак булса да, ул Гайсәнең үзенә кадәр рухи шәхес булып күктә яшәгәнен белә.

Әмма берничә атна элегрәк, Гайсә суга чумдырылырга килгәндә, Яхъя аның Мәсих булырга тиеш икәнен әле төгәл белмәгән, күрәсең. «Мин үзем дә аны белми идем,— дип әйтә Яхъя,— ләкин ул Исраил халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем».

Аннары Яхъя Гайсәне суга чумдырганда нәрсә булганы турында тыңлаучыларына болай дип сөйли: «Мин шуны күрдем: күктән аңа күгәрчен рәвешендә рух иңде һәм аның өстендә калды. Мин аны үзем дә белми идем, әмма мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң, изге рухка чумдыручы шул булыр“,— дигән иде. Мин моны күрдем һәм аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем».

Икенче көнне Яхъя, үзенең ике шәкерте белән шул урында торганда, якынлашып килүче Гайсә турында кабат: «Менә Аллаһы Бәрәне!» — дип әйтә. Шулчак Чумдыручы Яхъяның бу ике шәкерте Гайсәгә ияреп китә. Аларның берсе — Әндри, икенчесе — бу хәбәрне язучы, шундый ук исем йөртүче Яхъя, күрәсең. Ул, инде белгәнебезчә, Гайсәнең якын туганы да, Мәрьям сеңлесе Салумиянең улы, мөгаен.

Артына борылып карагач, Гайсә үзенә Әндри белән Яхъяның ияреп килүләрен күрә. Ул алардан: «Сез нәрсә телисез?» — дип сорый.

— Равви [Остаз дигәнне аңлата], син кайда тукталдың? — дип сорыйлар алар.

— Әйдәгез, күрерсез,— дип әйтә Гайсә.

Хәзер көндезге дүртләр тирәсе, һәм Әндри белән Яхъя көннең калган өлешен Гайсә белән үткәрә. Әндригә бу шулкадәр нык тәэсир итә ки, ул үз абыйсы Петерне эзләп табарга ашыга. «Без Мәсихне очраттык»,— дип әйтә ул аңа һәм аны Гайсә янына алып килә. Шул ук вакыт, Яхъя да, бәлки, үз абыйсы Ягъкубны Гайсә янына китерә; әмма Яхъя, үзенә хас булганча, бу нечкәлекне үзе язган Яхшы хәбәрдән төшереп калдыра.

Икенче көнне Гайсә Битсәидә шәһәреннән булган Филипне очрата; Әндри белән Петер дә шул ук шәһәрдән. Ул Филипкә: «Миңа ияр»,— дип әйтә.

Аннары Филип Натанаилне таба (аны шулай ук Бартолмай дип тә атыйлар) һәм аңа: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф улы Гайсә»,— дип әйтә. Натанаил: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип шикләнә.

— Әйдә, үзең күрерсең,— дип чакыра аны Филип. Алар Гайсәгә якынлашканда, Гайсә Натанаил турында: «Менә исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— дип әйтә.

— Син мине каян беләсең? — дип сорый Натанаил.

— Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем,— дип җавап бирә Гайсә.

Натанаил гаҗәпләнә. «Остаз, син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы»,— дип әйтә ул аңа.

— Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем дигәнгә миңа ышандыңмы? — дип әйтә Гайсә.— Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең.— Аннары ул вәгъдә бирә: — Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Кеше Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез.

Шуннан соң күп тә үтми, Гайсә үзенең яңа шәкертләре белән Үрдүн елгасы үзәнлеген калдырып, Гәлиләягә китә. Яхъя 1:29—51.

▪ Кемнәр Гайсәнең беренче шәкертләре булып китә?

▪ Петер һәм шулай ук, бәлки, Ягъкуб Гайсә белән ничек таныша?

▪ Натанаилне Гайсәнең Аллаһы Улы икәненә нәрсә ышандыра?