Гайсәнең гыйбадәтханәдә хезмәте тәмамлана
Йөз унынчы бүлек
Гайсәнең гыйбадәтханәдә хезмәте тәмамлана
ГАЙСӘ соңгы мәртәбә гыйбадәтханәгә килә. Асылда, ул җирдәге хезмәтен тәмамлаган дип әйтеп була. Алда, өч көннән соң, аны хөкем ителү һәм җәзалап үтерелү белән бәйле вакыйгалар көтә. Хәзер ул канунчыларны һәм фарисейларны каты хөкем итүен дәвам итә.
Ул тагын өч мәртәбә: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!» — дип әйтә. Башта, ул аларга кайгы дип игълан итә, чөнки алар «савыт-сабаның тышкы ягын» чистарта, ә аларның «эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулы». Ул аларны болай дип үгетли: «Савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт».
Аннары ул канунчылар белән фарисейларга икенче тапкыр кайгы дип игълан итә, чөнки алар эчтән череп таркалганнарын тышкы диндарлыклары белән капларга тырыша. Ул болай ди: «Сез агартылган төрбәләргә охшаш: алар тыштан матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы».
Ахыр чиктә, аларның икейөзлелеге пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзергә һәм аларны бизәргә әзер булуларыннан күренә. Алар моны үзләренең мәрхәмәт эшләренә игътибар җәлеп итәр өчен эшли. Әмма, Гайсә әйткәнчә, алар — «пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары». Чыннан да, аларның икейөзлелеген фаш итәргә батырчылык иткән һәркемгә куркыныч яный!
Аннары Гайсә көчле хөкем итү сүзләре әйтә: «Еланнар, агулы елан токымы, Гәһәннәгә хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?» Гәһәннә — Иерусалим чуп-чары ташлана торган үзәнлек. Димәк, Гайсә канунчылар һәм фарисейлар явызлыклары өчен мәңгелеккә юк ителәчәк дип әйтә.
Гайсә үз вәкилләре итеп җибәргән кешеләр белән алар ничек мөгамәлә итәчәк? Моның турында ул болай ди: «Аларның кайберәүләрен сез үтерерсез, ә кайберәүләрен баганага кадакларсыз, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз. Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил каныннан алып, сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән Бәрәхия [Иодай] улы Зәкәрия канына кадәр — сез гаепле булачаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк».
Зәкәрия Исраил җитәкчеләрен каты тәнкыйтьләгәнгә, «алар аңа каршы сүз куешкан һәм патша боерыгы буенча Йәһвә йорты ишегалдында аны ташлар атып үтергән». Ләкин, Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, Исраил бар тәкъваларның түгелгән каны өчен җәзасын күрәчәк. Бу 37 ел үткәч, б. э. 70 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны җимереп миллионнан артык яһүдләрне үтергәч үтәлә.
Гайсә бу коточкыч хәл турында уйланганда көенә. «Иерусалим,— дип әйтә ул,— пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим. Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә, Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә».
Аннары Гайсә болай дип өсти: «„Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!“ — дип әйткәнче, сез мине күрмәячәксез». Бу көн Мәсихнең килү чорында, ул үзенең күктәге Патшалыгына килгәч һәм кешеләр аны иман күзләре белән күргәч булачак.
Хәзер Гайсә гыйбадәтханәдәге иганә савытларын һәм халыкның шул савытларга акча салуын күрерлек урынга барып утыра. Бай кешеләр күп акча сала. Ә бер ярлы тол хатын килеп, ике вак акча гына сала.
Гайсә үз шәкертләрен чакырып, болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды». Алар бу ничек мөмкин инде дип гаҗәпләнә, күрәсең. Гайсә болай дип аңлата: «Барысы да артып калганын, ә ул ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды». Бу сүзләрне әйткәч, Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып китә һәм бүтән инде анда килми.
Гыйбадәтханәнең зурлыгы һәм матурлыгына сокланып, шәкертләрнең берсе болай дип кычкырып җибәрә: «Остаз, кара, нинди ташлар, нинди биналар!» Чыннан да, кайбер чыганаклар буенча, ташларның озынлыгы 11 метрдан, киңлеге 5 метрдан, ә биеклеге 3 метрдан артык булган.
«Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? — дип әйтә Гайсә,— Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк».
Сүзен әйтеп бетергәннән соң, Гайсә үзенең рәсүлләре белән Кидрон үзәне аша үтеп, Зәйтүн тавына күтәрелә. Таудан алар мәһабәт гыйбадәтханәне күрә ала. Маттай 23:25—24:3; Марк 12:41—13:3; Лүк 21:1—6; 2 Елъязма 24:20—22.
▪ Гайсә, гыйбадәтханәгә соңгы мәртәбә килгәч, нәрсә эшли?
▪ Канунчылар белән фарисейларның икейөзлелеге нәрсәдән күренә?
▪ «Гәһәннәгә хөкем ителү» нәрсә ул?
▪ Ни өчен Гайсә тол хатын байларга караганда күбрәк акча салган дип әйтә?