Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме якынлаша

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме якынлаша

Йөз уникенче бүлек

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме якынлаша

СИШӘМБЕ 11 нисан көне тәмамланып бара. Гайсә Зәйтүн тавында рәсүлләрен өйрәтүен йомгаклый. Нинди киеренке көн иде бу! Хәзер, күрәсең, Битаниягә төнгелеккә кайтышлый, ул үзенең рәсүлләренә болай ди: «Сезгә билгеле булганча, ике көннән соң Пасах бәйрәме булачак, шунда Кеше Улын баганага кадаклап үтерәчәкләр».

Гайсә иртәгесен, чәршәмбе, 12 нисан көнне, үз рәсүлләре белән генә үткәрәдер. Үткән көнне ул дини җитәкчеләрне башкалар алдында хөкем иткән иде һәм аларның үзен үтерергә җай эзләгәннәрен белә. Шуңа күрә, үз рәсүлләре белән Пасах бәйрәмен үткәрергә бернәрсә дә комачауламасын өчен, чәршәмбе көнне ул кеше күзенә күренмәскә тырыша.

Ул арада баш руханилар һәм халык өлкәннәре Каяфәс исемле иң баш руханиның ишегалдында җыела. Гайсәнең үткән көндәге каты тәнкыйтьләвенә бик рәнҗеп, алар аны хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә сүз куеша. Шулай да алар: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар» — ди. Алар халыктан курка, чөнки Гайсә аларның илтифатына ия.

Дини җитәкчеләр Гайсәне үтерергә сүз куешкан арада алар янына Гайсә рәсүлләренең берсе — Яһүд Искариот килә. Аны күреп, алар гаҗәпкә кала. Шайтан Яһүднең күңеленә үз Хуҗасына хыянәт итәргә дигән яман уй салган. Яһүд: «Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?» — дип сорагач, алар бик сөенә! Алар бик теләп аңа утыз көмеш тәңкә — Муса кануны буенча кол бәясе бирергә ризалаша. Шуннан бирле Яһүд Гайсәне яннарында халык булмаганда сатарга уңайлы мөмкинлек эзли.

13 нисан көне чәршәмбе кояш баегач башлана. Гайсә Әрихәдән җомга көнне килгән иде, димәк бу аның Битаниядә үткәргән алтынчы һәм соңгы төне. Икенче көнне, пәнҗешәмбе, кояш баеганнан соң башланачак Пасах бәйрәменә соңгы хәзерлекләр күрергә кирәк. Ул чакта Пасах бәйрәме бәрәне суелырга, ә аннары тулысынча кыздырылырга тиеш. Алар Пасах бәйрәмен кайда үткәрәчәк һәм хәзерлекләрне кем күрәчәк?

Гайсә андый нечкәлекләрне әйтеп тормаган. Ни өчен? Ул моны, күрәсең, Яһүд бу хакта баш руханиларга хәбәр итә алмасын өчен һәм алар Пасах бәйрәме үткән вакытта үзен кулга ала алмасыннар өчен эшли. Ләкин хәзер, мөгаен, пәнҗешәмбе төштән соң Гайсә Петер белән Яхъяга:

— Барыгыз, безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез,— дип, аларны Иерусалимга җибәрә.

— Аны кайда әзерлик? — дип сорый алар.

— Шәһәргә кергәч,— дип аңлата Гайсә,— сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа ияреп барыгыз һәм ул кергән өйгә керегез. Йорт хуҗасына болай диегез: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Пасах ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер, анда әзерләгез.

Йорт хуҗасы — Гайсәнең шәкерте, һәм ул Гайсә аның йортын бу махсус очрашу өчен сорар дип көтә, күрәсең. Һәрхәлдә, Петер белән Яхъя Иерусалимга килгәч, бөтенесе нәкъ Гайсә әйткәнчә була. Шуңа күрә алар икесе 13 кешегә (Гайсәгә һәм 12 рәсүлгә) Пасах бәйрәмен үткәрер өчен бәрәнне һәм башка бар кирәклесен әзерли. Маттай 26:1—5, 14—19; Марк 14:1, 2, 10—16; Лүк 22:1—13; Чыгыш 21:32.

▪ Гайсә чәршәмбе көнне нәрсә эшли, һәм ни өчен?

▪ Иң баш рухани өендә нинди очрашу үтә, һәм ни өчен Яһүд дини җитәкчеләр янына килә?

▪ Пәнҗешәмбе көнне Гайсә Иерусалимга кемне җибәрә, һәм ни өчен?

▪ Иерусалимга җибәрелгән ике рәсүл Гайсәнең могъҗизалы көчен тагын бер тапкыр ничек күрә?