Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең суга чумдырылуы

Гайсәнең суга чумдырылуы

Уникенче бүлек

Гайсәнең суга чумдырылуы

ЯХЪЯ инде алты ай тирәсе вәгазьли. Гайсә, аңа хәзер 30 яшь, Үрдүн елгасына аның янына килә. Нинди максат белән? Аның хәлен белер өченме? Яки Яхъяның эше ничек барганын күрер өченме? Юк. Гайсә Яхъядан үзен суга чумдыруын сорый.

Яхъя шунда ук каршы төшеп, болай ди: «Син мине чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» Яхъя Гайсәнең Аллаһы Улы икәнен белә. Исеңдәдер, Гайсәгә авырлы Мәрьям Илисәбәт янына килгәч, анасы карынындагы Яхъя шатлыктан сикереп куйган иде! Яхъяның әнисе соңрак үз улына һичшиксез бу турыда сөйләгәндер. Һәм ул шулай ук фәрештәнең Гайсә тууын игълан иткәне һәм Гайсә туган төнне фәрештәләрнең көтүчеләргә күренгәне хакында да сөйләгән булган, күрәсең.

Шуңа күрә Гайсә Яхъяга таныш. Һәм Яхъя Гайсәгә суга чумдырылырга кирәк түгел икәнен белә. Ул үз гөнаһларыннан тәүбә иткән кешеләрне суга чумдыра, ә Гайсә гөнаһсыз. Әмма Яхъяның каршы килүенә карамастан, Гайсә: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип әйтә.

Ни өчен Гайсә суга чумдырылу үтәргә тиеш? Чөнки Гайсәнең суга чумдырылуы аның үз гөнаһларыннан тәүбә итүен түгел, ә үзен Атасы ихтыярын үтәргә тәкъдим итүен күрсәтә. Гайсә балта остасы, ләкин хәзер Йәһвә Аллаһы аңа җирдә башкарырга кушкан хезмәтне башларга вакыт җиткән. Синеңчә, Яхъя, Гайсәне суга чумдырганда, ниндидер гаҗәеп нәрсә булыр дип көтәме?

Соңрак Яхъя болай ди: «Мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң, изге рухка чумдыручы шул булыр“,— дигән иде». Шуның өчен Яхъя үзе суга чумдырган кешеләрнең берәрсенә Аллаһы рухының иңүен көтә. Бәлки шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылгач, «Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә» аңа төшүен күргәндә, ул артык гаҗәпләнмидер.

Ләкин Гайсә суга чумдырылганда, башка нәрсәләр дә була. «Шулчак күкләр ачылды». Бу нәрсәне аңлата? Бу, күрәсең, ул суга чумдырылганда, аның җиргә килгәнгә кадәр күктәге тормышын исенә төшергәнен аңлата. Шулай итеп, Гайсә Йәһвә Аллаһының рухи Угылы буларак күктәге тормышын, шул исәптән Аллаһының ул вакытта үзенә әйткәннәренең барысын да, хәзер тулысынча хәтеренә төшерә.

Өстәвенә, аның суга чумдырылуы вакытында күкләрдән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дигән тавыш яңгырый. Бу кемнең тавышы? Аллаһының тавышы. Гайсәнең үз Улы икәненә Аллаһы үзе шаһитлек бирә. Бу сүзләр аерым мәгънәгә ия икәнен без хәзер күрербез.

Гайсә, күктә яшәгәндә, Аллаһының рухи тәнле улы булган. Җирдә Гайсә, беренче кеше Адәм кебек, Аллаһының кеше тәнле улы булган. Шәкерт Лүк Гайсәнең суга чумдырылуы турында әйткәннән соң, болай дип яза: «Үз хезмәтен башлаганда, Гайсәгә утыз яшьләр тирәсе иде. Кешеләр уйлаганча, ул Йосыф улы... Һелинең... Давытның... Ибраһимның... Нухның... Адәмнең... Аллаһының улы иде». Чөнки беренче кеше Адәмне Аллаһы үзе барлыкка китергән.

Адәм «Аллаһының улы» булган кебек, Гайсә дә аның улы. Гайсә — җирдә яшәгән иң бөек кеше. Аның тормышы белән якыннан танышу моны ачык күрсәтә. Әмма суга чумдырылгач, Гайсә шулай ук Аллаһының рухи Улы булып китеп, аның белән яңа мөнәсәбәтләргә ия була. Хәзер Гайсә үз гомерен хөкем ителгән кешелек өчен корбан итүгә китерәчәк яшәү рәвешен башлый, һәм шулай итеп Йәһвә Аллаһы аны кире күккә чакыра дип әйтеп була. Маттай 3:13—17; Лүк 3:21—38; 1:34 —36, 44; 2:10—14; Яхъя 1:32—34; Еврейләргә 10:5—9.

▪ Ни өчен Гайсә Яхъяга таныш?

▪ Ни өчен Гайсә, гөнаһлы булмаса да, суга чумдырылу үтә?

▪ Ни өчен Яхъя Гайсәгә Аллаһы рухы иңгәндә гаҗәпләнми?