Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәне үтерергә телиләр

Гайсәне үтерергә телиләр

Cиксән беренче бүлек

Гайсәне үтерергә телиләр

КЫШ булганга, Гайсә Сөләйман колоннадасы дип аталган каплаулы урында йөри. Бу урын гыйбадәтханә белән янәшә урнашкан. Монда аны яһүдләр уратып ала да: «Син үзең турында хакыйкатьне безгә кайчан әйтергә җыенасың? Мәсих икәнсең, безгә моны ачык итеп әйт»,— дия башлый.

Гайсә: «Мин сезгә әйттем, шулай да сез ышанмыйсыз»,— дип җавап бирә. Ул аларга үзенең Мәсих булганын, кое янында самарияле хатынга әйткән кебек, турыдан-туры әйтми. Шулай да ул чынлыкта, аларга үзенең югарыдан булганын һәм Ибраһимга хәтле яшәгәнен аңлаткан чакта, үзенең кем икәнлеген ачкан иде.

Әмма Гайсә кешеләрнең үзенең Мәсих икәнлеген үзләре аңлап җиткерүләрен тели. Моны алар аның эшләрен Язмаларда Мәсихнең башкарачак эшләре турында алдан әйтелгәннәр белән чагыштырып эшли алырлар иде. Менә ни өчен ул элегрәк үз шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушкан. Һәм нәкъ шуның өчен ул хәзер үзенә каршы торган яһүдләргә болай дип әйтә: «Атам исеменнән башкарыла торган эшләрем минем хакта шаһитлек бирә. Әмма сез ышанмыйсыз».

Ни өчен алар ышанмыйлар? Гайсәнең Мәсих икәнлегенә дәлилләр җитәрлек булмагангамы? Юк, Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, сәбәбе башка нәрсәдә: «Сез минем сарыкларым түгел. Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлыйлар, мин аларны беләм, һәм алар миңа ияреп баралар. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм, һәм алар һичкайчан һәлак булмаячаклар. Аларны беркем дә кулымнан тартып ала алмаячак. Миңа Атам тарафыннан бирелгән бу сарыклар бар булган нәрсәдән кадерлерәк, һәм Атамның кулыннан аларны беркем дә тартып ала алмый».

Аннары Гайсә: «Мин һәм Ата — бер»,— диеп, үзенең Атасы белән якын мөнәсәбәтләрен сурәтли. Билгеле, Гайсә — җирдә, ә Атасы күктә булганга, аның үз Атасы белән туры мәгънәдә, ягъни физик яктан, бер дип әйтәсе килми. Аның сүзләре буенча, аларның ниятләре бер, һәм алар бердәм.

Гайсәнең сүзләреннән ярсып, яһүдләр, аны элегрәк Чатыр кору бәйрәме вакытындагы кебек үтерергә теләп, кулларына ташлар ала. Үзен үтерергә әзер булган кешеләрдән курыкмыйча Гайсә: «Мин сезгә Ата исеменнән күп кенә яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы өчен мине ташлар атып үтерергә җыенасыз?» — дип сорый.

«Без сине яхшы эш өчен түгел, ә көфер сүз өчен ташлар атып үтерергә җыенабыз,— дип җавап бирә алар,— чөнки син, кеше була торып, үзеңне илаһ итәсең». Гайсә беркайчан да үзен илаһ дип игълан итмәгән. Ни өчен соң яһүдләр шулай дип әйтә?

Күрәсең, алар болай дип саный: Гайсә тик Аллаһыныкы гына булган көчне үзенеке итеп күрсәтә. Мәсәлән, ул әле генә «сарыклар» турында: «Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм»,— дип әйткән, ә моны бер кеше дә эшли алмый. Гайсә хакимлекне үз Атасыннан алуын таный, ә яһүдләр моны игътибарсыз калдыра.

Гайсәнең үзен Аллаһыдан түбәнрәк итеп санаганы аның мондый соравыннан күренә: «„Мин: „Сез — илаһлар“,— дип әйттем“,— дигән сүзләр Кануныгызда [Мәдхия 81:6 да] язылган түгелме? Аллаһы үз сүзе аша гаепләгән кешеләрне „илаһлар“ дип атаган икән... ничек соң сез миңа, Ата изгеләндереп дөньяга җибәргән затка: „Мин Аллаһы Улы“,— дип әйтүемә: „Көфер сүз сөйлисең“,— дисез?»

Изге Язмалар хәтта гаделсез хакимнәрне «илаһлар» дип атый икән, Гайсәнең «мин Аллаһы Улы» дип әйткән сүзләрендә бу яһүдләр нинди гаеп таба? Гайсә болай дип өсти: «Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, миңа ышанмагыз. Ә инде башкарам икән, минем үземә ышанмасагыз да, шул эшләргә ышаныгыз. Шулай итеп сез Ата минем белән, ә мин Ата белән бердәмлектә торам икәнен белерсез һәм моны тагы да ачыграк аңларсыз».

Гайсә бу сүзләрне әйткәч, яһүдләр аны кулга алырга җыена. Ләкин ул, элегрәк Чатыр кору бәйрәмендәге кебек, алардан качып китә. Ул Иерусалимны калдырып, Үрдүн елгасын кичә һәм Яхъя якынча дүрт ел элек чумдыра башлаган урынга килә. Бу урын, күрәсең, Гәлиләя диңгезенең көньяк ярыннан ерак түгел, Иерусалимнан якынча ике көнлек юл.

Гайсә янына күп кенә кеше килә һәм: «Яхъя һичбер могҗиза кылмады, әмма Яхъяның бу кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә хак булып чыкты»,— диешә. Һәм анда күпләр аңа иман итә башлый. Яхъя 10:22—42; 4:26; 8:23, 58; Маттай 16:20.

▪ Кешеләр Гайсәнең Мәсих икәнлеген ничек аңлый ала?

▪ Гайсә һәм аның Атасы нинди мәгънәдә бер?

▪ Ни өчен, күрәсең, яһүдләр Гайсә үзен илаһ итә дип әйтә?

▪ Гайсәнең мәдхиядән китергән өзеге аның үзен Аллаһыга тиңләмәгәнен ничек күрсәтә?