Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Аллаһы кушканның барысын үтәп чыга

Гайсә Аллаһы кушканның барысын үтәп чыга

Йөз утыз өченче бүлек

Гайсә Аллаһы кушканның барысын үтәп чыга

ГАСКӘРИ-ПАТША Гайсә Мәсих Шайтанны алып куйгач һәм аның гаделсез дөньясын юк иткәч, тормыш нинди шатлыклы булачак! Ниһаять, Гайсәнең Меңьеллык идарә итүе башланачак, һәм бу тынычлык китерәчәк!

Гайсә һәм аның белән бергә патшалык итүчеләр ярдәмендә Армагеддонны кичереп чыккан кешеләр җирне бу гадел сугыш үткәннән соң калган җимерекләрдән арындырачак. Бу кешеләр, күрәсең, күпмедер вакыт бала табачак һәм алар белән бергә җирне матур бакча итү эшендә катнашачак.

Вакыт узу белән Гайсә, шул гүзәл Оҗмахта яшәр өчен, миллионлаган кешеләрне терелтәчәк. Ул моны: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта... кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак»,— дигән вәгъдәсе үтәлсен өчен эшләячәк.

Гайсә үзенең кырыенда җәфалану баганасында үлгән җинаятьчене дә терелтәчәк. Аның мондый вәгъдәсен хәтерлисеңдер: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың». Ул кеше Гайсә белән бергә Патша булып идарә итәр өчен күккә алынмаячак. Гайсә дә аның белән бергә җирдәге Оҗмахта яшәр өчен кеше булып төшмәячәк. Гайсә бу кешене Оҗмахта яшәр өчен терелтеп, аның физик һәм рухи ихтыяҗларын кайгыртачак. Менә нинди мәгънәдә ул аның белән бергә булачак. Нәкъ шундый Оҗмах чираттагы биттә күрсәтелгән.

Уйлап кына кара! Гайсәнең яратып һәм кайгыртып идарә итүе кешеләргә — Армагеддонны кичереп чыкканнарга, аларның балаларына һәм Гайсәгә буйсынып яшәгән меңләгән миллион терелтелгән кешегә — камиллеккә ирешергә булышачак. Йәһвә үзенең Патша булып идарә иткән Улы Гайсә Мәсих аша кешелек белән бергә рухи мәгънәдә яшәячәк. Һәм Яхъя күктән ишеткән тавыш әйткәнчә: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак». Җирдә яшәүчеләрнең берсе дә авырмаячак һәм газапланмаячак.

Аллаһының беренче нияте буенча, Адәм белән Хаува балалар табып, җир йөзен кешеләр белән тутырырга тиеш булган. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе азагында бу ният тормышка ашачак. Әйе, җир йөзендә тәкъва һәм камил кешеләр яшәячәк. Бу Гайсәнең йолым корбаны һәр кешегә кулланылганга күрә мөмкин булачак. Адәм гөнаһы аркасында мирас итеп алынган үлем инде беркайчан да булмаячак!

Шулай итеп Гайсә Йәһвә кушканның барысын үтәячәк. Шуңа күрә мең ел азагында ул Патшалыкны һәм камил кешеләр гаиләсен үз Атасына тапшырачак. Шуннан соң Аллаһы Шайтан белән аның җеннәрен упкыннан, алар бернәрсә дә эшли алмыйча торган урыннан, азат итәчәк. Ни өчен?

Мең елның азыгына Оҗмахта яшәүчеләрнең күпчелеген иманнары әле беркайчан да сыналмаган терелтелгән кешеләр тәшкил итәчәк. Алар терелтелгәч кенә Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән танышкан, ә моңа кадәр Аллаһының вәгъдәләрен белмәгән, шуңа күрә бу вәгъдәләргә иманнарын күрсәтә алмаган. Аларга Оҗмахта Аллаһыга бер каршылыксыз хезмәт итү бик җиңел булачак. Ләкин Шайтанга аларның бу хезмәтләрен туктатырга мөмкинлек бирелгәч, алар Аллаһыга тугры калырмы? Моны белер өчен, Шайтан азат ителәчәк.

Яхъяга бирелгән Ачылышта Мәсихнең Меңьеллык идарә итүеннән соң Шайтан билгесез санлы кешене Аллаһыга хезмәт итүдән читкә алып китәчәк дип әйтелә. Аннан соң, соңгы сынау тәмамлангач, Шайтан, аның җеннәре һәм аның коткысына бирелгән кешеләр мәңгегә юк ителәчәк. Ә сынауларда тугры калганнар күктәге Аталарының фатихаларына шатланып, мәңге яшәячәк.

Әйе, Гайсә Аллаһының гаҗәеп ниятләрен тормышка ашыруда мөһим роль уйнаган һәм уйнаячак. Ул Аллаһының күктәге бөек Патшасы буларак бик күп эшләр башкара. Алар ярдәмендә безне искиткеч киләчәк көтә. Шулай да без аның җирдә яшәгәндә башкарган эшләрен онытмаска тиеш.

Гайсә җиргә үзе теләп килгән һәм безне үз Атасы турында өйрәткән. Өстәвенә, ул Аллаһының сокландыргыч сыйфатларын чагылдырган. Аның таң калырлык батырлыгын, кыюлыгын, чагыштыргысыз зирәклеген, сокландыргыч өйрәтү сәләтләрен, курыкмыйча җитәкчелек итүен, тирән кызгануын һәм кеше хәленә керә белүен күреп, без аның белән сокланабыз. Баганада чиксез газаплар кичереп, ул үзен корбан иткән, һәм шул йолым ярдәмендә генә без тормыш ала алабыз. Аның газапларын искә төшергәндә, күңелләребез рәхмәт хисе белән тула!

Бу китап безне гаҗәеп кеше, Гайсә белән таныштырды! Аның бөек кеше булуы ачык күренеп тора һәм бөеклеге таң калдыра. Безнең дә Рим идарәчесе Понти Пилатның: «Менә ул кеше!» — дигән сүзләрен кабатлыйсы килә. Әйе, «кеше», җирдә яшәгән иң бөек кеше!

Без ул түләгән йолым корбанын кабул итсәк, Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһ белән үлем йөге бездән алыначак, һәм Гайсә «Мәңгелек Атабыз» булачак. Мәңгелек тормышка ия булырга теләүчеләр Аллаһы турында гына түгел, ә аның Улы, Гайсә Мәсих, турында да белем алырга тиеш. Бу китапны уку һәм өйрәнү сиңа тормыш китерүче андый белемне алырга булышсын! 1 Яхъя 2:17; 1:7; Яхъя 5:28, 29; 3:16; 17:3; 19:5; Лүк 23:43; Яратылыш 1:28; 1 Көринтлеләргә 15:24—28; Ачылыш 20:1—3, 6—10; 21:3, 4; Ишагыйя 9:6.

▪ Армагеддонны кичереп чыккан кешеләр һәм аларның балалары нинди шатлыклы эшне башкарачаклар?

▪ Алардан тыш Оҗмахта тагын кем яшәячәк? Нинди мәгънәдә Гайсә алар белән булачак?

▪ Мең ел азагында җир нинди булачак һәм шунда Гайсә нәрсә эшләячәк?

▪ Ни өчен Шайтан упкыннан азат ителәчәк? Аның белән һәм аңа ияргәннәр белән ахыр чиктә нәрсә булачак?

▪ Гайсә «Мәңгелек Атабыз» булсын өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?