Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Иерусалимга соңгы тапкыр барганда ун махаулыны савыктыра

Гайсә Иерусалимга соңгы тапкыр барганда ун махаулыны савыктыра

Туксан икенче бүлек

Гайсә Иерусалимга соңгы тапкыр барганда ун махаулыны савыктыра

ЮГАРЫ киңәшмәнең Гайсәне үтерергә нияте тормышка ашмый, чөнки ул Иерусалимнан, күрәсең, якынча 24 километр ераклыкта төньяк-көнчыгышта урнашкан Ифраим шәһәренә китә. Анда ул, дошманнарыннан еракта, үз шәкертләре белән кала.

Әмма 33 елның Пасах бәйрәме якынлашып килә, шуңа күрә тиздән Гайсә кабат юлга чыга. Ул Самария аша үтеп, Гәлиләягә бара. Бу аның үлеме алдыннан монда соңгы тапкыр килүе. Гәлиләядә булганда, мөгаен, ул шәкертләре белән Иерусалимга Пасах бәйрәменә барган башка кешеләргә кушыла. Алар Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында урнашкан Перея өлкәсе аша юл тота.

Баштарак, бер авылга кергәндә, Гайсәне махау авырулы ун кеше күреп ала. Бу Самариядә я Гәлиләядә булгандыр. Бу коточкыч чир әкрен генә кеше тәненең төрле өлешләрен — аның кул-аяк бармакларын, колакларын, борынын һәм иреннәрен бозып ямьсезли. Башкаларга бу чир йокмасын өчен, Аллаһы Канунында махаулы кеше турында болай диелә: «[Ул] йөзенең аскы өлешен каплап: „Нәҗес! Нәҗес!“ — дип кычкырып йөрергә тиеш. Авыруы төзәлгәнче, ул кеше нәҗес булып... аерым яшәргә тиеш».

Ун махаулы кеше Канундагы бу таләпне үтәп, Гайсәдән читтәрәк басып тора. Әмма алар көчле тавыш белән: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип кычкыра.

Аларны күргәч, ул: «Барыгыз, руханиларга күренегез»,— ди. Чөнки, Аллаһының Кануны буенча, руханиларның махаулыны үз авыруыннан савыккан дип игълан итәргә вәкаләте бар. Шулай итеп савыккан кешеләр яңадан сәламәт кешеләр белән яши ала.

Ун махаулы кеше Гайсәнең могҗиза эшли алганына ышана. Шуңа күрә алар, әле савыккан булмасалар да, руханилар янына ашыга. Юлда аларның Гайсәгә иман итүләре бүләкләнә. Алар савыкканнарын күрә һәм сизә башлый!

Чистарган махаулыларның тугызы юлларын дәвам итә, ә берсе, самарияле, Гайсәне эзләп кире кайта. Ни өчен? Чөнки ул савыкканына шулхәтле рәхмәтле. Ул көчле тавыш белән Аллаһыны данлый, һәм Гайсәне тапкач, аның алдына йөзтүбән капланып, аңа рәхмәт укый башлый.

Шунда Гайсә: «Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? — дип сорый.— Аллаһыны данлар өчен бу чит милләт кешесеннән башка беркем дә кире килмәдемени?»

Шуннан соң Гайсә бу самариялегә: «Тор, юлыңда бул. Иманың сине савыктырды»,— ди.

Без Гайсәнең бу ун махаулы кешене савыктырганы турында укыганда, аның «Тугызы кайда соң?» дигән соравында булган сабакка игътибар итәргә тиеш. Тугызының рәхмәтсез булуы — җитди хата. Без, самарияле кебек, Аллаһыдан алган бар нәрсә өчен, шул исәптән Аллаһының гадел яңа дөньясында вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш өчен рәхмәтлеме? Яхъя 11:54, 55; Лүк 17:11—19; Левиләр 13:16, 17, 45, 46; Ачылыш 21:3, 4.

▪ Ни өчен Гайсәне үтерергә ният тормышка ашмый?

▪ Гайсә кая юл тота, һәм аның максаты нинди?

▪ Ни өчен махаулылар Гайсәдән читтәрәк тора, һәм ни өчен Гайсә аларга руханиларга барырга куша?

▪ Бу очрактан без нинди сабак алырга тиеш?