Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Кәпернаумда күп могҗизалар кыла

Гайсә Кәпернаумда күп могҗизалар кыла

Егерме өченче бүлек

Гайсә Кәпернаумда күп могҗизалар кыла

ГАЙСӘ үзенең беренче дүрт шәкертен — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны — чакырганнан соң, алар Шимбә көнне бергәләп Капернаумдагы синагогага бара. Анда Гайсә өйрәтә башлый, һәм кешеләр аның өйрәтүенә хәйран кала, чөнки ул аларны канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия зат кебек өйрәтә.

Шул Шимбә көнне синагогада җен хакимлегендәге бер кеше була. Озак та үтми ул каты тавыш белән: «Насаралы Гайсә, сиңа бездән нәрсә кирәк? — дип кычкыра башлый.— Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. Син — Аллаһының Изгесе».

Бу кешене үз хакимлегендә тоткан җен — Шайтанның бер фәрештәсе. Гайсә аны шелтәләп, аңа: «Дәшмә, чык аңардан!» — дип куша.

Җен тәэсире аркасында бу кешене көзән җыера башлый, һәм җен каты тавыш белән кычкырып, бу кешегә зыян китермичә аңардан чыга. Кешеләрнең барысы шакката! «Нәрсә бу?» — дип әйтә алар. «Ул хәтта җеннәргә боера, һәм алар аңа буйсыналар». Бу турыдагы хәбәр бөтен тирә-якка тарала.

Синагогадан чыккач, Гайсә һәм аның шәкертләре Шимун Петер йортына бара. Анда Шимунның каенанасы авырудан кызышып ята, һәм Гайсәдән аңа ярдәм итүен сорыйлар. Гайсә аның янына килә дә, кулыннан тотып, аны торгыза. Ул шунда ук савыга һәм аларга ризык әзерли башлый.

Соңрак, кояш баегач, бөтен тирә-яктан кешеләр Петер йорты янына авыруларны китерә башлый. Тиздән бөтен шәһәр халкы ишек төбенә җыела! Чирләре нинди генә булмасын, Гайсә барысын савыктыра. Ул хәтта кешеләрдән җеннәрне дә куып чыгара. Җеннәр: «Син Аллаһы Улы»,— дип кычкыра-кычкыра чыга. Ләкин Гайсә аларны шелтәли һәм аларга сөйләргә рөхсәт итми, чөнки алар аның Мәсих булуын белә. Марк 1:21—34; Лүк 4:31—41; Маттай 8:14—17.

▪ Гайсә дүрт шәкертен чакырганнан соң, синагогада Шимбә көнне нәрсә була?

▪ Синагогадан чыккач Гайсә кая бара, һәм ул анда нинди могҗиза кыла?

▪ Соңрак шул ук кичне нәрсә була?