Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Маттайны чакыра

Гайсә Маттайны чакыра

Егерме җиденче бүлек

Гайсә Маттайны чакыра

КӘПЕРНАУМДА паралич суккан кешене савыктырганнан соң күп тә үтми, Гайсә шәһәрдән чыгып, Гәлиләя диңгезе янына китә. Яңадан аның янына күп халык җыела, һәм ул аларны өйрәтә башлый. Юлын дәвам итеп, Гайсә салым җыю урынында утыручы Маттай исемле кешене күрә, аны шулай ук Леви дип тә атыйлар. «Миңа ияр»,— дип чакыра аны Гайсә.

Маттай да, күрәсең, инде чакырылганчы ук, Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя очрагындагы кебек, Гайсәнең тәгълиматлары белән таныш була. Һәм ул, алар кебек, чакыруны шунда ук кабул итә. Ул тора да, салым җыю эшен калдырып, Гайсә артыннан китә.

Соңрак Маттай, мөгаен шул сәбәптән, үз өендә мәҗлес җыя. Гайсә белән аның шәкертләреннән тыш, ул үзенең элекке хезмәттәшләрен дә чакыра. Күпчелек яһүдләр андый кешеләрне өнәп бетерми, чөнки алар дошман Рим империясе өчен салым җыя. Өстәвенә, алар еш кына үзләрен намуссыз тотып, кешеләрдән акчаны күбрәк ала.

Гайсәнең андый кешеләр белән бер мәҗлестә утырганын күреп, фарисейлар аның шәкертләреннән: «Ни өчен остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап утыра?» — дип сорый. Моны ишетеп, Гайсә аларга болай ди: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».

Маттай салым җыючыларны, Гайсәне тыңлап рухи яктан савыга алсыннар өчен, үз өенә чакырган, күрәсең. Шуңа күрә Гайсә, Аллаһы белән сәламәт мөнәсәбәтләргә ия булсыннар өчен, алар белән аралашып, аларга ярдәм итәргә тырыша. Гайсә андый кешеләргә, үзләрен тәкъва дип санаган фарисейлар кебек, җирәнеп карамый. Киресенчә, аларны кызганып, алар белән үзен рухи табиб кебек тота.

Шулай итеп, Гайсәнең гөнаһлы кешеләргә күрсәткән шәфкате аларның гөнаһларына күз йому дигәнне аңлатмый, ә авыру кешегә карата туган кызгану хисен чагылдыруны белдерә. Мәсәлән, Гайсәнең бер махаулы кешене кызганып, аның янына килгәнен һәм аңа кагылып: «Телим. Тазарын»,— дигән сүзләрен исеңә төшер. Без дә шул рәвешчә мохтаҗ булган кешеләргә, аеруча аларга рухи яктан ярдәм итеп, шәфкать күрсәтик. Маттай 8:3; 9:9—13; Марк 2:13—17; Лүк 5:27—32.

▪ Гайсә Маттайны кайда очрата?

▪ Маттайның эше нинди, һәм ни өчен яһүдләр андый кешеләрне өнәп бетерми?

▪ Гайсәдән ничек зарланалар, һәм ул ничек җавап бирә?

▪ Ни өчен Гайсә гөнаһлы кешеләр белән аралаша?