Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора

Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора

Унөченче бүлек

Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора

СУГА чумдырылганнан соң, Аллаһының рухы Гайсәне Яһүдия чүленә алып килә. Аңа бик күп нәрсәләр турында уйланырга кирәк, чөнки ул суга чумдырылгач, «күкләр ачыла», һәм ул күктәге нәрсәләрне аңлый башлый. Чыннан да, уйлыйсы нәрсәләр бик күп!

Гайсә чүлдә 40 көн, 40 төн үткәрә һәм бернәрсә дә ашамый. Аннары бик ачыккан Гайсә янына Иблис килеп аны вәсвәсәли башлый. «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— дип әйтә ул. Ләкин Гайсә үзенең могҗизалы көчен үз теләкләрен канәгатьләндерер өчен куллану дөрес түгел икәнен белә. Шуңа күрә ул вәсвәсәгә бирелми.

Ләкин Иблис чигенми. Ул башка алым кулланып карый. Ул Гайсәне гыйбадәтханә стенасыннан аска ташланырга котырта; Аллаһының фәрештәләре сине коткарачак, ди ул. Ләкин Гайсәнең андый театраль тамаша күрсәтәсе килми. Гайсә, Язмалардан өземтә китереп, Аллаһыны шулай итеп сынау дөрес булмаганын күрсәтә.

Гайсәне өченче тапкыр вәсвәсәләгәндә, Иблис аңа могҗизалы рәвештә дөньяның бар патшалыкларын күрсәтеп, болай ди: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен». Ләкин Гайсә Аллаһыга тугры булып калырга тели һәм өченче мәртәбә дә вәсвәсәгә бирелми.

Бу вәсвәсәләү очракларыннан күп нәрсәне белеп була. Мәсәлән, Иблис, күпләр уйлаганча, кешедәге явызлык түгел, ә күзгә күренмәс реаль шәхес. Моннан тыш, өченче вәсвәсә дөньядагы бар хөкүмәтләр Иблиснеке икәнен күрсәтә. Алар Иблиснеке булмаса, ул аларны тәкъдим итә алыр идеме, һәм бу Мәсих өчен вәсвәсә булыр идеме?

Шул турыда да уйлап кара: Иблис сүзләре буенча, ул Гайсәне бер табынуы өчен генә бүләкләргә, һәм хәтта дөньяның бар патшалыкларын бирергә әзер булган. Иблис безне дә байлык, хакимлек я дәрәҗә алу мөмкинлекләре белән кызыктырып, шул ук рәвешчә вәсвәсәләргә мөмкин. Ләкин вәсвәсә нинди генә булмасын, Гайсәнең үрнәгенә ияреп, Аллаһыга тугры булып калу никадәр акыллы булыр иде! Маттай 3:16; 4:1—11; Марк 1:12, 13; Лүк 4:1—13.

▪ Чүлдә 40 көн булганда, Гайсә, күрәсең, нәрсәләр турында уйлана?

▪ Иблис Гайсәне ничек вәсвәсәләргә тырыша?

▪ Гайсәнең вәсвәсәләргә каршы торуыннан нәрсәгә өйрәнеп була?