Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә дүрт шәкертне чакыра

Гайсә дүрт шәкертне чакыра

Егерме икенче бүлек

Гайсә дүрт шәкертне чакыра

НАСАРА шәһәрендә үзен үтермәкче булган кешеләрдән котылганнан соң, Гайсә Гәлиләя диңгезе янында урнашкан Кәпернаумга китә. Шулай итеп Ишагыйянең тагын бер пәйгамбәрлеге үтәлә. Бу пәйгамбәрлек буенча, диңгез буенда яшәүче гәлиләялеләр бөек яктылык күрергә тиеш була.

Монда Патшалык хакында вәгазьләгәндә — кешеләргә яктылык таратканда — Гайсә үзенең дүрт шәкертен таба. Алар аның белән элегрәк йөргән булган, ләкин Гайсә белән Яһүдиядән кайткач, алар кабат балык тоту эшенә керешкән. Күрәсең, хәзер Гайсә аларны эзләп табарга тырыша, чөнки аңа үзе башлаган хезмәтне дәвам итәргә өйрәтер өчен даими ышанычлы ярдәмчеләр кирәк.

Диңгез буеннан үтеп барышлый, Гайсә Шимун Петернең үз иптәшләре белән ятьмәләр юганын күрә һәм алар янына килә. Ул Шимунның көймәсенә керә дә, аңа ярдан бераз читкәрәк китәргә куша. Көймәдә утырып, ул ярдагы халыкны өйрәтә башлый.

Аннары Гайсә Шимунга: «Тирәнрәк бер җиргә кер дә, ятьмәләрегезне салыгыз»,— ди.

— Остаз,— дип әйтә Шимун,— без төне буе тырышып эшләдек, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, син кушасың икән, ятьмәне салам.

Шулай эшләгәч, аларга шулкадәр күп балык эләгә ки, хәтта ятьмәләре ертыла башлый. Алар шунда ук башка көймәдәге иптәшләрен ярдәмгә чакыра. Тиздән ике көймә дә балык белән тула һәм бата башлый. Петер моны күргәч, Гайсә алдында тезләнеп: «Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше»,— ди.

— Курыкма,— дип әйтә Гайсә,— моннан ары кешеләр тотучы булырсың.

Гайсә шулай ук Петернең энесе Әндрине чакыра. «Миңа иярегез,— дип әйтә ул аларга,— һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен». Аларның балык тоту эшендәге иптәшләре Зебеди уллары Ягъкуб белән Яхъя шундый ук чакыру ала, һәм алар да бер дә икеләнмичә аны кабул итә. Шулай итеп бу дүрт кеше үз эшләрен калдырып, Гайсәнең беренче дүрт даими ышанычлы шәкерте булып китә. Лүк 5:1—11; Маттай 4:13—22; Марк 1:16—20; Ишагыйя 9:1, 2.

▪ Ни өчен Гайсә үз шәкертләрен үзенә иярергә чакыра, һәм алар кем?

▪ Петер нинди могҗиза аркасында куркып китә?

▪ Гайсә үз шәкертләренә нинди балык тоту эше турында әйтә?