Гайсә исән!
Йөз егерме сигезенче бүлек
Гайсә исән!
ХАТЫН-КЫЗЛАР Гайсә төрбәсенең буш булуын күргәч, Магдалалы Мәрьям Петер белән Яхъяга моның турында хәбәр итәр өчен йөгереп китә. Ләкин башка хатыннар, күрәсең, төрбә янында кала. Тиздән бер фәрештә килә һәм аларны төрбә эченә чакыра.
Монда алар башка бер фәрештәне күрәләр. Шунда фәрештәләрнең берсе аларга болай ди: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадакланган Гайсәне эзлисез. Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде. Килегез, аның яткан урынына карагыз. Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез». Шулчак бу хатын-кызлар да курку катыш зур куаныч белән йөгереп китә.
Ул вакытта Мәрьям Петер белән Яхъяны очратып, аларга болай ди: «Хуҗабызны төрбәдән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез». Бу ике рәсүл шунда ук йөгереп китә. Яхъя, күрәсең, яшьрәк булганга, тизрәк йөгерә һәм төрбә янына беренче булып килә. Анда инде беркем дә юк, чөнки хатын-кызлар инде киткән була. Яхъя иелеп төрбә эченә күз сала һәм кәфен күрә, әмма эчкә керми.
Петер исә төрбә эченә йөгереп килү белән кереп китә. Ул кәфенне һәм Гайсәнең башына бәйләнгән, аерым төреп куелган яулыкны күрә. Яхъя да төрбә эченә керә һәм Мәрьямнең әйткән сүзләренә ышана башлый. Гайсә үз шәкертләренә үледән тереләчәге турында күп тапкыр әйткән булса да, Петер белән Яхъя аның терелтелгән булуын аңлап бетерми. Ни эшләргә белмичә, алар өйләренә кайтып китә, әмма төрбә янына кире килгән Мәрьям анда кала.
Шул вакытта башка хатын-кызлар, фәрештәләрнең әйткәннәрен үтәп, Гайсәнең үледән терелүе турында шәкертләргә сөйләр өчен ашыгып баралар. Алар мөмкин кадәр тизрәк барырга тырыша. Шунда аларны Гайсә очрата һәм: «Иминлек сезгә!» — ди. Алар Гайсә алдына егылып, аңа сәҗдә кыла. Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлиләягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— дип әйтә.
Элегрәк җир тетрәп фәрештәләр пәйда булгач, сакта торучы гаскәриләр куркуларыннан калтырап үз урыннарында катып калган булганнар. Соңыннан аңга килгәч, алар шунда ук шәһәргә китә һәм баш руханиларга барысын сөйләп бирә. Яһүдләрнең «өлкәннәре» белән киңәшләшкәч, мондый карарга киләләр: гаскәриләргә акча түләп, барысын яшереп калдырырга. Ә гаскәриләргә: «Без йоклаган вакытта аның шәкертләре, төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр»,— дип әйтергә кушалар.
Рим гаскәрие сакта торганда йоклап китсә, аңа үлем җәзасы янаган. Шуңа күрә руханилар мондый вәгъдә бирәләр: «Бу [йоклаганнары турында] хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз». Үзләренә шактый күп кенә акча бирелгәнгә, гаскәриләр нәкъ алар әйткәнчә эшлиләр. Нәтиҗәдә, яһүдләр арасында Гайсәнең гәүдәсен урлап киткәннәр дигән ялган хәбәр киң тарала.
Магдалалы Мәрьям төрбә янында кайгырып тора. Кайда соң Гайсә? Төрбә эченә күз салыр өчен иелгәч, ул актан киенгән ике фәрештәне күрә. Алар кабат пәйда булган! Берсе Гайсәнең гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра. Алар аңардан: «Син ник елыйсың?» — дип сорый.
«Хуҗамны алып киткәннәр,— ди Мәрьям,— ә кая куйганнарын белмим». Шуннан соң ул артына борылып, бер кешене күрә. Ул аңардан: «Нигә елыйсың?» — дип сорый һәм: «Кемне эзлисең?» — дип өсти.
Мәрьям, аны төрбә урнашкан бакчаның бакчачысы дип уйлап: «Әфәндем, әгәр син аны алгансың икән, кая куйганыңны әйт, мин аны алып китәрмен»,— ди.
Тегесе аңа: «Мәрьям!» — дип дәшә. Ул бу тавышны шунда ук танып ала һәм бу Гайсә икәнен аңлый. «Раббуни́!» — ди Мәрьям. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.) Ул шатлыгыннан Гайсәне кочаклап ала. Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт та, болай дип әйт: „Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— ди.
Мәрьям шәкертләр белән рәсүлләр җыелган урынга йөгереп китә. Башка хатын-кызлар үледән терелтелгән Гайсә турында инде сөйләп биргәннәр, һәм Мәрьям моңа өстәп үз хәбәрен сөйләп бирә. Шулай да теге хатын-кызларга ышанмаган бу ир-атлар, күрәсең, Мәрьямгә дә ышанмый. Маттай 28:3—15; Марк 16:5—8; Лүк 24:4—12; Яхъя 20:2—18.
▪ Төрбәнең буш булуын күргәч, Магдалалы Мәрьям нәрсә эшли? Калган хатын-кызлар нинди вакыйгаларга шаһит була?
▪ Төрбәнең буш булуы Петер белән Яхъяга ничек тәэсир итә?
▪ Гайсәнең терелтелүе турында шәкертләргә сөйләр өчен барганда, хатын-кызлар кем белән очраша?
▪ Сакта торучы гаскәриләр нәрсә кичерә, һәм алар руханиларга барысын сөйләп биргәч, нәрсә була?
▪ Магдалалы Мәрьям төрбә янында торганда, нәрсә була? Хатын-кызларның хәбәре шәкертләргә ничек тәэсир итә?