Гайсә кабат Иерусалимга бара
Сиксән икенче бүлек
Гайсә кабат Иерусалимга бара
ТИЗДӘН Гайсә кабат юлга чыга. Ул шәһәрләр һәм авыллар буйлап өйрәтеп йөри. Хәзер ул, күрәсең, Яһүдиядән төньяк-көнчыгышта, Үрдүн елгасының аръягында урнашкан Перея өлкәсендә. Ләкин аның барасы җире — Иерусалим.
Яһүдләрнең тик азлар гына котылачак дигән карашы аркасында бер кеше Гайсәдән: «Хуҗам, котылачак кешеләрнең саны аз булырмы?» — дип сорый. Үзенең җавабы белән Гайсә кешеләрне котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итә һәм болай ди: «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз [ягъни көрәшегез]».
Андый тырышлыклар кую мөһим, чөнки, Гайсә әйткәнчә, «күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар». Ни өчен алар «керә алмаслар»? Ул аңлатканча, йорт хуҗасы урыныннан торып, ишекне бикли, ә кешеләр тышкы якта калып, ишек кага башлаячак һәм: «Хуҗам, безгә ач әле»,— диячәк. Ул исә аларга: «Сезнең кем икәнегезне белмим. Явызлык кылучылар, бөтенегез дә китегез янымнан!» — дип җавап бирәчәк.
Ишек артында калган кешеләр, күрәсең, үзләренә генә уңайлы булган вакытта килә. Ләкин алар килгән чакта керергә мөмкинлек юк — ишек ябык һәм бикле. Эчкә керер өчен алар, хәтта үзләренә уңайлы булмаса да, иртәрәк килергә тиеш булган. Чыннан да, вакытны сузып Йәһвәгә гыйбадәт кылуны тормышларында беренче урынга куймаган кешеләрне аяныч нәтиҗәләр көтә!
Гайсә яһүдләргә вәгазьләр өчен җибәрелгән, ләкин аларның күпчелеге искиткеч мөмкинлекләреннән файдаланмыйча, Аллаһының котылу өчен бирелгән чарасын кабул итми. Шуңа күрә Гайсә алар куып чыгарылгач «үкереп елап, тешләрен» шыкырдатачак дип әйтә. Ә «көнчыгыштан һәм көнбатыштан, төньяктан һәм көньяктан» килгән, ягъни бар халыклардан булган, кешеләр «Аллаһы Патшалыгында өстәл янына утырырлар».
Сүзен дәвам итеп, Гайсә болай ди: «Ахыргыларның кайберләре [кысрыкланган яһүдләр һәм санга сугылмаган башка халык кешеләре] беренче булыр, ә беренче булганнарның кайберләре [материаль һәм дини өстенлекләргә ия булган яһүдләр] ахыргы булыр». «Ахыргы» булу андый гамьсез, рәхмәтсез кешеләр Аллаһы Патшалыгына кермәячәк дигәнне аңлата.
Шул вакыт Гайсә янына фарисейлар килеп: «Моннан чыгып кит, чөнки Һируд [Әнтип] сине үтерергә тели»,— дип әйтә. Гайсә бу җирләрдән китсен өчен, Һируд, бәлки, үзе бу турыда сүз таратадыр. Һируд Чумдыручы Яхъя үлемендә гаепле һәм аның, күрәсең, башка пәйгамбәрнең үлемендә гаепле буласы килми. Ләкин Гайсә фарисейларга болай дип җавап бирә: «Барыгыз, ул төлкегә: „Бүген һәм иртәгә мин җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам һәм берсекөнгә эшемне тәмамлармын“,— диегез».
Бу җирләрдә үз эшен тәмамлаганнан соң, Гайсә Иерусалим шәһәренә юл ала, чөнки, ул үзе аңлатканча, «пәйгамбәрнең Иерусалимнан читтә үтерелүе мөмкин түгел». Ни өчен Гайсә Иерусалимда үтерелергә тиеш? Чөнки Иерусалим — үзәк шәһәр, һәм анда 71 әгъзадан торган Югары киңәшмә урнашкан һәм анда хайваннар корбан итеп китерелә. Шуңа күрә «Аллаһы Бәрәненең» Иерусалимнан башка бүтән җирдә үтерелүе һич тә мөмкин түгел.
«Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим,— дип көенә Гайсә.— Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә, Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә». Халык Аллаһы Улын кире какканы өчен үзен һәлакәткә дучар итә.
Иерусалимга барышлый Гайсәне фарисей башлыкларының берсенә кунакка чакыралар. Бу Шимбә көне, һәм кешеләр аны игътибар белән күзәтеп тора, чөнки анда сары су авыруыннан, күрәсең, куллар һәм аякларына су җыелудан, интегүче бер кеше бар. Гайсә фарисейлардан һәм Канунны яхшы белүчеләрдән: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме, юкмы?» — дип сорый.
Берсе дә эндәшми. Шунда ул бу кешегә кагылып, аны савыктыра да, җибәрә. Ә алардан: «Берегезнең улы яки үгезе Шимбә көнне коега төшсә, сез аны шунда ук чыгармас идегезме?» — дип сорый. Һәм кабат алар бер сүз дә эндәшми. Лүк 13:22—14:6; Яхъя 1:29.
▪ Гайсәнең сүзләре буенча, котылыр өчен нәрсә кирәк, һәм ни өчен күпләр тышта кала?
▪ Беренче булып киткән ахыргылар кем һәм ахыргы булып киткән беренчеләр кемнәр алар?
▪ Ни өчен Һируд Гайсәне үтерергә тели, дип әйтәләр?
▪ Ни өчен пәйгамбәр Иерусалимда гына үтерелергә тиеш?