Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә кайда һәм кайчан туа?

Гайсә кайда һәм кайчан туа?

Бишенче бүлек

Гайсә кайда һәм кайчан туа?

РИМ империясенең идарәчесе кайсар Август кеше санын алырга дигән боерык чыгара. Моның өчен һәр кеше теркәлер өчен туган шәһәренә кайтырга тиеш була. Шуңа күрә Йосыф үзенең туган шәһәре Бәйтлеһемгә китә.

Бәйтлеһемдә бик күп кеше җыелганлыктан, Йосыф белән Мәрьямгә тукталыр өчен бердәнбер урын — абзар кала. Монда, ишәкләр һәм башка мал асралган урында, Гайсә туа да. Мәрьям аны биләүләргә биләп, утлыкка — малга азык салына торган урынга сала.

Кайсар Августның теркәлү турында боерык чыгаруы һичшиксез Аллаһының җитәкчелеге була. Шул сәбәпле Гайсә Бәйтлеһемдә туа; вәгъдә ителгән идарәченең бу шәһәрдә туачагы турында Язмаларда күп еллар алдан әйтелгән булган.

Нинди әһәмиятле төн бу! Кырдагы бер төркем көтүчеләрне якты ут яктыртып җибәрә. Бу — Йәһвәнең даны! Йәһвәнең фәрештәсе аларга болай ди: «Курыкмагыз. Менә, мин сезгә бөтен кешеләр кичерәчәк зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз, Мәсих Хуҗа туды. Менә сезгә билге: сез биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы сабыйны табарсыз». Кинәт күп санлы күк гаскәре пәйда була һәм: «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» — дип җырлый башлый.

Фәрештәләр юкка чыккач, көтүчеләр бер-берсенә: «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә барыйк һәм Йәһвә безгә хәбәр иткән нәрсәләрне күрик»,— диләр. Алар ашыгып юлга чыга һәм Гайсәне нәкъ фәрештә әйткән урында таба. Көтүчеләр үзләренә фәрештә әйткәннәрне сөйләп биргәч, моны ишеткән барысы хәйран кала. Мәрьям исә бөтен бу сүзләрне күңелендә кадерләп саклый.

Күпләр бүген Гайсәнең 25 декабрьдә (юлиан календаре буенча 7 гыйнварда) туганына ышана. Ләкин декабрь аенда Бәйтлеһемдә яңгырлы һәм суык көннәр тора. Андый салкын көннәрдә көтүчеләр үз көтүләре белән төнгелеккә кырда калмас иде. Шулай ук Рим кайсары да болай да үзенә каршы фетнә күтәрергә торган халыкка кыш көне теркәлергә дигән боерык чыгармас иде. Димәк, Гайсә көз башларында туган. Лүк 2:1—20; Михей 5:2.

▪ Ни өчен Йосыф белән Мәрьям Бәйтлеһемгә китә?

▪ Гайсә туган төнне нинди гаҗәеп нәрсәләр була?

▪ Гайсәнең 25 декабрьдә тумаганын без кайдан беләбез?