Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә кем соң ул?

Гайсә кем соң ул?

Илле тугызынчы бүлек

Гайсә кем соң ул?

ГАЙСӘ үз шәкертләре белән көймәдә Битсәидәгә барып җиткәч, кешеләр аның янына бер сукырны китерә һәм аңа кагылып аны савыктыруын үтенә. Гайсә сукырны кулыннан тотып, авылдан алып чыга һәм аның күзләренә төкереп: «Берәр нәрсә күрәсеңме?» — дип сорый.

«Кешеләрне күрәм,— дип әйтә ул кеше.— Алар агачларга охшаш, ләкин йөриләр». Гайсә аның күзләренә кулларын куеп, күрү сәләтен кайтара, һәм бу ир кеше барысын да ачык күрә башлый. Гайсә бу кешегә, авылга кермичә, өенә кайтып китәргә куша.

Хәзер Гайсә үзенең шәкертләре белән Палестинаның иң төньягына, Филипия Кайсариясе тирәсендәге авылларга бара. Филипия Кайсариясе Битсәидәдән якынча 50 километр ераклыкта бик матур урында урнашкан, һәм ул диңгез өсте тигезлегеннән якынча 350 метр биеклектә булганга, юл югарыга таба бара. Анда аларга, күрәсең, берничә көн барырга туры килә.

Юлда алар туктап ала, һәм Гайсә үз шәкертләрен калдырып, дога кылырга китә. Аңа җирдә яшәргә тугыз-ун ай гына кала, һәм ул үзенең шәкертләре турында борчыла. Күпләр инде аны калдырып киткән. Башкалар, күрәсең, аптырашта һәм өметләрен югалткан, чөнки ул патша булудан баш тарткан һәм дошманнар аның патша хакимлеген раслаучы дәлилләр сорагач, күктән билге күрсәтмәгән. Рәсүлләре аны кем дип белә? Алар Гайсә дога кылган урынга килгәч, ул алардан: «Халык мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорый.

— Берәүләр — Чумдыручы Яхъя, икенчеләре — Ильяс, ә башкалары — Иремия я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли.

Әйе, кешеләр Гайсәне үледән терелтелгән пәйгамбәрләрнең берсе дип саный.

— Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз? — дип сорый Гайсә.

— Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы,— дип җавап бирә шунда ук Петер.

Петерне мактаганнан соң, Гайсә аңа: «Мин сиңа болай дим: син — Петер һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер капкалары җиңә алмаячак»,— дип әйтә. Монда Гайсә беренче мәртәбә җыелыш төзиячәге һәм аның әгъзаларын, җирдәге тугры хезмәтләрен тәмамлаганнан соң, хәтта үлем дә тоткында тота алмаячагы турында әйтә. Аннары ул Петергә: «Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен»,— дип әйтә.

Шулай итеп Гайсә Петергә махсус йөкләмә биреләчәген ача. Бу — Петергә рәсүлләр арасында беренче урын биреләчәген дә һәм аның җыелышның нигезе булачагын да аңлатмый. Гайсә үзе — Кыя, һәм шул нигездә аның җыелышы төзеләчәк. Ләкин Петергә өч ачкыч биреләчәк; алар ярдәмендә төрле кешеләргә күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеге ачылачак дип әйтеп була.

Петер беренче ачкычны 33 елның Илленче көн бәйрәмендә кулланган: ул тәүбә иткән яһүдләргә котылыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. Тиздән ул икенчесен дә кулланган: иман иткән самариялеләргә Аллаһы Патшалыгына керергә мөмкинлек ачылган. Аннары 36 елны ул өченче ачкычны кулланган һәм сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә — Көрнили белән аның дусларына — шундый ук мөмкинлек ачкан.

Гайсә үз рәсүлләре белән сөйләшүен дәвам итә. Ул үзенең тиздән Иерусалимда күп газап чигәчәге һәм үтереләчәге турында сөйләп, аларны күңелсезләндерә. Гайсәнең үледән терелтелеп күктә яшәячәген аңламаганга, Петер аны читкәрәк чакырып: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип әйтә. Гайсә Петердән читкә борылып, болай ди: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары».

Рәсүлләрдән тыш Гайсә белән бергә башкалар да бара, күрәсең. Шуңа күрә ул аларны үзе янына чакырып, үзенең шәкерте булу җиңел булмаячагын аңлата: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын. Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына югалтучы аны коткарыр».

Әйе, Гайсәнең хуплавына лаеклы булыр өчен, аның шәкертләре кыю һәм фидакарь булырга тиеш. Ул болай ди: «Берәрсе бу зиначы һәм гөнаһлы буын алдында миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Кеше Улы да изге фәрештәләре белән Атасының данында килгәндә, бу кешедән оялачак». Марк 8:22—38; Маттай 16:13—28; Лүк 9:18—27.

▪ Ни өчен Гайсә үз шәкертләре турында борчыла?

▪ Кешеләр Гайсәне кем дип саный?

▪ Петергә нинди ачкычлар бирелә, һәм ул аларны ничек куллана?

▪ Гайсә Петерне ничек төзәтә һәм ни өчен?