Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә могҗизалы рәвештә меңнәрне ашата

Гайсә могҗизалы рәвештә меңнәрне ашата

Илле икенче бүлек

Гайсә могҗизалы рәвештә меңнәрне ашата

УНИКЕ рәсүл әле генә Гәлиләя буйлап вәгазьләүләрен тәмамлаган. Хәзер, Яхъяның үтерелүеннән соң берникадәр вакыт үткәч, алар Гайсә янына кайта һәм аңа үзләре белән булган гаҗәеп нәрсәләр турында сөйли. Шәкертләр бик арыган. Килеп китүче кеше күп булганга, аларның хәтта ашап алырлык вакытлары да юк. Шуңа күрә Гайсә аларга аулак урынга барып, бераз ял итеп алырга тәкъдим итә.

Алар, мөгаен Кәпернаум тирәсендә, көймәгә утыра һәм, күрәсең, Битсәидә шәһәреннән читтә, Үрдүннән көнчыгышта урнашкан кешесез урынга китә. Әмма күпләр аларның китүен күреп кала, һәм башкаларга да бу билгеле була. Халык алар барасы урынга яр буйлап йөгереп бара һәм көймә килеп туктагач, аларны каршы ала.

Гайсә, көймәдән чыккач, бихисап күп кешене күрә һәм аларны кызгана, чөнки алар көтүчесез калган сарыклар шикелле була. Ул авыруларны савыктыра һәм халыкны күп нәрсәләргә өйрәтә башлый.

Вакыт бик тиз үтә, һәм шәкертләр Гайсә янына килеп, болай ди: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр. Алар якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә берәр нәрсә ашарга сатып алсыннар».

Әмма Гайсә аларга: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирә. Аннары Гайсә, үзенең нәрсә эшләячәген белгәнгә, Филипне сынар өчен аңардан: «Аларны ашатыр өчен икмәкне кайдан сатып алыйк икән?» — дип сорый.

Филип уйлавынча, шулкадәр күп кешене ашату — мөмкин булмаслык хәл. Анда якынча 5 000 ир-ат була, ә хатын-кызлар һәм балалар белән бергә халыкның саны, бәлки, 10 000 нән артыктыр. Филип: «Аларга ике йөз динарга [бер динар бер көнлек хезмәт хакына тиң] икмәк алсак та, һәрберсенә әз-әзләп бирергә дә җитмәс»,— дип җавап бирә.

Бәлки, шулхәтле халыкны туендыру мөмкин түгел икәнлеген күрсәтер өчен, Әндри: «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар,— дип әйтә,— әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?»

Хәзер 32 елның язы, һәм Пасах бәйрәме җитеп килә. Бөтен җир яшел төскә кергәнгә, Гайсә шәкертләренә халыкны илле һәм йөз кешедән торган төркемнәргә бүлеп утыртырга куша. Ул биш икмәк белән ике балыкны ала да, күккә карап, рәхмәтләрен белдереп дога кыла. Аннары ул икмәкне сындыргалап һәм балыкны бүлгәләп, шәкертләренә бирә, ә алар халыкка тарата. Гаҗәеп хәл: бар кеше ашап туя!

Аннары Гайсә үз шәкертләренә: «Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын»,— дип әйтә. Шәкертләр калган сыныкларны җыйгач, унике кәрзин тула. Маттай 14:13—21; Марк 6:30—44; Лүк 9:10—17; Яхъя 6:1—13.

▪ Ни өчен Гайсә үзенең рәсүлләренә аулак урынга барырга тәкъдим итә?

▪ Гайсә шәкертләре белән кая китә, һәм ни өчен алар ял итә алмый?

▪ Вакыт соң булганлыктан, шәкертләр нәрсә әйтә, ләкин Гайсә халык турында ничек кайгырта?