Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә рәсүлләрен киләчәккә әзерли

Гайсә рәсүлләрен киләчәккә әзерли

Йөз уналтынчы бүлек

Гайсә рәсүлләрен киләчәккә әзерли

ИСКӘ алу кичәсе инде тәмамланган, ләкин Гайсә үз рәсүлләре белән һаман да өске каттагы бүлмәдә. Ул якын арада китәргә тиеш булса да, аның әйтәсе сүзләре әле бик күп. «Күңелләрегез борчылмасын,— дип юата ул шәкертләрен.— Аллаһыга иман итегез». «Һәм миңа иман итегез»,— дип өсти ул.

«Атам йортында торыр урын күп»,— дип дәвам итә Гайсә. «Мин сезгә урын әзерләргә барам... сез дә мин булган урында булсын өчен... Мин бара торган урынга юлны сез беләсез». Рәсүлләр Гайсәнең күккә китәчәге турында әйткәненә төшенми, шуңа күрә Томас: «Хуҗабыз, без синең кая барганыңны белмибез. Анда бару юлын каян белик инде?» — ди.

«Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»,— дип җавап бирә Гайсә. Әйе, Гайсәне кабул итеп кенә һәм аның яшәү рәвешеннән үрнәк алып кына, кеше Атаның йортына керә ала, чөнки Гайсә болай ди: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми».

«Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— ди Филип. Аллаһы борынгы вакытларда Мусага, Ильяска һәм Ишагыйягә күренештә үзен күрсәткән булган. Күрәсең, Филип тә Гайсәдән шундый ук күренеш сорый. Ләкин чынлыкта рәсүлләрнең андый күренешләрдән яхшырак нәрсәләре бар, шуңа күрә Гайсә болай ди: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була».

Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр камил итеп чагылдыра ки, аның белән бергә йөрү һәм аның нинди икәнен күрү асылда Атаны күрүгә тиң. Әмма Ата Угылдан бөегрәк. Гайсә моны: «Мин сезгә сөйләгән сүзләрне үземнән сөйләмим»,— дип таный. Шуңа күрә Гайсә өйрәткән тәгълиматлары өчен бар данга күктәге Атасы лаек ди.

Гайсә рәсүлләргә: «Миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак; ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак»,— дип әйтә. Аларны бу сүзләр ничек юатадыр! Гайсәнең үз шәкертләре ул башкарган могҗизалардан бөегрәк нәрсәләр эшләячәк дип әйтәсе килми, юк. Аның сүзләре буенча, алар хезмәтләрен күпкә озаграк, күпкә киңрәк алып барачак һәм алар күбрәк кешеләргә вәгазьләячәк.

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң үз шәкертләре турында кайгыртуын дәвам итәчәк. «Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен»,— дип вәгъдә итә ул. Аннары: «Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене — хакыйкать рухын бирәчәк»,— дип өсти. Соңрак, күккә күтәрелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә шул бүтән ярдәмчене — изге рухны бирә.

Тиздән Гайсә китәчәк. Ул болай ди: «Бераз вакыт үтәр, һәм дөнья мине инде күрмәс». Гайсә күзгә күренми торган рухи зат булачак. Ләкин ул кабат үзенең тугры рәсүлләренә: «Ә сез күрәчәксез,— дигән вәгъдә бирә,— чөнки мин яшим, һәм сез дә яшәячәксез». Әйе, үледән терелтелгәннән соң Гайсә үзенең шәкертләренә күренәчәк. Алай гына да түгел, ул аларны үз вакытында рухи затлар итеп терелтәчәк; моны ул алар аның белән бергә күктә яшәсен өчен эшләячәк.

Хәзер Гайсә гади бер кагыйдә бирә: «Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр, мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен».

Шунда рәсүл Яһүд (Фаддай) аның сүзен бүлдереп: «Хуҗам, ни өчен син үзеңне дөньяга түгел, ә безгә күрсәтергә җыенасың?» — дип сорый.

«Мине яратучы,— дип җавап бирә Гайсә,— минем сүземне тотар, Атам аны яратыр... Мине яратмаучы минем сүзләремне тотмый». Мәсихнең тыңлаучан шәкертләреннән аермалы буларак, бу дөнья Гайсәнең тәгълиматларын санга сукмый. Шуңа күрә Гайсә бу дөньяга үзен күрсәтми.

Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә үз рәсүлләрен күп нәрсәләргә өйрәткән. Алар моның барысын ничек истә калдырыр? Алар бит һаман да күпне аңлап бетерми. Гайсә мондый вәгъдә бирә: «Минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк».

Аларны кабат юатып, Гайсә болай ди: «Мин сезгә тынычлык калдырам, үз тынычлыгымны сезгә бирәм... Күңелегез борчылмасын». Әйе, Гайсә китә, ләкин ул болай ди: «Сез мине чыннан да яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам миннән бөегрәк».

Озакламый Гайсә шәкертләрен калдырып китәчәк. «Сезнең белән инде күп сөйләшмәм,— дип әйтә ул,— чөнки бу дөньяның идарәчесе килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк». Бу дөньяның идарәчесе — Шайтан Иблис. Ул Яһүд эченә кереп аның өстеннән хакимлек итә алган. Ләкин Гайсәнең гөнаһлы омтылышлары юк, шуңа күрә Шайтан аларны кулланып, аны Аллаһыга хезмәт итүдән читкә алып китә алмый.

Якын дуслык булдыру

Искә алу кичәсе беткәннән соң, Гайсә үз рәсүлләре белән дусларча, эчкерсез сөйләшеп аларның рухын күтәрә. Төн урталары үткәндер инде. Шуңа күрә Гайсә: «Торыгыз, киттек моннан»,— ди. Әмма чыгып китәр алдыннан Гайсә аларга дәртләндергеч бер мисал китерә. Ул моны аларны яратканга сөйли.

«Мин — чын йөзем агачы, ә Атам — йөзем үстерүче»,— дип башлый ул. Бөек Йөзем үстерүче Йәһвә Аллаһы б. э. 29 елының көзендә, Гайсә суга чумдырылганда, аны изге рух белән майлап, бу символик йөзем агачын утырткан. Ләкин Гайсә йөзем агачы үзен генә түгел, ә башка кешеләрне дә символлаштырганын күрсәтә. Ул болай ди: «[Аллаһы] миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый, ә җимеш бирә торган һәр ботакны күбрәк җимеш бирсен өчен чистарта. [...] Йөзем агачыннан сындырып алынган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, минем белән бердәмлектә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар».

51 көн үткәннән соң, Илленче көн бәйрәме вакытында, рәсүлләр һәм башкалар, үзләренә изге рух иңгәч, бу йөзем агачының ботаклары булып китә. Ахыр чиктә 144 000 кеше «йөзем агачының» «ботаклары» була. Бу йөзем агачының кәүсәсе — Гайсә Мәсих. Ул агач Аллаһы Патшалыгы җимешләрен китерә.

Алар җимеш китерер өчен нәрсә эшләргә тиеш? Гайсә болай ди: «Кем минем белән бердәмлектә һәм мин кем белән бердәмлектә булсам, шул күп җимеш бирә, чөнки сез минсез бернәрсә дә эшли алмыйсыз». Әмма кеше җимеш китермәсә, Гайсә әйткәнчә, ул «кисеп ташланган һәм корыган ботак кебек булачак. Андый ботакларны җыялар да, утка ташлап яндыралар». Шул ук вакыт Гайсә мондый вәгъдә бирә: «Сез минем белән бердәмлектә торсагыз һәм сүзләрем йөрәкләрегездә булса, теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер».

Аннары Гайсә үз рәсүлләренә болай ди: «Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана». Аллаһы ботакларның нинди җимеш китерүен тели? Бу — Мәсих күрсәткән сыйфатлар, аеруча мәхәббәт. Өстәвенә, Мәсих Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән, шуңа күрә бу җимеш — шулай ук шәкертләр булдыру эше дә.

«Минем мәхәббәтемдә калыгыз»,— дип өнди Гайсә үз рәсүлләрен. Әмма алар моны ничек эшләр? «Минем әмерләремне үтәсәгез,— дип әйтә Гайсә,— минем мәхәббәтемдә калырсыз». Шуннан соң ул болай дип әйтә: «Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөегрәк ярату юк».

Берничә сәгатьтән соң Гайсә үзе шул гаҗәеп мәхәббәтне күрсәтәчәк: ул үз рәсүлләре һәм үзенә иман иткән бар кешеләр хакына үз гомерен бирәчәк. Аның үрнәге буенча шәкертләр дә бер-берсен фидакарь яратырга тиеш. Андый яратудан аларның кем икәнлекләре күренәчәк. Гайсә элегрәк шулай әйткән булган да: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр».

Гайсә үз дуслары дип кемнәрне атый? «Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым,— дип әйтә Гайсә.— Мин сезне инде коллар дип атамыйм, чөнки кол хуҗасының нәрсә эшләвен белми. Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем».

Гайсәнең якын дусты булу — чыннан да бик кадерле нәрсә! Әмма андый дуслыкка шатланып яшәр өчен аның шәкертләре «җимеш биреп торырга» тиеш. Шулай эшләгән шәкертләренә Гайсә болай ди: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер». Патшалык җимешен китергәннәре өчен нинди зур бүләк! Шуннан соң Гайсә үз рәсүлләрен кабат бер-берсен яратырга өнди һәм дөнья аларны нәфрәт итәчәк дип әйтә. Шулай да ул аларны: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте»,— дип юата. Һәм үз шәкертләренә нәфрәт итүнең сәбәбен аңлатып бирә: «Сез дөньяныкы түгел, һәм мин сезне дөньядан сайлап алдым, шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә».

Шуннан соң Гайсә нәфрәт итүнең тагын бер сәбәбен китерә: «Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләрләр, алар мине җибәрүчене [Йәһвә Аллаһыны] белмиләр бит». Гайсәнең кылган могҗизалары, асылда, аны нәфрәт итүче кешеләрне хөкем итә, ул моның турында болай ди: «Аларга башка беркем дә кылмаган эшләрне күрсәтмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде. Әмма алар күрделәр һәм миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр». Шулай итеп, Гайсә сүзләре буенча, Язмадагы: «Алар миңа бер сәбәпсез нәфрәтләнделәр»,— дигән сүзләр үтәлә.

Гайсә Аллаһының куәтле эш итүче көчен — изге рухны, ягъни ярдәмчене, җибәрергә вәгъдә итеп шәкертләрен кабат юата. «Ярдәмче... минем хакта шаһитлек бирәчәк. Сез дә шаһитлек бирерсез».

Башка нәсыйхәтләр бирү

Гайсә үз рәсүлләре белән бергә өске каттагы бүлмәдән чыгып китәргә тора. «Мин боларны сез дөрес юлдан читкә тайпылмасын өчен әйтәм»,— дип дәвам итә Гайсә. Аннары ул аларны: «Сезне синагогалардан чыгарырлар,— дип кисәтә.— Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем Аллаһыга изге хезмәт башкарам дип уйлар».

Рәсүлләр, күрәсең, бу сүзләрдән соң кайгыга төшә. Гайсә элегрәк аларны дөнья нәфрәт итәчәк дип әйткән булса да, турыдан-туры аларны үтерәчәкләр дип әйтмәгән иде. «Мин боларны сезгә башта сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем»,— дип аңлата Гайсә. Шулай да ул китәр алдыннан шәкертләрен искәртеп, аларны киләчәккә әзерли.

«Ә хәзер,— дип әйтә Гайсә,— мин үземне җибәрүче янына барам, шулай да берегез дә миннән: „Кая барасың?“ — дип сорамый». Баштарак, кич белән, алар аңардан кая барганы турында сораганнар иде, әмма хәзер аның әйткән сүзләре аларны тетрәндерә һәм алар аңа моның турында сораулар инде бирми. Шуңа күрә Гайсә: «Сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелләрегез кайгы белән тулды»,— дип әйтә. Әйе, рәсүлләр каты эзәрлекләүләр дә кичерәчәк, үлемгә дә дучар булачак, әмма аларны Хуҗаларының калдырып китүе дә кайгыга төшерә.

Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Мин сезгә файда булсын дип китәм. Чөнки мин китмәсәм, сезгә ярдәмче килмәс, ә китсәм, аны сезгә җибәрермен». Гайсә кеше буларак, бер үк вакытта бер җирдә генә була ала, ә күккә күтәрелгәч, ул шәкертләренә, кайда гына булмасыннар, ярдәмчене — Аллаһының изге рухын җибәрә алачак. Шуңа күрә Гайсәнең үз шәкертләрен калдырып китүе аларга файда китерәчәк.

Гайсә изге рух турында болай ди: «Ул килгәч, дөньяга гөнаһ, тәкъвалык һәм хөкемнең нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк». Дөньяның гөнаһы, ягъни Аллаһы Улына иман итмәве фаш ителәчәк. Өстәвенә, Гайсәнең Ата янына күтәрелүе аның тәкъва булуын исбат итәчәк. Шайтан белән аның явыз дөньясының Гайсә сафлыгын боза алмаганы бу дөнья идарәчесенең хөкем ителгәнен ачык итеп исбатлый.

«Сезгә әйтәсе сүзем күп әле,— ди Гайсә,— әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз». Шуңа күрә Гайсә Аллаһының эш итүче көчен — изге рухны иңдергәч, ул аларга әйткәннәрен аңлау сәләтләренә карап аңларга булышачак дип вәгъдә итә.

Рәсүлләр Гайсәнең аеруча үләчәге һәм үледән терелтелгәч үзләренә күренәчәге турында әйткән сүзләрен аңламый. Шунлыктан алар бер-берсенә: «„Бераз вакыт үтәр һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез“ һәм „Чөнки мин Атам янына барам“ дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?» — диешә.

Гайсә үз шәкертләренең сорау бирәселәре килгәнен белә, шуңа күрә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез үкереп еларсыз һәм ыңгырашырсыз, ә дөнья шатланыр; сез кайгыга төшәрсез, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер». Соңрак, төш вакытында Гайсә үтерелгәч, дини җитәкчеләр шатланачак, ә шәкертләр кайгыга төшәчәк. Әмма, Гайсә үледән терелтелгәч, аларның кайгылары шатлыкка әйләнәчәк! Ә Илленче көн бәйрәмендә Гайсә аларга Аллаһының изге рухын иңдереп, үз шаһитләре булырга вәкаләт биргәч, шатлыклары тагы да артачак!

Үз рәсүлләренең хәлен бала тапканда газап кичерүче хатын-кызның хәле белән чагыштырып, Гайсә болай ди: «Хатын-кыз бала тапканда җәфа чигә, чөнки аның вакыты җиткән». Ләкин, Гайсә әйткәнчә, хатын-кыз бала тапкач, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләренең рухын мондый сүзләр белән күтәрә: «Сез дә хәзер кайгырасыз, әмма мин сезнең белән кабат күрешкәч [үледән терелтелгәч], күңелләрегез шатлык белән тулыр, һәм беркем дә куанычыгызны сездән ала алмас».

Моңарчы рәсүлләрнең Гайсә исеме хакына бернәрсә дә сораганнары булмаган. Ләкин хәзер ул аларга болай ди: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер. [...] Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз һәм Атаның вәкиле булып килүемә ышанасыз. Мин дөньяга Атадан килдем. Ә хәзер, дөньяны калдырып, Ата янына китәм».

Гайсәнең сүзләреннән рәсүлләрнең күңелләре күтәрелеп китә. «Синең Аллаһыдан килгәнеңә ышанабыз»,— дип әйтә алар. «Хәзер чыннан да ышанасызмы? — дип сорый алардан Гайсә.— Менә вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта сез барыгыз да үз йортларыгызга таралып, мине ялгыз калдырырсыз». Моңа ышану авыр булса да, аның сүзләре әле төн тәмамланганчы үтәлә!

«Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем»,— дип әйтә Гайсә һәм сүзләрен болай дип йомгаклый: «Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем». Шайтан белән аның дөньясы Гайсәнең сафлыгын бозар өчен зур тырышлыклар куйса да, ул тугры калып һәм Аллаһы ихтыярын үтәп дөньяны җиңгән.

Бүлмәдәге азаккы дога

Гайсә үз рәсүлләрен бик нык ярата һәм тиздән аның китү вакыты җитә. Ул үз рәсүлләрен моңа әзерли. Озак кына вакыт үгет-нәсыйхәтләр биреп, аларны юатканнан соң, ул күккә карап Атасына дога кыла: «Улың сине данласын өчен, улыңны данла. Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек, улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына мәңгелек тормыш бирер».

Гайсә дулкынландыргыч нәрсә — мәңгелек тормыш турында әйтә! Аңа «бөтен кешеләр өстеннән хакимлек» бирелгәнгә, ул үлем юлы буйлап баручы кешелеккә карата үзенең йолым корбаны китерәчәк фатихаларны куллана ала. Шулай да ул «мәңгелек тормышны» Атасы хуплаган кешеләргә генә бүләк итә. Мәңгелек тормыш турында сүзен дәвам итеп, Гайсә болай дип дога кыла:

«Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк». Әйе, котылуыбыз Аллаһы һәм аның Улы турында белем алуга бәйле. Ләкин белем алу гына аз.

Кеше шулай ук аларны якыннан белергә, аларның юлларын аңларга, алар белән дуслык үстерергә, аларның фикерләү рәвешен үзләштерергә һәм бар нәрсәгә аларның карашыннан чыгып карарга тиеш. Ә иң мөһиме, кеше башкалар белән мөгамәлә иткәндә аларның гаҗәеп сыйфатларын чагылдырыр өчен көч куярга тиеш.

Шуннан соң Гайсә дога кыла: «Син тапшырган эшне башкарып чыгып, мин сине җирдә данладым». Гайсә үзенә тапшырылган эшне тулысынча үтәп барган һәм алда да уңышлы булачагына ышана. Шуңа күрә ул: «Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит»,— дип дога кыла. Әйе, ул үзен үледән терелтеп, күктәге данын кире кайтарырга сорый.

Үзенең җирдәге төп эшенә нәтиҗә ясап, Гайсә болай ди: «Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тоталар». Гайсә Аллаһының исемен, Йәһвә исемен, хезмәт иткәндә кулланган һәм аны ничек дөрес әйтергә икәнен ачыклаган. Әмма ул рәсүлләренә Аллаһының исемен билгеле итеп кенә чикләнмәгән. Гайсә шулай ук аларның Йәһвә хакындагы, аның сыйфатлары һәм ниятләре турындагы белемнәрен киңәйткән һәм аларны Аллаһыга тагы да рәхмәтлерәк булырга өйрәткән.

Ул Йәһвәне үзенең Хакиме итеп танып, аңа хезмәт итә һәм басынкы гына болай ди: «Миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем, һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладылар һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар».

Гайсә үз шәкертләре белән бу дөнья кешеләре арасындагы аерманы күрсәтеп, болай дип дәвам итә: «Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм. [...] Алар белән бергә булганда, мин аларны... саклап тордым. Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан [Яһүд Искариоттан] башка берсе дә югалмады». Нәкъ шул мизгелдә Яһүд, Гайсәне сатар өчен, үз җирәнгеч ниятен тормышка ашырып йөри. Шулай итеп, Яһүд, үзе дә белмичә, Язмаларда әйтелгәнне үти.

«Дөнья аларга нәфрәтләнде»,— дип дәвам итә догасын Гайсә. «Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел». Гайсәнең шәкертләре дөньяда, Шайтан идарә иткән кешелек җәмгыятендә яши, әмма алар шул дөньядан һәм аның явызлыгыннан читтә торалар, һәм алар шулай эшләргә тиеш тә.

«Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит,— ди Гайсә.— Синең сүзең — хакыйкать». Монда Гайсә Аллаһыдан иңдерелгән Еврей Язмаларын «хакыйкать» дип атый; ул аннан еш кына өземтәләр китергән. Әмма аның үз шәкертләренә әйткәннәре дә һәм шәкертләре соңрак Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган Мәсихче Грек Язмалары да — шулай ук «хакыйкать». Бу хакыйкать кешене изге итеп, аның тормышын тулысынча үзгәртергә сәләтле һәм аңа бу дөньядан читтә торырга булыша ала.

Хәзер Гайсә «алар өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы... [үзенә] иман итә башлаячак кешеләр өчен дә» үтенеп сорый. Димәк, Гайсә үзенең майланган шәкертләре булып китәчәк кешеләр өчен һәм башка шәкертләре өчен дә дога кыла; алар «бер көтүгә» җыелачак. Ул алар өчен нәрсә сорый?

«Алар бөтенесе бер булсын өчен... Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек... алар да бер булсын». Гайсә белән аның Атасы бер шәхес түгел, әмма алар бар нәрсәдә бер фикердә тора. Гайсә үз шәкертләре турында нәкъ шундый мәгънәдә бер булсыннар дип дога кыла. Ул: «Дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен»,— дип әйтә.

Аннары Гайсә күктәге Атасыннан үзенең булачак майланган шәкертләре өчен үтенеп сорый. Нәрсә турында? «Син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы [Адәм белән Хаува балалар тудырганчы] сөйдең». Беренче кешеләр яратылганчы бихисап күп еллар элек Аллаһы үзенең җиргә Гайсә Мәсих булып килгән бердәнбер Улын сөйгән булган.

Догасын тәмамлаганда, Гайсә кабат болай ди: «Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын». Рәсүлләр үзләре Аллаһының яратуын татып караса гына Аллаһының исемен белә алачак. Яхъя 14:1—17:26; 13:27, 35, 36; 10:16; Лүк 22:3, 4; Чыгыш 24:10; 3 Патшалык 19:9—13; Ишагыйя 6:1—5; Гәләтиялеләргә 6:16; Мәдхия 34:19; 68:5; Гыйбрәтле сүзләр 8:22, 30.

▪ Гайсә кая бара, һәм Томас анда алып баручы юл турындагы соравына нинди җавап ала?

▪ Филип, күрәсең, Гайсәдән нәрсә турында сорый?

▪ Ни өчен Гайсәне күргән кеше Атаны да күргән була?

▪ Гайсәнең шәкертләре нинди мәгънәдә бөегрәк эшләр башкарачак?

▪ Нинди мәгънәдә Шайтанның Гайсә өстеннән хакимлеге юк?

▪ Йәһвә символик йөзем агачын кайчан утырткан, һәм башкалар кайчан һәм ничек шул агачның өлеше булып киткән?

▪ Ахыр чиктә «йөзем агачының» күпме «ботагы» булачак?

▪ Аллаһы «ботаклар» нинди җимешләр китерер дип көтә?

▪ Гайсәнең дусты булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

▪ Ни өчен дөнья Гайсәнең шәкертләрен нәфрәт итә?

▪ Гайсәнең нинди сүзләре рәсүлләрне кайгыга төшерә?

▪ Ни өчен рәсүлләр Гайсәнең кая барганын сорамый?

▪ Рәсүлләр аеруча нәрсәне аңлап бетерми?

▪ Рәсүлләрнең кайгылары шатлыкка әйләнәчәген Гайсә нинди мисал ярдәмендә күрсәтә?

▪ Гайсә әйткәнчә, рәсүлләр тиздән нәрсә эшләячәк?

▪ Гайсә дөньяны ничек җиңә?

▪ Нинди мәгънәдә Гайсәгә «бөтен кешеләр өстеннән хакимлек» бирелгән?

▪ Аллаһы һәм аның Улы турында белем алу нәрсә аңлата?

▪ Гайсә Аллаһы исемен ничек итеп билгеле итә?

▪ «Хакыйкать» нәрсә ул, һәм ул мәсихчене ничек «изге» итә?

▪ Аллаһы, аның Улы һәм хак гыйбадәт кылучылар нинди мәгънәдә бер?

▪ Дөнья кайчан яратылган булган?