Гайсә тол хатынның кайгысын баса
Утыз җиденче бүлек
Гайсә тол хатынның кайгысын баса
ЙӨЗБАШЫНЫҢ хезмәтчесен савыктырганнан соң күп тә үтми, Гайсә Кәпернаумнан көньяк-көнбатышка таба 30 километрдан артык ераклыкта урнашкан Наин шәһәренә китә. Аның белән бергә шәкертләре һәм күп халык бара. Алар Наин шәһәренә якынлашканда, көн инде, бәлки, кичкә авышып барадыр. Алар шәһәрдән мәет күтәреп чыккан кешеләрне күрә; бер яшь кеше үлгән икән.
Үлгән егетнең анасы зур кайгы кичерә, чөнки ул аның бердәнбер баласы булган. Ул — тол хатын. Ире үлгәч, улы аның юанычы булып калган. Аның бар өметләре, теләкләре һәм ниятләре улының киләчәге белән бәйле булган. Ләкин хәзер аның юаныч табарлык якын кешесе юк. Тирән кайгы кичергән хатын белән бергә җирләү урынына шәһәрдәге күп кенә кешеләр дә бара.
Бу хатынны күргәч, Гайсәнең күңеле тирән кызгану хисе белән тула. Шуңа күрә ул йомшак кына, ләкин нык ышаныч белән аңа: «Елама»,— дип әйтә. Аның моны ничек итеп әйткәне һәм үз-үзен тотышы бөтен халыкның игътибарын яулый. Ул ятакны күтәреп баручылар янына килеп ятакка кагылгач, алар туктый. Барысы да ул хәзер нәрсә эшләр микән дип аптырап торадыр.
Сүз дә юк, Гайсә белән йөргән кешеләр аның күп кенә авыруларны могҗизалы рәвештә савыктырганын күргән. Ләкин алар, күрәсең, аның үлгән кешене терелткәнен беркайчан да күрмәгән. Ул моны эшли алырмы? Гайсә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — дип әйтә. Һәм үлгән егет торып утыра! Ул сөйләшә башлый, һәм Гайсә аны анасына тапшыра.
Егетнең үледән терелгәнен күргәч, халык: «Безнең арадан бөек пәйгамбәр чыкты»,— дип әйтә. Башкалары: «Аллаһы үз халкына игътибар итте»,— ди. Бу гаҗәеп могҗиза турындагы хәбәр бик тиз бөтен Яһүдиягә һәм тирә-якларга тарала.
Чумдыручы Яхъя һаман да төрмәдә, һәм ул Гайсәнең нинди эшләр башкара алганы турында күбрәк белергә тели. Яхъяның шәкертләре аңа Гайсә кылган могҗизалар турында сөйли. Яхъя моны ничек кабул итәр? Лүк 7:11—18.
▪ Гайсә, Наин шәһәренә якынлашканда, нәрсә күрә?
▪ Күргәннәре Гайсәгә ничек тәэсир итә, һәм ул нәрсә эшли?
▪ Гайсә кылган могҗизаларны күргәч, кешеләр нәрсә эшли?