Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә янә гыйбадәтханәгә бара

Гайсә янә гыйбадәтханәгә бара

Йөз өченче бүлек

Гайсә янә гыйбадәтханәгә бара

ГАЙСӘ үзенең шәкертләре белән, Әрихәдән килгәннән соң, инде өченче төнне Битаниядә үткәрә. Хәзер дүшәмбе иртән иртүк, 10 нисан көнне, алар Иерусалимга юл ала. Гайсәнең ашыйсы килә. Шуңа күрә ул яфраклары ачылган инҗир агачын күреп, җимеше булмасмы дип, аның янына килә.

Гадәттә инҗир җимеше июнь айларында өлгерә башлый, ә хәзер март ахыры гына. Ләкин агач инде яфракланган. Гайсә, күрәсең, яфраклар иртә чыккан икән, җимешләр дә булырга тиеш дип уйлый. Ләкин ул бер җимеш тә тапмый. Яфрак ярган агач тыштан караганда җимешле булып күренә генә. Шунда Гайсә агачны: «Моннан ары синең җимешеңне берәү дә ашамасын»,— дип каргый. Моның нәтиҗәсе һәм мәгънәсе алдагы көнне билгеле була.

Юлын дәвам итеп, Гайсә тиздән үзенең шәкертләре белән Иерусалимга килеп җитә. Ул гыйбадәтханәгә бара; аны ул үткән көнне карап чыккан иде. Әмма бүген Гайсә гыйбадәтханәдәге сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлый. Өч ел элек 30 елның Пасах бәйрәменә килгәч, ул нәкъ шулай эшләгән иде. Ул беркемгә дә гыйбадәтханә аша әйбер ташып үтәргә рөхсәт итми.

Ул акча алмаштыручыларны һәм күгәрчен сатучыларны гаепләп, болай ди: «„Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез». Алар — юлбасарлар, чөнки алар корбанга китереләчәк хайваннарны артык зур бәягә саталар, һәм кешеләр аларны алырга мәҗбүр. Шуңа күрә Гайсә аларның эшләрен талау дип саный.

Баш руханилар, канунчылар һәм халык башлыклары, Гайсәнең нәрсә эшләгәнен ишеткәч, кабат аны һәлак итү әмәлен эзләргә керешә. Әйе, алар төзәлмәс кешеләр. Әмма алар Гайсәне ничек үтерергә икәнен белми, чөнки бөтен халык, аны тыңлар өчен, һәрвакыт аңа ияреп йөри.

Пасах бәйрәменә яһүдләрдән тыш, мәҗүсиләр дә килгән. Алар — прозелитлар, ягъни яһүдләр динен кабул иткән кешеләр. Кайбер греклар, күрәсең прозелитлар, Филип янына килеп, Гайсәне күрәсе килгәннәре турында әйтә. Филип, бәлки, андый очрашу урынлы микән дип сорарга, Әндри янына бара. Гайсә, мөгаен, һаман да гыйбадәтханәдә, һәм греклар аны анда күрә ала.

Гайсә үзенә нибары берничә көн яшисе калганын белә, шуңа күрә ул моны бер мисал аша ачыклый: «Кеше Улының данлану вакыты җитте. Сезгә хак сүз әйтәм: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер».

Бер бодай бөртегенең кыйммәтлеге әллә ни зур түгел. Әмма ул җиргә төшеп «үлсә», бодай бөртеге булып калмаса, нәрсә була? Ул шытым җибәрә, соңрак сабак чыгара һәм аңарда күп-күп орлыклар өлгерә. Шул рәвешчә Гайсә дә — бер генә камил кеше. Ләкин ул Аллаһыга тугры калып үлсә, аның кебек фидакарьлек күрсәткән тугры кешеләр аның ярдәмендә мәңгелек тормышка ия булачак. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар».

Гайсә һичшиксез үзен генә күздә тотмый, чөнки аннары ул: «Миңа хезмәт итәргә теләүче миңа ияреп барсын. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр»,— дип әйтә. Гайсәгә ияргән һәм аңа хезмәт иткән кешеләрне нинди гаҗәеп әҗер көтә! Аллаһы аларны Патшалыкта Мәсих белән бергә булу хөрмәтенә лаеклы итәчәк.

Үзенең нык җәфаланачагы һәм газаплы үлем белән үләчәге турында уйлаганга, Гайсә болай ди: «Җаным борчыла. Нәрсә әйтим? Атам, мине бу сәгатьтән коткар». Их, моның барысыннан котылып булса иде! Ләкин бу мөмкин түгел, чөнки ул үзе болай ди: «Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә». Гайсә Аллаһының бар күрелгән чаралары белән, шул исәптән үз гомерен корбан итеп китерергә кирәк икәне белән дә риза. Маттай 21:12, 13, 18, 19; Марк 11:12—18; Лүк 19:45—48; Яхъя 12:20—27.

▪ Ни өчен Гайсә, инҗир өлгерү вакыты әле җитмәгән булса да, җимешләр табарга өметләнә?

▪ Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдәге сатучыларны «юлбасарлар» дип атый?

▪ Гайсә җиргә төшеп үлгән бодай бөртегенә нинди мәгънәдә охшаш?

▪ Гайсә үзен көткән газаплар һәм үлем турында нәрсә уйлый?