Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә яшерен генә Иерусалимга бара

Гайсә яшерен генә Иерусалимга бара

Алтмыш бишенче бүлек

Гайсә яшерен генә Иерусалимга бара

УТЫЗ ИКЕНЧЕ елның көзе, һәм Чатыр кору бәйрәме якынлашып килә. 31 елның Пасах бәйрәменнән соң яһүдләр Гайсәне үтерергә җыенгач, ул үз эшчәнлеген башлыча Гәлиләядә башкарган. Шуннан бирле, күрәсең, Гайсә Иерусалимга өч тапкыр яһүдләрнең еллык бәйрәмнәрен үткәрер өчен генә бара торган булган.

Бу юлы Гайсәнең энеләре аны: «Монда калма, Яһүдиягә бар»,— дип өнди. Иерусалим — Яһүдиянең башкаласы һәм бөтен илнең дини үзәге. Аның энеләренең фикеренчә, «танылган булырга теләгән кеше үз эшләрен яшерен башкармый».

Ягъкуб, Шимун, Йосыф һәм Яһүд, үз абыйлары Гайсәнең чынлыкта Мәсих булуына ышанмасалар да, аның бәйрәмдә җыелган бар халыкка үзенең могҗизалы көчен күрсәтүен телиләр. Әмма Гайсә анда бару куркыныч икәнен белә. «Дөньяның сезне нәфрәт итәр өчен сәбәбе юк,— дип әйтә ул,— ә мине ул нәфрәт итә, чөнки мин аның эшләренең явыз булуына шаһитлек бирәм». Шуңа күрә Гайсә үз энеләренә: «Сез бәйрәмгә барыгыз, ә мин әлегә бармый торам»,— дип әйтә.

Чатыр кору бәйрәме җиде көн үтә, ә сигезенче көнне соңгы тантаналы йолалар белән тәмамлана. Бу бәйрәм уңыш җыюның тәмамлануын күрсәтә, зур шатлык һәм рәхмәт белдерү вакыты булып тора. Гайсәнең энеләре бәйрәмгә баручы кеше төркемнәре белән Иерусалимга киткәннән соң берничә көн үткәч, Гайсә үз шәкертләре белән яшертен генә, кеше күзенә чалынмыйча, бәйрәмгә бара. Күпчелек кеше Үрдүн елгасы буйлап үткән юлдан бара, шунлыктан алар Самария аша юл тота.

Гайсә белән аның юлдашларына Самариядәге бер авылда тукталырга кирәк булганга, ул кунар урын табар өчен алдан хәбәрчеләр җибәрә. Әмма андагы кешеләр, Гайсәнең Иерусалимга юл тотканын белгәч, аны кабул итмиләр. Ачулары чыгып, Ягъкуб белән Яхъя: «Хуҗабыз, теләсәң, без күктән ут төшсен һәм аларны юк итсен, дип кушарбыз»,— диләр. Гайсә аларны моның өчен шелтәли, һәм алар икенче авылга китеп бара.

Юлда барганда аның янына бер канунчы килеп: «Остаз, син кая гына барсаң да, мин сиңа иярермен»,— дип әйтә.

— Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Кеше Улының баш төртер урыны да юк,— дип җавап бирә аңа Гайсә. Бу сүзләр буенча, канунчы Гайсәнең шәкерте булып китсә, аңа төрле авырлыклар кичерергә туры киләчәк. Әмма канунчы, күрәсең, бик горур булганга, андый тормыш юлыннан барырга әзер түгел.

Гайсә икенче бер кешегә: «Миңа ияр»,— дип әйтә.

— Өемә кайтып, башта атамны җирләргә рөхсәт ит,— дип сорый ул кеше.

— Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен,— дип җавап бирә Гайсә,— ә син бар һәм бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгын игълан ит.

Бу кешенең атасы әле үлмәгәндер, чөнки ул үлгән булса, аның улы монда Гайсәне тыңлап тормас иде. Ул кеше, күрәсең, атасы үлгәнгә кадәр көтәргә рөхсәт сорый. Ул Аллаһы Патшалыгын тормышында беренче урынга куярга әле әзер түгел.

Алар Иерусалимга юл тотканда, башка берәү Гайсәдән: «Хуҗам, мин сиңа иярермен. Ләкин башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит»,— дип сорый.

Гайсә аңа: «Кулын сабанга куеп, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел»,— дип җавап бирә. Гайсәнең шәкерте булырга теләүчеләр бар игътибарын Патшалык эшләренә тупларга тиеш. Сабанчы алга карап бармаса, буразнасы кәкре булыр. Нәкъ шулай ук артына, бу иске дөнья төзелешенә, «борылып караган» кеше мәңгелек тормышка алып баручы юлдан җиңел генә тайпылырга мөмкин. Яхъя 7:2—10; Лүк 9:51— 62; Маттай 8:19—22.

▪ Гайсә энеләренең исемнәре ничек, һәм алар аның турында ни уйлый?

▪ Ни өчен самариялеләр үзләрен тупас тота, һәм Ягъкуб белән Яхъя нәрсә эшләмәкче була?

▪ Гайсә Иерусалимга барганда, нинди өч сөйләшү була, һәм хезмәттә фидакарь рухлы булырга кирәк икәнлегенә ул ничек басым ясый?