Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә җиденче көнне өйрәтүен дәвам итә

Гайсә җиденче көнне өйрәтүен дәвам итә

Алтмыш сигезенче бүлек

Гайсә җиденче көнне өйрәтүен дәвам итә

ЧАТЫР КОРУ бәйрәменең соңгы җиденче көне бара. Гайсә гыйбадәтханәнең «иганә савытлары» торган урынында өйрәтә. Бу урын, күрәсең, хатын-кызлар ишегалды дип атала, анда сәдака тартмалары тора.

Бәйрәм вакытында һәр төн гыйбадәтханәдәге ул урын махсус рәвештә яктыртыла. Монда дүрт зур яктырткыч тора, һәрберсенең май белән тулы дүрт зур савыты бар. 16 савыттагы янып торучы майның яктылыгы зур мәйданны яктыртып тора. Гайсә: «Мин — дөнья өчен яктылык,— дип әйтә.— Миңа ияреп баручы караңгылыкта йөрмәячәк, аның тормыш бирүче яктылыгы булачак». Аның бу сүзләре тыңлаучыларына бу яктырткычларны исләренә төшерәдер.

Шулчак фарисейлар аңа: «Син үзең турында үзең шаһитлек бирәсең; синең шаһитлегең хак түгел»,— дип каршы төшә.

— Мин үзем турында үзем шаһитлек бирсәм дә, шаһитлегем хак, чөнки кайдан килеп кая баруымны беләм. Ә сез минем кайдан килеп кая баруымны белмисез,— дип җавап бирә Гайсә, ә аннары болай дип өсти: — Мин үзем турында шаһитлек бирәм, мине җибәргән Ата да минем хакта шаһитлек бирә.

— Кайда синең Атаң? — дип беләсе килә фарисейларның.

— Сез мине дә, Атамны да белмисез. Мине белсәгез, Атамны да белер идегез,— дип җавап бирә Гайсә. Фарисейлар Гайсәне һаман да кулга алырга уйлый, ләкин беркем дә аңа кагылмый.

— Мин китәм,— дип әйтә кабат Гайсә.— Мин барачак урынга килә алмассыз.

Шулчак яһүдләр болай дип гаҗәпләнә башлый: «Әллә ул үз-үзен үтерергә җыенамы? „Мин барачак урынга килә алмассыз“,— ди бит».

«Сез түбәннән, мин югарыдан,— дип аңлата Гайсә.— Сез бу дөньяныкы, мин исә бу дөньяныкы түгел». Аннары ул: «Сез минем килергә тиешле зат булуыма ышанмасагыз, гөнаһлы булып үләрсез»,— дип өсти.

Гайсә, әлбәттә, үзенең җиргә килгәнчегә кадәр күктә яшәгәне һәм вәгъдә ителгән Мәсих булганы турында әйтә. Әмма алар аңа җирәнеп карап: «Кем соң син?» — дип сорый.

Үзен кире кагуларына каршы Гайсә: «Ник әле мин сезнең белән сөйләшеп торам?» — дип әйтә. Шулай да ул болай дип дәвам итә: «Мине җибәрүче хак, һәм мин дөньяга аңардан ишеткәнне генә сөйлим... Сез Кеше Улын күтәргәч, шуны белерсез: килергә тиешле зат — мин ул, һәм мин үземнән чыгып һичнәрсә эшләмим, Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим. Мине җибәрүче минем белән. Ул мине ялгыз калдырмады, чөнки мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим».

Гайсә бу сүзләрне әйткәч, күпләр аңа иман итә башлый. Ул аларга:

— Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр,— дип әйтә.

— Без Ибраһим нәселеннән,— дип әйтә аңа каршы килүчеләр,— һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ни өчен син: «Ирекле булырсыз»,— дисең?

Яһүдләр еш кына илбасарлар хакимлеге астында булсалар да, алар беркемне дә үзләренең хуҗасы итеп танымаган. Алар үзләрен коллар дип атаудан баш тарта. Ләкин Гайсә аларны чынлыкта коллар дип атый. Нинди мәгънәдә? «Сезгә хак сүз әйтәм: кем гөнаһ кыла,— дип әйтә Гайсә,— шул — гөнаһ колы».

Гөнаһ коллары булганнарын танырга теләмичә, яһүдләр үзләрен куркыныч астына куя. «Кол өйдә мәңгегә калмый, угыл анда мәңгегә кала»,— дип аңлата Гайсә. Колның мираска хокукы булмаганга, аны теләсә кайсы вакытта куып чыгарырга мөмкиннәр. Ләкин угыл, туган яки үги, өйдә «мәңгегә», ягъни гомер буена кала.

«Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә,— дип дәвам итә Гайсә,— сез чыннан да ирекле булырсыз». Кешеләрне ирекле иткән хакыйкать — Угыл, Гайсә Мәсих, турындагы хакыйкать ул. Тик аның камил тормышының корбаны гына һәр кешене үлемгә китерүче гөнаһтан азат итә ала. Яхъя 8:12—36.

▪ Гайсә җиденче көнне кайда өйрәтә? Анда төнлә нәрсә була, һәм бу Гайсәнең өйрәтүе белән ничек бәйле?

▪ Гайсә үзенең кайдан булуы турында нәрсә әйтә, һәм бу аның кем булганын ничек ачыклый?

▪ Яһүдләр нинди мәгънәдә коллар, һәм нинди хакыйкать аларны ирекле итәчәк?