Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә җиргә ни өчен килгән?

Гайсә җиргә ни өчен килгән?

Егерме дүртенче бүлек

Гайсә җиргә ни өчен килгән?

ГАЙСӘ үзенең дүрт шәкерте белән Капернаумда үткәргән көн вакыйгаларга бик бай була. Кичен дә Капернаум халкы бөтен авыруларны аның янына китерә, һәм ул аларны савыктыра. Ялгызы гына калырга вакыт булмый.

Иртән-иртүк, әле яктырганчы ук, Гайсә торып өйдән чыга. Атасына дога кылыр өчен, ул аулак урынга бара. Ләкин ул берүзе озак булмый, чөнки Петер һәм башкалар, аның өйдә юклыгын белеп алгач, аны эзләргә чыга.

Гайсәне тапкач, Петер: «Сине барысы да эзли»,— дип әйтә. Кәпернаум халкы Гайсәнең үзләре белән калуын тели. Алар Гайсәгә кылган эшләре өчен чын күңелдән рәхмәтле! Ләкин Гайсә җиргә кешеләрне могҗизалар кылып савыктырыр өчен килгәнме? Ул үзе бу турыда нәрсә ди?

Инҗилдәге бер хәбәр буенча, Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Вәгазьләр өчен, тагын берәр җиргә, якындагы шәһәрләргә барыйк, чөнки мин шуның өчен килдем». Кешеләр Гайсәдән үзләре белән калуын үтенсәләр дә, ул аларга: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә»,— дип әйтә.

Әйе, Гайсә җиргә башлыча Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазьләргә дип килгән. Бу Патшалык аның Атасының исемен изгеләндерәчәк һәм кешелекнең барлык авырлыкларын мәңгегә юк итәчәк. Әмма Аллаһы тарафыннан җибәрелгәнен исбатлар өчен, Гайсә кешеләрне могҗизалы рәвештә савыктыра. Гасырлар элек яшәгән Муса да шул ук максат белән могҗизалар кылган.

Гайсә Кәпернаумны калдырып, вәгазьләр өчен башка шәһәрләргә киткәндә, аның белән бергә дүрт шәкерте дә — Петер, аның энесе Әндри һәм Яхъя белән аның бертуган абыйсы Ягъкуб бара. Исеңдәдер, бер атна элек Гайсә аларны үзенең беренче хезмәттәшләре итеп чакырган иде.

Гайсә белән аның дүрт шәкертенең Гәлиләядәге вәгазьләү сәяхәте искиткеч уңышлар китерә! Аның эшләре турында хәтта бөтен Суриядә дә билгеле була. Гәлиләя, Яһүдия һәм Үрдүн елгасының икенче ягында яшәүче күп кенә кешеләр Гайсә белән аның шәкертләренә иярә. Марк 1:35—39; Лүк 4:42, 43; Маттай 4:23—25; Чыгыш 4:1—9, 30, 31.

▪ Гайсәнең Кәпернаумдагы вакыйгаларга бай көненнән соңгы иртәдә нәрсә була?

▪ Ни өчен Гайсә җиргә җибәрелгән булган, һәм ул кылган могҗизаларның максаты нинди?

▪ Гайсә белән Гәлиләягә вәгазьләргә кемнәр бара, һәм Гайсә эшчәнлегенең нәтиҗәсе нинди?