Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә үз дошманнарын хөкем итә

Гайсә үз дошманнарын хөкем итә

Йөз тугызынчы бүлек

Гайсә үз дошманнарын хөкем итә

ГАЙСӘ үзенә каршы килүчеләрне тәмам аптырашта калдырган, алар хәтта аңардан нәрсә дә булса сораштырырга батырчылык итми. Шуңа күрә хәзер ул үзе аларның наданлыгын фаш итә.

— Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы? — дип сорый ул.

— Давытның,— дип җавап бирә фарисейлар.

Гайсә дә Мәсихнең борынгы бабасы Давыт икәнен белә. Ул болай ди: «Ни өчен соң, алайса, Давыт [109 нчы Мәдхиядә], изге рух ярдәмендә, аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән“? Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?»

Фарисейлар дәшми, чөнки алар Мәсихнең яки майланган затның чынлыкта кем икәнен белми. Алар, күрәсең, Мәсих Давытның токымы гына дип уйлый. Ә Мәсих әле Давытка кадәр күктә яшәгән һәм аңардан бөегрәк, ягъни аның Хуҗасы булган.

Фарисейлар һәм канунчылар «Муса урынына» утырып Аллаһы Канунына өйрәтә. Шуңа күрә Гайсә халыкка һәм үз шәкертләренә: «Алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез»,— дип әйтә. «Әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтәләр, әмма үзләре үтәмиләр»,— дип өсти ул.

Алар икейөзлеләр, һәм Гайсә фарисейларны моның өчен хөкем итә. Ул аларны инде айлар элегрәк бер фарисей өендә кунак булганда хөкем иткән иде. «[Алар] нәрсә генә эшләсәләр дә, кеше күрсен дип эшлиләр»,— дип әйтә ул һәм моңа мисаллар китерә.

Алар «Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр». Маңгайга я кулга тагып йөртелгән чагыштырмача кечкенә бу тартмачыкларга Кануннан дүрт өзек салынган: Чыгыш 13:1—10; 11—16; Канун 6:4—9; 11:13—21. Әмма фарисейлар Канунга карата ашкынучан икәннәрен күрсәтергә теләп, бу тартмачыкларны зурайта.

Алар шулай ук «киемнәренең чукларын озынайталар». Саннар 15:38—40 буенча, исраиллеләр киемнәренең итәкләренә чуклар тагарга тиеш, ләкин фарисейлар үз чукларын башкаларныкына караганда озынрак итә. Барысы да күз буяу өчен генә! «[Алар] иң хөрмәтле урыннарны... яраталар»,— дип әйтә Гайсә.

Шунысы үкенеч, хәтта аның шәкертләренә дә күренекле булу теләге йоккан. Шуңа күрә ул аларга мондый киңәш бирә: «Ә сез үзегезне остаз дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр. Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз бар. Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар». Шәкертләр беренче булу теләгеннән арынырга тиеш! «Арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын»,— дип үгетли Гайсә.

Аннары ул канунчыларны һәм фарисейларны кат-кат икейөзлеләр дип атап, аларга бер-бер артлы кайгы игълан итә. Гайсәнең сүзләре буенча, алар «кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп» куялар, «тол хатыннарның йортларын талыйлар һәм кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар».

«Кайгы сезгә, сукыр җитәкчеләр!» — дип әйтә Гайсә. Ул фарисейларны рухи кыйммәтлекләре булмаганы өчен хөкем итә. Бу аларның үзбелдегенчә нәрсәне мөһимрәк дип санауларыннан күренә. Мәсәлән, алар: «Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш»,— дип әйтә. Алар гыйбадәт кылу урынының рухи яктан кыйммәтле булуына түгел, ә гыйбадәтханәнең алтынына күбрәк игътибар биреп, үзләренең рухи яктан сукыр булганын күрсәтә.

Аннары Гайсә кабат фарисейларны хөкем итә, чөнки алар кечкенә үсемлекләрнең уннан бер өлешен түләүгә зур әһәмият бирә, ә «Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны» кире кага.

Гайсә фарисейларны «черкине сөзеп алучы, ә дөяне йотучы сукыр җитәкчеләр» дип атый. Алар черкине шәрабтан аның бөҗәк булганы өчен генә түгел, ә йола буенча нәҗес булганы өчен сөзеп ала. Әмма аларның Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне санга сукмавын дөяне йоту белән чагыштырып була; ул да йола буенча нәҗес дип саналган хайван. Маттай 22:41—23:24; Марк 12:35—40; Лүк 20:41—47; Левиләр 11:4, 21—24.

▪ Гайсә фарисейлардан Давытның 109 нчы Мәдхиядә әйткән сүзләре турында сорагач, ни өчен алар дәшми?

▪ Ни өчен фарисейлар Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын зурайта һәм күлмәк итәкләрендәге чукларны озынайта?

▪ Гайсә үзенең шәкертләренә нинди киңәш бирә?

▪ Фарисейлар үзбелдегенчә нәрсә билгели, һәм Гайсә аларны мөһимрәк нәрсәләрне кире какканы өчен ничек хөкем итә?