Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә һәм бер яшь идарәче

Гайсә һәм бер яшь идарәче

Туксан алтынчы бүлек

Гайсә һәм бер яшь идарәче

ГАЙСӘ Перея өлкәсе аша Иерусалимга барганда аның янына бер яшь кеше йөгереп килә дә, алдына тезләнә. Бу кешене идарәче дип атыйлар, чөнки ул, күрәсең, синагогада күренекле урын тота я хәтта Югары киңәшмә әгъзасы. Ул шулай ук бик бай да. «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорый ул.

— Ни өчен син мине игелекле дип атыйсың? — дип әйтә Гайсә,— Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк. Күрәсең, бу яшь кеше «игелекле» дигән сүзне титул буларак куллана, шуңа күрә Гайсә андый исемгә Аллаһы гына ия була ала дип әйтә.

— Мәңгелек тормышка ия буласың килсә,— дип дәвам итә Гайсә,— әмерләрне үтәп яшә.

— Ниндиләрен? — дип сорый теге яшь кеше.

Гайсә җавап итеп Ун әмернең бишесен өземтә итеп китерә: «Кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлек бирмә, ата-анаңны хөрмәт ит». Ә аннары ул тагы да мөһимрәк әмерне өстәп әйтә: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат».

«Остаз, мин боларның барысын да яшь чактан ук үтәп киләм,— дип ихластан әйтә яшь кеше.— Миңа тагын нәрсә эшләргә?» — дип сорый ул.

Бу кешенең эчкерсез үтенеп соравын күреп, Гайсә аңа ярату тулы караш белән карап куя. Ләкин Гайсә аның йөрәгендә байлыкка карата ярату булганын сизеп ала һәм шуңа күрә болай ди: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: бар, үзеңдә булганны сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә, миңа ияр».

Бу кеше кайгыга төшеп китеп бара. Гайсә, һичшиксез, кызгану хисе белән аңа карап кала. Байлык аның күзләрен томалаганга, бу бай кеше чын хәзинәнең кыйммәтлегенә төшенә алмый. «Бай кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!» — дип көенеп әйтә Гайсә.

Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, шәкертләр шакката. Ләкин алар Гайсәнең: «Балалар, Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен! Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк»,— дип әйтүенә тагы да ныграк гаҗәпләнә.

— Алайса, кем котылып кала алыр? — дип сорый шәкертләр.

— Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала,— дип әйтә аларга карап Гайсә.

Гайсәнең шәкертләре бөтенләй икенче төрле сайлау ясаганнар. Моңа игътибар итеп, Петер болай ди: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?»

«Кеше Улы шөһрәтле тәхетенә утыргач, Аллаһы бар нәрсәне яңартачак. Шул вакытта сез дә, миңа иярүчеләр, унике тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең унике кабиләсен хөкем итәчәксез»,— дип вәгъдә итә Гайсә. Әйе, аның сүзләре буенча, Аллаһы бар нәрсәне, ягъни җирдәге шартларны яңартачак. Анда Гадән бакчасында кебек булачак. Петер һәм башка шәкертләр исә үз әҗерләрен алачак: алар Мәсих белән бергә Оҗмахка әйләндерелгән Җир белән идарә итәчәк. Андый зур әҗер, һичшиксез, бернәрсә белән дә чагыштырмаслык фатиха!

Әмма, Гайсәнең ышандырырлык итеп әйткән сүзләреннән күренгәнчә, шәкертләр инде хәзер фатихаларга ия: «Йортын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әнисен, я әтисен, я балаларын, я басуларын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта йөз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар һәм басулар алачак, шул ук вакыт эзәрлекләүләргә дә дучар булачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак».

Гайсә вәгъдә иткәнчә, аның шәкертләре кая гына бармасын, һәр җирдә аларның имандашлары булачак; һәм алар белән мөнәсәбәтләр туганлык мөнәсәбәтләренә караганда тыгызрак һәм кадерлерәк булачак. Бу яшь бай идарәче, күрәсең, бу әҗерне дә һәм Аллаһының күктәге Патшалыгында мәңгелек яшәү әҗерен дә югалта.

Аннары Гайсә болай дип өсти: «Беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр». Бу нәрсә аңлата?

Гайсәнең сүзләре буенча, «беренче» булып дини өстенлекләрдән файдаланган күпләр, мәсәлән бу бай яшь идарәче, Патшалыкка кермәячәк. Алар «ахыргы» булачак. Ләкин «ахыргылар» булган күпләр, шул исәптән Гайсәнең басынкы шәкертләре, «беренче» булып китәчәк. Үз-үзләреннән канәгать булган фарисейлар аларны җир кешеләре, ягъни ам-хаа́ретс дип саный. Аларның «беренче» булып китүләре нәрсә аңлата? Аларга хөрмәт күрсәтеләчәк: алар Патшалыкта Мәсих белән хакимдәшләр булачак. Марк 10:17—31; Маттай 19:16—30; Лүк 18:18—30.

▪ Ни өчен яшь бай кешене идарәче дип атыйлар?

▪ Ни өчен Гайсә «игелекле» дигән титулны кабул итми?

▪ Яшь идарәченең мисалыннан күренгәнчә, байлыкка ия булуның нинди куркыныч ягы бар?

▪ Гайсә үзенең шәкертләренә нинди әҗер бирергә вәгъдә итә?

▪ Беренчеләр ничек ахыргы, ә ахыргылар ничек беренче булып китә?