Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә һәм йолдызчылар

Гайсә һәм йолдызчылар

Җиденче бүлек

Гайсә һәм йолдызчылар

КӨНЧЫГЫШТАН берничә ир-ат килә. Бу — йолдызчылар, йолдызларның торышына карап күрәзәлек итүче кешеләр. Әле Көнчыгышта булганда, алар яңа йолдыз күреп алган һәм аңа ияреп, Иерусалимга таба йөзләрчә километр үткән.

Иерусалимга килеп җиткәч, йолдызчылар: «Яһүдләрнең яңа туган патшасы кайда? — дип сорый.— Без көнчыгышта булганда, аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга дип килдек».

Һируд патша, бу турыда ишеткәч, хафага төшә. Ул баш руханиларны чакырып, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сораша башлый. Язмаларга нигезләнеп, алар: «Бәйтлеһемдә»,— диләр. Шул чакта Һируд йолдызчыларны үзенә чакыртып, аларга: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез, минем дә барып аңа сәҗдә кыласым килә»,— дип әйтә. Чынлыкта исә Һируд баланы үтерергә тели!

Йолдызчылар киткәч, гаҗәеп бер хәл була. Алар Көнчыгышта күргән йолдыз аларның алларыннан бара. Билгеле, бу гади генә йолдыз түгел, ә аларга юл күрсәтер өчен махсус кабызылган йолдыз. Йолдызчылар, ул Йосыф белән Мәрьям торган өй өстендә туктаганчы, аңа ияреп бара.

Өйгә кергәч, йолдызчылар Мәрьямне һәм аның кечкенә баласы Гайсәне күрә. Алар, бала каршына тезләнеп, сәҗдә кыла һәм аңа алтын, ладан һәм мирра бүләк итә. Аннары, баланың кайда икәнлеге турында сөйләргә дип, Һируд янына барырга ниятләгәндә, төшләрендә алар Аллаһыдан моны эшләмәскә дигән кисәтү ала. Шуңа күрә алар үз илләренә башка юл белән кайтып китә.

Синеңчә, йолдызчыларга юл күрсәткән бу йолдызны кем кулланган? Исеңдәдер, бу йолдыз аларны турыдан-туры Бәйтлеһемгә Гайсә янына түгел, ә Иерусалимга Гайсәне үтерергә теләгән Һируд патша янына алып килгән. Аллаһы бу хәлгә катнашмаган булса һәм йолдызчыларны Иерусалимга кире кайтмаска дип кисәтмәгән булса, Һируд шулай эшләр иде дә. Гайсәне Аллаһының дошманы Шайтан Иблис үтерергә теләгән, нәкъ ул үз ниятен үтәр өчен бу йолдызны кулланган. Маттай 2:1—12; Михей 5:2.

▪ Йолдызчылар күргән йолдызның гади булмаганы нәрсәдән күренә?

▪ Йолдызчылар Гайсәне эзләп кая килә?

▪ Ни өчен йолдызчыларга юл күрсәткән йолдызны Шайтан эше дип әйтеп була?