Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Әрихәдә өйрәтә

Гайсә Әрихәдә өйрәтә

Туксан тугызынчы бүлек

Гайсә Әрихәдә өйрәтә

ТИЗДӘН Гайсә һәм аның белән барган кешеләр Әрихәгә килеп җитә. Бу шәһәр Иерусалимнан бер көнлек юл чамасы ераклыкта урнашкан. Әрихә, күрәсең, иске һәм яңа шәһәрләрдән тора: иске яһүди шәһәр яңа римлылар шәһәреннән якынча километр ярым ераклыкта урнаша. Халык иске шәһәрдән чыгып, яңасына якынлашкан арада, юл чатында утырган ике сукыр фәкыйрь шау-шу ишетә. Аларның берсе Бартимәй исемле.

Бартимәй һәм аның иптәше Гайсәнең үтеп баруы хакында белеп ала һәм: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлый. Халык аларга дәшмәскә кушкач, алар тагын да ныграк кычкыра башлый: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!»

Кычкыру тавышларын ишеткәч, Гайсә туктый. Ул аларны чакырырга куша. Кешеләр сукырлар янына барып, аларның берсенә: «Кыю бул! Тор, ул сине чакыра»,— ди. Бик каты дулкынланып, сукыр кеше өске киемен салып ташлый һәм сикереп торып, Гайсә янына бара.

— Сезгә нәрсә эшләвемне телисез? — дип сорый Гайсә.

— Хуҗабыз, күзләребез күрә башласын иде,— дип үтенә теге ике сукыр.

Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагыла. Марк бәян иткәнчә, Гайсә аларның берсенә: «Бар. Иманың сине савыктырды»,— дип әйтә. Сукырларның шундук күзләре ачыла, һәм алар Аллаһыны данлый башлый. Булган хәлне күргәч, халык та Аллаһыга дан китерә. Бартимәй иптәше белән шунда ук Гайсәгә ияреп китә.

Гайсә Әрихә шәһәре аша үтеп барганда, дөнья хәтле халык җыела. Һәрберсенең сукырларны савыктырган кешене үз күзләре белән күрәсе килә. Кешеләр Гайсәне уратып ала, һәм шунлыктан кайберәүләр аны хәтта читтән генә дә күрә алмый. Алар арасында Заккай атлы бер кеше бар. Ул — Әрихәдә һәм аның тирәсендәге шәһәр-авылларда салым җыючыларның башлыгы. Заккай кыска буйлы, шуңа күрә нәрсә булганын күрми.

Шуңа күрә Заккай алга йөгереп, Гайсә үтәчәк юл кырыенда үсеп утырган кыргый инҗир агачына менеп утыра. Уңай урыныннан ул барысын яхшы күрә. Кешеләр агачка якынлашканда Гайсә, югарыга карап: «Заккай, тизрәк төш, чөнки мин бүген синең йортыңда тукталырга тиеш»,— дип әйтә. Заккай тиз генә агачтан төшә дә, данлыклы кунакны үзендә кабул итәргә әзерләнер өчен, шатланып өенә кайтып китә.

Әмма халык зарлана башлый. Алар Гайсә андый кешегә кунакка барырга тиеш түгел дип саный. Чөнки Заккай салым җыю эшендә намуссыз булып кешеләрне талаганга баеп киткән.

Күпләр Гайсәгә ияреп бара һәм, ул Заккай йортына кергәч: «Ул гөнаһ кылучының өенә кунак булып керде»,— дип зарлана башлый. Әмма Гайсә Заккайның тәүбә итәчәген сизеп ала. Һәм ул хак булып чыга, чөнки Заккай тора да, болай ди: «Хуҗам, милкемнең яртысын ярлыларга бирермен һәм берәрсеннән ялган гаепләүләргә нигезләнеп берәр нәрсә талап алган булсам, дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен».

Заккай үз милкенең яртысын ярлыларга бирә, ә икенче яртысын талап алган кешеләргә кайтара. Моның белән ул эчкерсез тәүбә иткәнен күрсәтә. Күрәсең, Заккай салым җыю белән бәйле язуларыннан үзе талаган кешеләргә күпме бурычлы икәнен санап чыгара ала. Ул, Аллаһының Канунында әйтелгәнчә, аларга дүрт тапкыр күбрәк кайтарырга ант итә. Анда болай диелә: «Кем дә кем... сарык урлап суйса яки сатса, урлаган... бер сарык өчен дүрт сарык түләргә тиеш».

Заккайның биргән вәгъдәсе Гайсәне шатландыра. Гайсә болай ди: «Бүген бу йортка котылу килде, чөнки ул да Ибраһим улы. Кеше Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде бит».

Күптән түгел генә Гайсә югалганнарның хәлен сурәтләр өчен, юлдан язган угыл турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән иде. Хәзер андый «югалганның» берсе эзләп табыла. Моны без тормышта булган шушы очрактан күрәбез. Дини җитәкчеләр һәм аларның иярченнәре Гайсәнең Заккай кебек кешеләргә игътибар иткәненнән зарлана. Әмма Гайсә Ибраһимның югалган угылларын эзләвен һәм туры юлга бастыруын дәвам итә. Маттай 20:29—34; Марк 10:46—52; Лүк 18:35—19:10; Чыгыш 22:1.

▪ Гайсә ике сукыр фәкыйрьне кайда очрата, һәм ул алар өчен нәрсә эшли?

▪ Заккай кем ул, һәм ни өчен ул агачка менеп утыра?

▪ Заккайның тәүбәгә килүе нәрсәдән күренә?

▪ Гайсәнең Заккай белән мөгамәлә итүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?