Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә
Җитмеш икенче бүлек
Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә
ХӘЗЕР 32 елның көзе. Гайсәнең суга чумдырылуыннан соң өч ел үткән. Ул күптән түгел генә үз шәкертләре белән Иерусалимда Чатыр кору бәйрәмендә булган, һәм алар, күрәсең, һаман да каядыр шәһәр тирәсендә. Гайсә үз хезмәтенең калган алты аеның күбесен я Яһүдиядә, я Үрдүн елгасы аръягында Перея өлкәсендә үткәрә. Бу җирләрдә дә яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш.
Әйе, 30 елның Пасах бәйрәменнән соң Гайсә якынча сигез ай Яһүдиядә вәгазьләгән. Ләкин 31 елның Пасах бәйрәмендә яһүдләр аны үтерергә җыенгач, ул ел ярым Гәлиләядә генә өйрәткән диярлек. Бу вакыт эчендә ул күп кенә яхшы өйрәтелгән вәгазьчеләр әзерләгән. Хәзер ул Яһүдиядә соңгы вәгазь эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.
Башта Гайсә 70 шәкерт сайлап, аларны икешәр-икешәр итеп бүлә. Шулай итеп 35 пар вәгазьче ул җирдә вәгазьли башлый. Алар Гайсә үзенең рәсүлләре белән барырга җыенган һәр шәһәргә һәм һәр урынга алардан алда бара.
Гайсә 70 шәкертенә синагогаларга түгел, ә кешеләрнең өйләренә барырга куша: «Кайсы гына йортка керсәгез дә, иң элек: „Бу йортка иминлек булсын“,— диегез. Анда тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр». Алар нәрсә турында сөйләргә тиеш? «„Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты“,— дип сөйләп йөрегез»,— дип әйтә Гайсә. Бер басмада 70 шәкертнең эшчәнлеге турында болай диелә: «Үз хуҗалары кебек, алар кая гына барсалар да, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәннәр» («Matthew Henry’s Commentary»).
Гайсәнең 70 шәкертенә биргән күрсәтмәләре якынча бер ел элек Гәлиләя буйлап вәгазьләргә җибәргән 12 рәсүленә биргән күрсәтмәләргә охшаш. 70 шәкертен өй хуҗалары белән яхшы хәбәр хакында сөйләшү башларга өйрәткәндә, Гайсә кайберәүләрнең аларга каршы киләчәге турында кисәтеп кенә калмый, ә авыруларны савыктыру өчен вәкаләт тә бирә. Шулай итеп, кешеләр шәкертләрнең шундый гаҗәеп эшләр башкарганын күреп, аларның Хуҗасы шул җирләргә килгәч, аны чын күңелдән кабул итәчәк.
70 шәкертнең вәгазьләве һәм Гайсәнең аннан соңгы эшчәнлеге чагыштырмача кыска вакыт дәвам итә. Тиз арада 70 Патшалык вәгазьчесе Гайсә янына әйләнеп кайта. «Хуҗабыз,— дип сөйли алар шатлана-шатлана,— без синең исемеңне куллангач, безгә хәтта җеннәр дә буйсына». Андый искитәрлек хезмәт нәтиҗәләре Гайсәне һичшиксез сөендерә. Ул аларга болай ди: «Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем. Мин сезгә еланнарны, чаяннарны таптарга... хакимлек бирдем».
Гайсә, ахыр заман вакытында Аллаһы Патшалыгы туганнан соң, Шайтанның үз фәрештәләре белән бергә җиргә ыргытылачагын белә. Һәм хәзер гади кешеләрнең җеннәрне куып чыгаруы моның һичшиксез булачагына тагын бер дәлил булып тора. Шуңа күрә Гайсә Шайтанның киләчәктә җиргә ыргытылуы турында һичшиксез булачак вакыйга итеп сөйли. Димәк, Гайсәнең 70 шәкертенә «еланнарны, чаяннарны таптарга... хакимлек бирдем» дип әйткән сүзләре символик мәгънә йөртә. Шулай да Гайсә болай ди: «Рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз».
Гайсә бик куана һәм барысы алдында Атасын шундый куәтле эшләрне башкаруда үзенең басынкы хезмәтчеләрен кулланганы өчен данлый. Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Сез күрә торган нәрсәләрне күрүче күзләр бәхетле. Сезгә шуны әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм патшаларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәделәр; һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәделәр». Лүк 10:1—24; Маттай 10:1— 42; Ачылыш 12:7—12.
▪ Үз хезмәтенең беренче өч елында Гайсә кайда вәгазьләгән, һәм соңгы алты ай ул нинди җирләрдә хезмәт итә?
▪ Гайсә 70 шәкертенә кешеләрне кайда эзләргә куша?
▪ Ни өчен Гайсә «Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем» дип әйтә?
▪ Нинди мәгънәдә 70 шәкерт еланнарны, чаяннарны таптый ала?