Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Горурлар һәм басынкылар

Горурлар һәм басынкылар

Утыз тугызынчы бүлек

Горурлар һәм басынкылар

ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯ турында яхшы сүзләр әйткәннән соң, Гайсә үзенең тирә-ягындагы горур һәм үҗәт кешеләр турында болай ди: «[Бу буын] базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: „Без сезгә флейтада уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәкләрегезгә сукмадыгыз“».

Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән? Ул болай дип аңлата: «Яхъя килде, ашамый, эчми, ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. Кеше Улы килде, ашый да, эчә дә, ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“,— диләр».

Кешеләргә ярап булмый. Аларга бернәрсә дә ошамый. Яхъя нәзир булган һәм аскетларча тормыш итеп, фәрештәнең күрсәтмәсе буенча «шәраб һәм бернинди исерткеч эчемлек» эчмәгән. Әмма кешеләр ул җенле дип әйтә. Гайсә исә башка кешеләр кебек яши, кырыс тормыш алып бармый, ә аны чаманы белмәүдә гаеплиләр.

Бу кешеләргә ярау бик авыр! Алар «иптәшләре» флейтада уйнаганда биергә теләмәгән һәм үкереп елаганда кайгырмаган балаларга охшаш. Шулай да Гайсә болай ди: «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә». Әйе, дәлилләр — эшләр — Яхъяга һәм Гайсәгә ташланган гаепләрнең ялган булганын ачык итеп күрсәтә.

Аннары Гайсә үзенең «кодрәтле эшләренең күбесен күргән» өч шәһәрне — Хоразин, Битсәидә һәм Кәпернаумны шелтәли. Гайсәнең сүзләре буенча, бу кодрәтле эшләрне ул Финикия шәһәрләрендә, Тир белән Сидонда, башкарган булса, алар матәм киеме киеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде. Кәпернаумны (анда, күрәсең, ул хезмәт итү дәверендә туктала торган булган) хөкем итеп, Гайсә: «Хөкем көнендә Содом җиренә сиңа караганда җиңелрәк булачак»,— дип әйтә.

Аннан соң Гайсә башкалар алдында үзенең күктәге Атасын данлый. Моны эшләргә аны Аллаһының кыйммәтле рухи хакыйкатьләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, басынкыларга, «балаларга» ачып бирүе дәртләндерә.

Ахырда Гайсә мондый эчкерсез сүзләр әйтә: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел».

Гайсә кешеләрнең җаннарын ничек яңарта? Ул дин җитәкчеләре кешеләр өстенә йөкләгән гореф-гадәтләр коллыгыннан, шул исәптән Шимбә көненә кагылышлы чикләүләрдән азат итә. Ул шулай ук сәяси хакимият изүе астында интеккән һәм кылган гөнаһлары аркасында вөҗданнары газаплаган кешеләргә җиңеллек табарга ярдәм итә. Ул андый кешеләргә гөнаһлары ничек кичерелә алганын аңлаткан һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ничек ия булырга икәнен ачкан.

Гайсәнең уңайлы камыты — кызганучан, мәрхәмәтле күктәге Атабызга хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче Аллаһыга багышлану. Ә Гайсә тәкъдим иткән җиңел йөк — тормышка ирешер өчен Аллаһының Изге Язмаларда язылган таләпләренә буйсынып яшәү. Бу таләпләргә буйсыну бер дә авыр түгел. Маттай 11:16—30; Лүк 1:15; 7:31—35; 1 Яхъя 5:3.

▪ Гайсәнең горур һәм үҗәт замандашлары нинди мәгънәдә балаларга охшаш?

▪ Гайсәне күктәге Атасын данларга нәрсә дәртләндерә?

▪ Кешеләр нәрсә аркасында интегеп яши, һәм Гайсә аларга нәрсә тәкъдим итә?