Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гәлиләя диңгезе буенда

Гәлиләя диңгезе буенда

Йөз утызынчы бүлек

Гәлиләя диңгезе буенда

ГАЙСӘНЕҢ сүзләрен үтәп, рәсүлләр Гәлиләягә кайта, әмма нәрсә эшләргә икәнен белми. Бераздан Петер: «Мин балык тотарга барам»,— ди. Ул бу сүзләрне Томас, Натанаил, Ягъкуб, аның бертуганы Яхъяга һәм башка ике рәсүлгә әйтә.

— Без дә синең белән барабыз,— ди аңа алты рәсүл.

Төне буе тырышсалар да, алар бернәрсә дә тота алмый. Таң атканда яр буенда Гайсә күренә, әмма алар аны танымый. Ул аларга: «Балалар, ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип кычкыра.

— Юк,— дип җавап бирә тегеләре.

— Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, шунда тотарсыз,— ди Гайсә аларга. Алар ятьмәне салгач, аңа эләккән балык күп булганлыктан, тартып чыгара алмыйлар.

— Бу — Хуҗабыз,— дип кычкыра Яхъя.

Моны ишеткәч, Петер, ялангач булганга, өс киемен кия дә, суга сикерә. Ярга кадәр якынча 100 метрны ул йөзеп үтә. Ә башка шәкертләр балык тулы ятьмәне сөйрәп, көймә белән ярга таба китәләр.

Ярга чыккач, алар учак, күмерләр өстенә салынган балык һәм икмәк күрәләр. Гайсә аларга: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда алып килегез»,— ди. Шунда Петер көймә эченә кереп, ятьмәне ярга өстерәп чыгара. Анда 153 зур балык була!

— Килегез, ашап алыгыз,— ди аларга Гайсә.

Аларның берсе дә: «Син кем?» — дип сорарга батырчылык итми, чөнки алар аның Гайсә икәнен белә. Бу Гайсәнең үз шәкертләренә инде җиденче, ә рәсүлләренә өченче күренүе. Ул аларга ашарга әзерли һәм һәрберсенә икмәк белән бер кисәк балык бирә.

Ашап алганнан соң, Гайсә, мөгаен, тотылган балыкларга карап, Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорый. Гайсәнең «син күбрәк балык тотаргамы, я мин синең өчен әзерләгән хезмәтне яратасыңмы» дип сорыйсы килә.

— Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле,— дип җавап бирә Петер.

— Бәрәннәремне тукландыр,— ди аңа Гайсә.

Ул аңардан кабат, икенче тапкыр: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорый.

— Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле,— дип җавап бирә Петер.

— Бәрәннәремне көт,— дип әйтә аңа Гайсә.

Шунда ул аңардан өченче мәртәбә: «Яхъя улы Шимун, мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорый.

Петер кайгыга төшә. Ул, бәлки, Гайсә аның тугрылыгында шикләнә дип уйлый торгандыр. Ул бит суд үткәндә һәм Гайсә тормышы куркыныч астында булганда аңардан өч тапкыр ваз кичкән иде. Шуңа күрә Петер: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле, син минем өчен бик кадерле икәнен беләсең»,— ди.

— Бәрәннәремне тукландыр,— дип әйтә аңа Гайсә өченче тапкыр.

Шулай итеп Гайсә Петергә әйткән сүзләре белән башка шәкертләренә алар нинди эшне башкарырга тиеш икәнен күрсәтә. Ул тиздән җирне калдырып китәчәк һәм шәкертләренә Аллаһы көтүенә киләчәк кешеләр турында кайгыртырга куша.

Гайсә үзенә Аллаһы тарафыннан тапшырылган эшне башкарганга күрә, кулга алынып үтерелгән булган. Хәзер ул Петергә дә моны татырга туры киләчәк икәнен күрсәтә. «Яшь чагыңда,— дип әйтә ул аңа,— син киенеп, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр». Әйе, Петерне җәзалап үтерәчәкләр, әмма Гайсә аңа: «Алга таба да миңа ияр»,— ди.

Петер, борылып карагач, Яхъяны күрә һәм: «Хуҗам, аның белән нәрсә булачак?» — дип сорый.

«Мин килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың? Син миңа ияреп йөр»,— ди аңа Гайсә. Шуңа күрә шәкертләрнең күпләре рәсүл Яхъя үлмәячәк дип уйлый башлый. Әмма, рәсүл Яхъя үзе соңрак аңлатканча, Гайсә, ул үлмәячәк, димәгән, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» — дигән.

Соңрак Яхъя мондый мөһим сүзләр язып куя: «Гайсә башка күп эшләр дә башкарды. Аларның һәммәсе турында җентекләп язылса, язылган төргәкләр дөньяга сыймас иде дип уйлыйм». Яхъя 21:1—25; Маттай 26:32; 28:7, 10.

▪ Ни өчен рәсүлләр Гәлиләядә нәрсә эшләргә икәнен белмәгән дип әйтеп була?

▪ Гәлиләя диңгезе буенда рәсүлләр Гайсәне нәрсәдән таный?

▪ Гайсә үледән терелтелгәннән соң ничә тапкыр күренә?

▪ Гайсә рәсүлләргә башкарачак хезмәтләрен кемнең мисалы аша һәм ничек күрсәтә?

▪ Петернең үлеме турында Гайсә нәрсә әйтә?

▪ Күп кенә шәкерт Гайсәнең Яхъя турында әйткән нинди сүзләрен дөрес аңламый?