Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге

Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге

Туксан дүртенче бүлек

Дога кылуның һәм басынкы булуның мөһимлеге

ЭЛЕГРӘК, Яһүдиядә, Гайсә, өзлексез дога кылуның мөһимлегенә басым ясар өчен, бер мисал сөйләгән иде. Хәзер, Иерусалимга соңгы мәртәбә барганда, Гайсә кабат бертуктаусыз дога кылырга кирәклеге турында әйтә. Гайсә һаман да, күрәсең, Самариядә я Гәлиләядә, һәм ул үз шәкертләренә мондый мисал сөйли:

«Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне хөрмәт итмәүче бер хөкемче яшәгән. Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм шул хөкемче янына өзлексез йөреп: „Дәгъвачым белән миңа гадел карар чыгар“,— дип әйтә торган булган. Берникадәр вакыт ул ризалашмаган, әмма соңрак эчтән генә болай дигән: „Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне хөрмәт итмәсәм дә, бу тол хатын мине һәрвакыт борчып йөргәнгә, мин аны гадел хөкем итәчәкмен, югыйсә йөри-йөри интектереп бетерәчәк“ ».

Аннары Гайсә бу мисалны аңлатыр өчен болай ди: «Гаделсез хөкемченең нәрсә әйткәнен ишетәсезме? Ә Аллаһының аны көне-төне чакыручы сайланганнары турында нәрсә әйтеп була? Әллә Аллаһы алар хакына, алар белән түземле булып, гаделлек урнаштырмасмы?»

Гайсәнең бу мисал белән Йәһвә Аллаһы бу гаделсез хөкемчегә охшаш дип әйтәсе килми, юк. Аның сүзләре буенча, әгәр хәтта гаделсез хөкемче өзлексез үтенечләргә җавап биргән икән, гадел һәм игелекле Аллаһы һичшиксез үз халкының өзлексез догаларына җавап бирәчәк. Шуңа күрә Гайсә болай дип дәвам итә: «Сезгә шуны әйтәм: [Аллаһы гаделлек] урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак».

Гади һәм ярлы кешеләр еш кына гаделлек таба алмый, ә хакимлеккә ия һәм бай кешеләргә еш кына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Аллаһы исә явызларга гадел җәза бирәчәк, ә үз хезмәтчеләренә гаделлек күрсәтеп, мәңгелек тормыш бүләк итәчәк. Ләкин Аллаһының тоткарланмыйча гаделлекне урнаштырачагына күпләр ышанамы?

Аеруча дога кылу белән бәйле иманны күздә тотып Гайсә болай дип сорый: «Шулай да Кеше Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?» Гайсә бу сорауга җавап бирмәсә дә, моны, күрәсең, болай дип аңлап була: Мәсих Патша булып килгәч, андый иманлы кешеләр күп булмаячак.

Гайсәнең тыңлаучылары арасында кайберәүләр үз иманнарын кимчелексез дип саный. Алар үзләрен тәкъва дип исәпли һәм үзләрен башкалардан өстен тота. Хәтта Гайсәнең кайбер шәкертләре дә, бәлки, үзләрен шулай тотадыр. Гайсә андый кешеләргә мондый мисал сөйли:

«Ике кеше дога кылу өчен гыйбадәтханәгә кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы. Фарисей, басып, эчтән генә болай дип дога кыла башлаган: „Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, бар табышымның уннан бер өлешен бирәм“ ».

Фарисейлар үз тәкъвалыкларын башкаларга күрсәтеп, аларны гаҗәпләндерергә омтыла. Алар үзлегеннән дүшәмбе белән пәнҗешәмбене ураза көннәре итеп урнаштырган; алар хәтта кечкенә үсемлекләрнең дә уннан бер өлешен төгәл итеп бирәләр. Берничә ай элегрәк аларның гади халыкка җирәнеп каравы Чатыр кору бәйрәмендә ачык күренгән иде. Алар болай дигән: «Канунны [фарисейлар күзлегеннән аңлатылган Канунны] белмәүче бу халык ләгънәт ителгән».

Мисалны дәвам итеп, Гайсә андый «ләгънәт ителгән» бер кеше турында болай ди: «Ә салым җыючы читтәрәк торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән, әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул“,— дигән». Салым җыючы үз хаталарын басынкы гына таный, шуңа күрә Гайсә болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: бу кеше үз өенә үзен беренчесенә караганда күпкә тәкъварак итеп күрсәтеп кайтып киткән, чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».

Шулай итеп Гайсә кабат басынкы булуның никадәр мөһим икәненә басым ясый. Гайсәнең шәкертләре үскән җәмгыятьтә үз-үзләреннән канәгать булган фарисейларның йогынтысы зур булган, ә тоткан урынга һәм дәрәҗәгә зур әһәмият бирелгән. Шуңа күрә моның хәтта шәкертләргә дә тәэсир иткәненә гаҗәпләнәсе юк. Гайсә искиткеч итеп басынкы булырга өйрәтә! Лүк 18:1—14; Яхъя 7:49.

▪ Ни өчен гаделсез хөкемче тол хатынның үтенечен үти, һәм Гайсәнең мисалында нинди сабак бар?

▪ Гайсә, килгәч, нинди иман эзләячәк?

▪ Гайсә фарисей һәм салым җыючы турындагы мисалны кемнәр өчен сөйли?

▪ Фарисейларның нинди фикер йөртүеннән сакланырга кирәк?