Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Елау шатлануга әйләнә

Елау шатлануга әйләнә

Кырык җиденче бүлек

Елау шатлануга әйләнә

ЯҺИР, кан китүдән җәфаланган хатынның савыкканын күргәч, Гайсәнең могҗизалы көчкә ия булганына тагы да ныграк ышана башлый. Бая гына Яһир Гайсәнең килүен һәм үлем хәлендә яткан 12 яшьлек яраткан кызына ярдәм итүен сораган иде. Әмма Яһир нәрсәдән курка, шул була. Гайсә хатын-кыз белән сөйләшеп торган арада, кешеләр килеп, Яһиргә пышылдап кына: «Кызың вафат! Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» — диләр.

Нинди кайгылы хәбәр! Уйлап кына кара: халыкта зур хөрмәт казанган бу кеше, кызының үлүе турында белгәч, үзен бөтенләй көчсез хис итә. Әмма Гайсә аларның сүзләрен ишетеп ала. Яһиргә борылып, ул: «Курыкма, иман ит»,— диеп аны өметләндерә.

Гайсә тирән кайгы кичергән бу ир кеше белән бергә аның өенә бара. Килгәч, алар анда шау-шу күтәреп, үкереп-үкереп елап кайгыдан күкрәкләренә суккан күп кенә кешеләрне күрә. Өйгә кергәч, Гайсә: «Сез нигә шаулыйсыз һәм нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, ул йоклый»,— дип әйтә.

Моны ишеткәч, кешеләр аңардан мыскыллап көлә башлый, чөнки алар кызның үлгәнен белә. Әмма Гайсә, ул тик йоклый гына, ди. Гайсә, кешене тирән йокыдан уятып булган кебек, Аллаһының көче белән үлгән кешене дә җиңел генә үле хәлдән терелтеп була икәнен күрсәтергә җыена.

Гайсә кешеләргә чыгып китәргә куша һәм үзе белән кызның ата-анасын, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, бала яткан бүлмәгә керә. Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— дип әйтә. Бу: «Кыз бала, тор!» — дигәнне аңлата. Һәм кыз бала шунда ук торып йөри башлый. Моны күреп, әти-әнисе куанып шатлана.

Гайсә кыз балага ашарга бирергә куша һәм Яһиргә, аның хатынына һәм башкаларга булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә боера. Ләкин Гайсәнең әйткән сүзләренә карамастан, моның турындагы хәбәр бөтен тирә-якка тарала. Шулай итеп Гайсә икенче мәртәбә кешене үледән терелтә. Маттай 9:18—26; Марк 5:35—43; Лүк 8:41—56.

▪ Яһир нинди хәбәр ала, һәм Гайсә аңа нәрсә әйтә?

▪ Яһир өенә килгәч, алар нинди хәл күрә?

▪ Ни өчен Гайсә үлгән кыз бала турында ул тик йоклый гына дип әйтә?

▪ Үледән терелтүне кемнәр күрә?