Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Игелекле бер самарияле

Игелекле бер самарияле

Җитмеш өченче бүлек

Игелекле бер самарияле

ГАЙСӘ, күрәсең, Иерусалимнан өч километр ераклыкта урнашкан Битания авылы тирәсендә. Аның янына Муса канунын яхшы белүче бер кеше килеп: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорый.

Гайсә бу канунчының мәгълүмат алырга түгел, ә үзен сынап карарга теләгәнен күреп ала. Бәлки, аның максаты — Гайсәне яһүдләрнең тойгыларын рәнҗетерлек итеп җавап бирергә мәҗбүр итү. Шуңа күрә Гайсә аңардан: «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» — дип сорап, үз соравына үзенә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Бу кешенең җавабыннан аның Канунны тирән аңлаганы күренә. Ул Канун 6:5 һәм Левиләр 19:18 не өземтә итеп китереп, болай ди: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен кодрәтең һәм бөтен акылың белән ярат“ һәм „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“».

Гайсә аңа: «Син дөрес җавап бирдең; „шулай эшлә һәм мәңгелек тормышка ия булырсың“»,— дип әйтә.

Әмма бу кеше канәгать булып калмый. Гайсәнең җавабы аның өчен бик үк ачык түгел. Ул үз карашларын дөрес, шунлыктан башкаларга мөгамәләсен гадел дип саный, һәм Гайсәнең моны раславын тели. Шуңа күрә ул Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорый.

Яһүдләр «якыным» дигән сүзне үз милләттәшләренә карата гына куллана; бу, аларның уйлавынча, Левиләр 19:18 нең контекстыннан күренә. Хәтта рәсүл Петер дә соңрак болай дигән: «Сез үзегез дә бик яхшы беләсез: яһүдләрнең законы буенча яһүд кешесенә башка халык кешесе белән аралашу яки аның янына килү тыела». Шулай итеп, бу канунчы һәм, күрәсең, Гайсәнең шәкертләре дә тәкъва булыр өчен үзләрен яһүдләр белән генә игелекле тоту җитәрлек дип ышана, чөнки, алар фикеренчә, яһүд булмаган кешеләр аларның якыннары түгел.

Үзен тыңлаучыларны рәнҗетмичә, Гайсә аларның карашын ничек төзәтер? Ул, күрәсең, чынлыкта булган вакыйгага нигезләнеп, бер хикәя сөйли: «Бер кеше [яһүд] Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны чишендереп кыйнаганнар һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр».

«Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән,— дип дәвам итә Гайсә,— әмма ул теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән. Бер левиле дә, шул урынга барып җиткәч һәм бу кешене күргәч, юлның икенче ягыннан китеп барган. Бер самарияле исә, шул юл буйлап сәяхәт иткәндә, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган».

Күп кенә руханилар һәм гыйбадәтханәдә хезмәт иткән левиләр Иерусалимнан 23 километр ераклыкта урнашкан Әрихәдә яши. Гыйбадәтханә Әрихәдән 900 метрга югарырак җирдә урнашканга, юл югарыдан түбәнгә сузылган һәм куркыныч булган. Рухани һәм левиле бәлагә эләккән милләттәшенә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин алар ярдәм итми. Ә самарияле ярдәм итә. Яһүдләр самариялеләрне шулкадәр нәфрәт итә, хәтта күптән түгел генә алар Гайсәне мыскыллап, «самарияле» дип атаган.

Самарияле бу яһүдкә ничек ярдәм итә? «Ул аның янына килеп,— дип әйтә Гайсә,— яраларын шәраб белән май салып бәйләгән. Аннары ул аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. Ә икенче көнне ике динар [якынча ике көнлек эш хакы] чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән».

Хикәяне сөйләп бетергәннән соң, Гайсә канунчыдан: «Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?» — дип сорый.

Самарияленең кешелекле булганын танырга уңайсызланып, канунчы: «Аңа шәфкать күрсәткәне»,— дип җавап бирә.

«Бар, үзең дә шулай эшлә»,— дип сүзен бетерә Гайсә.

Гайсә бу канунчыга яһүд булмаган кешеләр дә синең якыннарың дип турыдан-туры әйткән булса, бу кеше моны кабул итмәс иде һәм күпчелек тыңлаучылар да, мөгаен, аның яклы булыр иде. Әмма бу тормышчан хикәя башка раса вә милләт кешеләренең дә безнең якыннарыбыз икәнен ачык итеп күрсәтә. Гайсә чыннан да искиткеч итеп өйрәтә! Лүк 10:25—37; Рәсүлләр 10:28; Яхъя 4:9; 8:48.

▪ Канунчы Гайсәгә нинди сораулар бирә, һәм, күрәсең, аның максаты нинди?

▪ Яһүдләр кемне үз якыннары итеп саный, һәм ни өчен хәтта шәкертләр дә шундый ук карашта булган дип әйтеп була?

▪ Гайсә канунчыга якынының кем икәнен кире кага алмаслык итеп ничек аңлата?