Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иерусалимга сәяхәт итү

Иерусалимга сәяхәт итү

Унынчы бүлек

Иерусалимга сәяхәт итү

ХӘЗЕР яз. Һәр ел саен бу вакытта Йосыфның гаиләсе дуслары һәм туганнары белән бергә Иерусалимга Пасах бәйрәменә бара. Барасы юл ерак, якынча 100 километр, һәм һәрвакыттагыча юлга әзерләнү ыгы-зыгысы башлана. Гайсәгә инде 12 яшь, һәм ул бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтә.

Гайсә гаиләдәгеләре белән Иерусалимда Пасах бәйрәмендә дә, һәм бу бәйрәмнең бер өлеше итеп саналган җиде көнлек Төче күмәч бәйрәмендә дә була. Шулай итеп, Иерусалимга барып бәйрәмне үткәреп кайту өчен якынча ике атна вакыт китә. Ләкин бу юлы Гайсә белән булган бер хәл аркасында аларга юлда озаграк булырга туры килә.

Бу хәл Иерусалимнан өйләренә кайтканда була. Йосыф белән Мәрьям, Гайсә дуслар һәм туганнар белән бергә бара дип уйлый. Әмма алар төнгелеккә тукталгач, Гайсә күренми. Алар аны юлчылар арасыннан эзли башлый, ләкин ул беркая да юк. Шуңа күрә Йосыф белән Мәрьям, аны эзләп табар өчен, Иерусалимга кире киләләр.

Алар аны көне буе эзли, ләкин нәтиҗәсез. Икенче көнне дә алар аны таба алмый. Өченче көнне алар гыйбадәтханәгә килә. Анда бүлмәләрнең берсендә алар ниһаять яһүди укытучылар арасында аларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утырган Гайсәне күрә.

— Улым, ник алай эшләдең? — дип сорый Мәрьям.— Без әтиең белән сине эзләп бик борчылдык.

Гайсә аларның үзен кайдан эзләргә белмәгәннәренә гаҗәпләнә. «Сез мине нигә эзләдегез? — дип сорый ул.— Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?»

Гайсә ни өчен ата-анасының моны белмәгәнен аңлый алмый. Ул алар белән өйгә кайта һәм аларга буйсынып яши. Ул үсә бара, зирәк акыл җыя һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казана. Әйе, балачактан ук Гайсә, рухи нәрсәләр белән кызыксынып һәм ата-анасын хөрмәт итеп, искиткеч үрнәк күрсәтә. Лүк 2:40—52; 22:7.

▪ Һәр ел яз көнне Гайсә гаиләсе белән кая бара, һәм анда барып кайтыр өчен күпме вакыт кирәк?

▪ Гайсәгә 12 яшь булганда, аның белән нинди хәл була?

▪ Гайсә яшьләр өчен кайсы яктан үрнәк булып тора?