Икмәкләр һәм ачыткы
Илле сигезенче бүлек
Икмәкләр һәм ачыткы
ДЕКАПОЛИСТА Гайсә янына бик күп халык агыла. Мәҗүсиләр яшәгән бу җиргә күпләр Гайсәне тыңлар өчен һәм үз авыруларыннан савыгыр өчен ерактан килгән. Ризыкларын алар капкачлы зур кәрзиннәргә салып килгән. Андый кәрзиннәр йола буенча мәҗүсиләр яшәгән җирләр аша үтәргә туры килгәндә кулланылган.
Вакыт узу белән Гайсә үз шәкертләрен чакырып, болай ди: «Кешеләрне кызганам, чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. Аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит».
— Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга? — дип сорыйлар шәкертләр.
— Сездә ничә икмәк бар? — дип сорый алардан Гайсә.
— Җиде икмәк,— ди алар,— һәм берничә кечкенә балык.
Гайсә халыкка җиргә утырырга куша һәм җиде икмәк белән балыкларны ала да, Аллаһыга дога кылып, аларны сындыргалый һәм шәкертләренә бирә. Ә алар халыкка тарата. Барысы да туйганчы ашый. Ахырда калган сыныкларны җыялар һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыга. Ә ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, якынча 4 000 ир-ат булган!
Халыкны җибәргәч, Гайсә үз шәкертләре белән көймәгә утырып, Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярына китә. Анда фарисейлар — бу юлы саддукейлар белән бергә — Гайсәдән күктән берәр билге күрсәтүен сорап, аны сынарга тели.
Моны белеп, Гайсә аларга болай дип җавап бирә: «Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез, ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз».
Шунда Гайсә аларны явыз һәм зиначы буын дип атый һәм аларга, элегрәк фарисейларга әйткән кебек, Юныс пәйгамбәр билгесеннән башка бернинди билге бирелмәячәк дип әйтә. Шуннан соң ул үз шәкертләре белән көймәгә утырып, Гәлиләя диңгезенең төньяк ярында урнашкан Битсәидәгә юл тота. Юлда шәкертләр икмәк алырга онытканнарын һәм үзләре белән бер икмәктән башка бернинди ризык та юк икәнен исләренә төшерә.
Фарисейлар һәм Һируд тарафдарлары булган саддукейлар белән сөйләшүен истә тотып, Гайсә шәкертләрен болай дип кисәтә: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз». Гайсә ачыткы турында әйткәч, шәкертләр, күрәсең, ул онытылган икмәк турында әйтә дип уйлый, һәм алар бу хакта фикерләшә башлый. Аларның аңламаганын күреп, Гайсә: «Ни өчен сез бер-берегезне икмәк алмагансың дип гаеплисез?» — дип сорый.
Гайсә могҗизалы рәвештә меңләгән кешене икмәк белән туендырган, һәм соңгы тапкыр ул моны, бәлки, бер-ике көн элек кенә эшләгәндер. Шәкертләр аны икмәк юклыгы борчымый икәнен белергә тиеш. «Мин биш икмәкне биш мең ир кешегә сындырып биргәч, сыныклар белән тулы ничә кәрзин җыйганыгызны хәтерлисезме?» — дип сорый ул шәкертләрдән.
— Унике,— дип җавап бирә алар.
— Ә җиде икмәкне дүрт мең ир-атка сындырып биргәч, сыныклар белән тулы күпме зур кәрзин җыйдыгыз?
— Җиде,— диләр алар.
— Сез һаман да моның мәгънәсен аңламыйсызмы? — дип сорый Гайсә.— Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем.
Ахыр чиктә шәкертләр Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңлый. Камырны әчеткән һәм күперткән ачыткы бозылуны символлаштыра. Шуңа күрә хәзер шәкертләр Гайсәнең бу сүзне күчмә мәгънәдә кулланганын аңлый: ул аларга фарисейлар һәм саддукейларның боза алган тәгълиматыннан сакланырга куша. Марк 8:1—21; Маттай 15:32—16:12.
▪ Ни өчен кешеләр үзләре белән ризык өчен зур кәрзиннәр ала?
▪ Декаполистан киткәч, Гайсә кая бара?
▪ Гайсәнең ачыткы турында әйтүе шәкертләрдә нинди аңлашылмаучанлык тудыра?
▪ Гайсәнең «фарисейлар белән саддукейлар ачыткысы» дигән сүзләрен ничек аңларга?