Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Интеккән кешеләрне кызгану

Интеккән кешеләрне кызгану

Илле җиденче бүлек

Интеккән кешеләрне кызгану

ФАРИСЕЙЛАРНЫ үз файдаларына хезмәт иткән йолалары өчен гаепләгәннән соң, Гайсә үз шәкертләре белән китеп бара. Исеңдәдер, күптән түгел генә алар бераз ял итеп алыр өчен аулак урынга киткәннәр иде, ләкин ул вакытта алар янына халык килгән иде. Хәзер Гайсә үз шәкертләре белән төньякка, күп километрлар ераклыкта урнашкан Тир белән Сидон җирләренә бара. Бу, күрәсең, Гайсәнең үз шәкертләре белән Исраил чикләреннән чыгуының бердәнбер очрагы.

Тукталыр өчен йорт тапканнан соң, Гайсәнең үзләренең кайда икәнлеген берәүгә дә белдертәсе килми. Әмма хәтта бу чит җирдә дә аның килүе барыбер билгеле була. Сурия Финикиясендә яшәүче бер грек хатыны аны табып, аңардан: «Хуҗам, Давыт Улы, миңа шәфкатьле булчы. Минем җенле кызым бар, һәм ул бик нык газаплана»,— дип үтенә башлый. Әмма Гайсә аңа бер сүз дә дәшми.

Шунда шәкертләре Гайсә янына килеп: «Аңа китсен дип әйт әле, чөнки ул безнең арттан кычкырып йөри»,— дип әйтә. Ни өчен аңа ярдәм итәргә теләмәгәнен аңлатып, Гайсә болай ди: «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән».

Әмма теге хатын бирешергә уйламый да. Ул Гайсә янына килеп, сәҗдә кыла һәм: «Хуҗам, миңа ярдәм итче!» — дип үтенә.

Бу хатынның бик ялынып соравына Гайсә ваемсыз кала алмый. Шулай да ул тагын бер кат үзенең төп бурычы — Аллаһы халкы Исраилгә ярдәм итүе турында әйтә. Шул ук вакыт, мөгаен, бу хатынның иманын сынар өчен, Гайсә, яһүдләрнең башка милләт кешеләренә карата булган тискәре мөнәсәбәтенә игътибар итеп, болай ди: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде».

Тавышында һәм йөзендә чагылган кызгану хисе, һичшиксез, Гайсәнең, яһүд булмаган кешеләргә карата иң җылы хисләр кичергәнен белдертә. Ул хәтта, мәҗүсиләрне этләр дип түгел, ә «көчекләр» дип атап, чагыштыруны йомшарта. Үпкәләү урынына бу хатын Гайсәнең яһүдләр башка милләт кешеләренә карата күрсәткән мөнәсәбәт турында әйткәнен аңлап ала һәм басынкы гына: «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»,— дип әйтә.

Гайсә аңа: «Нык синең иманың. Син теләгәнчә булсын»,— дип әйтә. Һәм шулай була да! Бу хатын өенә кайткач, кызының тулысынча савыкканын күрә.

Сидонның яр буендагы җирләреннән Гайсә үзенең шәкертләре белән ил буйлап Үрдүн елгасы башланган урынга бара. Алар, күрәсең, елганы Гәлиләя диңгезенә кушылган җирдән өстәрәк булган урында кичә һәм диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан Декаполис өлкәсенә килә. Анда алар тауга менә, ләкин халык Гайсә янына килә һәм үзләре белән аксакларны, гарипләрне, сукырларны, телсезләрне һәм башка күп төрле авыруларны алып килә. Алар авыруларны Гайсәнең аяклары янына салалар, һәм ул аларны савыктыра. Телсезләрнең сөйләшкәнен, аксакларның йөргәнен, ә сукырларның күзләре ачылганын күреп, халык таң кала һәм Исраил Аллаһысын данлый.

Гайсә бик авыр сөйләшкән чукрак бер кешегә аерым игътибар бирә. Чукрак кешеләр аеруча халык арасында үзләрен еш кына бик уңайсыз хис итә. Гайсә, күрәсең, бу ир кешенең үзен тынычсыз тотканын күреп ала. Аның хәлен аңлап, ул бу кешене халык төркеменнән читкәрәк алып китә. Икәүдән икәү калып, Гайсә аның колакларына үзенең бармакларын тыга һәм, төкереп, аның теленә кагыла. Аннары Гайсә күккә карап тирән сулап куя да: «Еффата́»,— дип әйтә. Бу сүз «ачыл» дигәнне аңлата. Шунда теге кешенең колаклары ачыла, һәм ул ачык сөйләшә башлый.

Гайсә күп кенә авыруларны савыктыра, шуңа күрә халык аңа бик рәхмәтле. Алар болай ди: «Аның бар эшләгәннәре гаҗәеп. Аның көче ярдәмендә хәтта чукраклар ишетә, ә телсезләр сөйләшә башлый». Маттай 15:21—31; Марк 7:24—37.

▪ Ни өчен Гайсә грек хатынының баласын савыктырырга ашыкмый?

▪ Аннан соң Гайсә үзенең шәкертләре белән кая бара?

▪ Гайсә авыр сөйләшкән чукрак кешенең хәленә кереп нәрсә эшли?