Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ишагыйя пәйгамбәрлеге үтәлә

Ишагыйя пәйгамбәрлеге үтәлә

Утыз өченче бүлек

Ишагыйя пәйгамбәрлеге үтәлә

ФАРИСЕЙЛАР һәм Һируд тарафдарларының үзен үтерергә ниятләгәнен белеп алгач, Гайсә шәкертләре белән Гәлиләя диңгезенә таба китә. Бөтен Палестинадан һәм хәтта башка җирләрдән дә аның янына күп халык җыела. Гайсә күпләрне савыктыра, шуңа күрә каты авырган кешеләр барысы да аңа кагылырга тели.

Халык күп булганга һәм аны бар яктан кысрыклаганга, Гайсә үз шәкертләренә көймәне һәрвакыт әзер тотарга куша. Ул ярдан бераз китеп, кешеләрне көймәдән өйрәтә ала. Көймәдә шулай ук башка җирләргә барып, андагы кешеләргә дә ярдәм итеп була.

Шәкерт Маттай Гайсә үз эшчәнлеге белән «Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәрне» үти дип яза. Аннары Маттай шул пәйгамбәрлекне китерә:

«Менә мин сайлаган хезмәтчем, сөеклем, минем җаным аны хуплый! Мин аны үземнең рухым белән сугарырмын, һәм ул халыкларга чын гаделлекнең нәрсә икәнен аңлатыр. Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс. Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан җитен филтәне сүндермәс. Ул гаделлекне урнаштырганчы шундый булыр. Халыклар аның исеменә өметләнеп яшәр».

Әлбәттә, Аллаһының хуплаган бу сөекле хезмәтчесе — Гайсә. Ул ялган дини йолалар аркасында аеруы кыен булып киткән чын гаделлекнең нәрсә икәнен аңлата. Аллаһы канунын үзләренчә аңлап, фарисейлар Шимбә көнне хәтта авырган кешегә дә ярдәм күрсәтмәс иде! Аллаһы гаделлеге нәрсә икәнен аңлатып, Гайсә халыкны уйлап чыгарылган йолалар йөгеннән азат итә; һәм нәкъ моның өчен дин җитәкчеләре аны үтерергә тели.

«Ул бәхәсләшмәс... зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Кешеләрне савыктырганда, Гайсә аларны катгый тыя: үзе турында сөйләмәскә куша. Ул үзе турында урамнарда бөтен кешегә ишеттерерлек итеп игълан ителүен яки колактан-колакка имеш-мимешләр таратылуын теләми.

Күп кенә кешеләр, образлы әйткәндә, сына башлаган камышка охшаш, бөгелгән һәм аяк астына салып тапталган; нәкъ андый кешеләргә Гайсә үзенең юатучы хәбәрен алып килә. Алар тормыш ялкыны менә-менә сүнәргә торган пыскып яткан җитен филтә сыман. Гайсә сына башлаган камышны сындырып төшерми һәм пыскып яткан җитен филтәне сүндерми. Ул юашларны игелек һәм ярату белән рухландыра. Чыннан да, халыклар Гайсәгә өметләнә ала! Маттай 12:15—21; Марк 3:7—12; Ишагыйя 42:1—4.

▪ Гайсә гаделлекнең нәрсә икәнен ничек ачыклый, һәм «ул бәхәсләшмәс... зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

▪ Кемнәр «сына башлаган камышка» һәм «пыскып яткан җитен филтәгә» охшаш, һәм Гайсә алар белән үзен ничек тота?