Иң билгеле вәгазь
Утыз бишенче бүлек
Иң билгеле вәгазь
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА тасвирланган иң билгеле күренешләрнең берсе шул: Гайсә тауның тигез урынында утырып үзенең күренекле Таудагы вәгазен сөйли. Бу Гәлиләя диңгезенә якын, бәлки, Кәпернаум тирәсендә була. Гайсә бая гына, төне буе дога кылып чыкканнан соң, унике рәсүл сайлаган. Хәзер ул алар белән тауның тигез урынына төшә.
Син, бәлки, Гайсә бик нык арыган һәм аның черем итеп аласы килә дип уйлыйсыңдыр. Ләкин анда бик күп халык җыелган; аларның кайберләре якынча 100 километр ара үтеп Яһүдиядән һәм Иерусалимнан килгән. Башкалары төньяктарак урнашкан диңгез буендагы Тир белән Сидон җирләреннән килгән. Алар Гайсәне тыңларга һәм үз авыруларыннан савыгырга тели. Анда хәтта җеннәрдән, Шайтанның явыз фәрештәләреннән, газап чигүчеләр дә бар.
Гайсә таудан төшкәч, авырулар аңа кагылырга дип янына килә, һәм ул аларның барысын да савыктыра. Аннан соң Гайсә, күрәсең, бераз өскәрәк күтәрелә. Анда ул утырып үзенең алдында урнашкан халыкны өйрәтә башлый. Уйлап кына кара: хәзер аларның арасында җитди авырудан газапланучы берәү дә юк!
Кешеләрнең андый гаҗәеп могҗизалар кыла алган остазны бик тыңлыйсы килә. Әмма Гайсә үз вәгазен башлыча шәкертләре файда алсын дип сөйли. Алар, мөгаен, аңа якынрак утырадыр. Бу вәгазь безгә дә файда китерсен өчен, аны Маттай да, Лүк тә язган.
Маттай бәян иткән яхшы хәбәрдәге бу вәгазь Лүк язганнан дүрт мәртәбәгә озынрак. Моннан тыш, Маттай 6:9—13 не Лүк 11:1—4 белән һәм Маттай 6:25—34 не Лүк 12:22—31 белән чагыштыру шуны күрсәтә: Маттай язган кайбер өзекләрне Лүк Гайсәнең башка вакытта әйтелгән сүзләре итеп китерә. Ни өчен? Чөнки Гайсә, күрәсең, бер үк нәрсәләр турында берничә мәртәбә сөйләгән, һәм бу төрле очракларда булган.
Гайсәнең вәгазе тирән рухи хакыйкатьләре белән генә түгел, ә шулай ук аларның гади һәм аңлаешлы итеп җиткерелүе белән дә кыйммәтле. Ул гадәти һәм кешеләргә билгеле булган нәрсәләр турында сөйли, шуңа күрә яхшырак тормышка, Аллаһыга яраклы булган тормышка, омтылган кешеләр Гайсәнең әйткәннәрен җиңел генә аңлый ала.
Чын мәгънәдә кем бәхетле?
Һәр кешенең бәхетле буласы килә. Моны белеп, Гайсә Таудагы вәгазен нинди кешеләр чын мәгънәдә бәхетле икәне турында сөйләүдән башлый. Һичшиксез, бу шунда ук аның күпсанлы тыңлаучыларының игътибарын яулый. Шулай да аның башлангыч сүзләре күпләргә капма-каршылыклы булып күренәдер.
Үз шәкертләренә карап, Гайсә болай дип башлый: «Ярлылар, сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке. Хәзер ач булган кешеләр, сез бәхетле, чөнки туеначаксыз. Хәзер елаучылар, сез бәхетле, чөнки көләчәксез. Башкалар сезне Кеше Улы аркасында нәфрәт иткәндә... сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күктәге әҗерегез зур».
Бу сүзләр Лүк хәбәрендә язылган. Ләкин Маттайның хәбәре буенча, Гайсә шулай ук юашлар, шәфкатьлеләр, саф күңеллеләр һәм тынычлык урнаштыручылар да бәхетле дип әйтә. Гайсә әйткәнчә, алар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачаклар, аларга шәфкать күрсәтеләчәк, алар Аллаһыны күрәчәкләр һәм алар Аллаһы угыллары дип аталачак.
Әмма бәхет турында әйткәндә, Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: бәхет — кеше, мәсәлән, күңел ачканда кичергән шатлык я хозурлык кына түгел. Чын бәхет күпкә тирәнрәк, бу — тулы канәгатьләнү һәм тормыштан риза булу халәте.
Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, рухи нәрсәләргә сусаган, гөнаһлы булуларыннан хафаланган һәм Аллаһы турында белем алып аңа хезмәт иткән кешеләр чын мәгънәдә бәхетле. Алар, Аллаһы ихтыярын үтәгәннәре өчен нәфрәт ителсәләр дә я эзәрлекләнсәләр дә, бәхетле, чөнки алар Аллаһының үзләрен хуплаганын һәм мәңгелек тормыш әҗерен алачакларын белә.
Әмма Гайсәнең күп кенә тыңлаучылары, нәкъ бүгенге кайбер кешеләр кебек, муллыкта һәм ләззәтләнеп яшәү кешене бәхетле итә дип саный. Гайсә моның алай түгел икәнен белә. Ул әйткән сүзләре белән шактый күп тыңлаучыларын гаҗәпләндерә:
«Байлар, сезгә... кайгы, чөнки сез юанычыгызны инде тулысынча алдыгыз. Хәзер тук булганнар, сезгә кайгы, чөнки сез ач йөрерсез. Хәзер көлүчеләр, сезгә кайгы, чөнки сез кайгы-хәсрәт кичерерсез һәм үкереп еларсыз. Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы, чөнки аларның ата-бабалары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар бит».
Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән? Ни өчен бай булу, күңел ачудан рәхәтлек табу һәм кешеләрнең мактавын ярату кайгы китерә? Чөнки андый нәрсәләргә ия булган һәм аларны кадерләгән кешенең тормышында Аллаһы өчен урын калмый, ә чын бәхет аңа хезмәт итүдән генә килә. Ләкин шул ук вакытта Гайсәнең ярлы, ач булу һәм елау инде үзе кешене бәхетле итә дип әйтәсе килмәгән. Әмма еш кына мохтаҗлык һәм хәсрәт кичергән кешеләр Гайсәнең өйрәтүләрен кабул итә, һәм бу аларга чын бәхет китерә.
Аннары Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Сез — җирнең тозы». Әлбәттә, аның туры мәгънәдә аларны тоз дип әйтәсе килмәгән. Тоз — бозылудан саклау үзлегенә ия булган матдә. Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә корбан китерү урыны янында зур тоз өеме торган, һәм анда хезмәт иткән руханилар аны корбаннарны тозлар өчен кулланган.
Гайсәнең шәкертләре нинди мәгънәдә «җирнең тозы»? Алар вәгазьләгән хәбәр аны кабул итәчәк һәркемнең тормышын саклый торган тәэсиргә ия. Бу хәбәр андый кешеләрнең тормышларына даимилек һәм тугрылык кертә, һәм аларны рухи вә әхлакый яктан бозылудан саклый.
«Сез — дөнья өчен яктылык»,— дип әйтә Гайсә үзенең шәкертләренә. Яктырткыч савыт астына түгел, ә югарырак урынга куела, шунлыктан Гайсә болай ди: «Сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын». Гайсәнең бу сүзләрен үтәп, аның шәкертләре бөтен кешеләргә хакыйкать турында сөйли һәм үрнәк алырлык тәртипләре белән Изге Язмалардагы принциплар буенча ничек яшәргә икәнен күрсәтә.
Аның шәкертләре өчен югары нормалар
Дин җитәкчеләре Гайсәне Аллаһы Канунын бозучы дип саный, һәм хәтта күптән түгел генә аны үтерергә сүз куешкан иде. Шуңа күрә Таудагы вәгазен дәвам итеп, Гайсә болай ди: «Минем хакта, Канунны яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, ә үтәргә дип килдем».
Гайсә Аллаһы Канунына тирән хөрмәт белән карый, һәм ул башкаларны да моңа дәртләндерә. Ул болай ди: «Андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгы өчен яраксыз дип саналыр». Аның сүзләре андый кеше Патшалыкка бөтенләй кермәячәк дигәнне аңлата.
Гайсә Аллаһы Канунын хөрмәт итеп кенә калмый, ул хәтта кешенең Канунны бозарга этәрүче фикерләү рәвешен дә хөкем итә. «Кеше үтермә» дигән әмерне әйткәннән соң, Гайсә болай дип өсти: «Ә мин сезгә шуны әйтәм: кардәшенә ачу тотучы һәркем суд алдына басачак».
Кардәшкә ачу тоту бик җитди нәрсә һәм бу хәтта үтерүгә китерә ала, шуңа күрә Гайсә татулыкка ирешер өчен күпме тырышлыклар куярга кирәклеген ачык итеп күрсәтә. Ул болай ди: «Корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң гына кире кайтып, бүләгеңне китер».
Ун әмернең җиденчесенә игътибар итеп, Гайсә болай ди: «„Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез». Әмма Гайсә хәтта зина кылу турында өзлексез уйлауны да хөкем итә. «Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була».
Гайсә монда башыбызда чагылып үткән бозык уй турында түгел, ә «карап тору» турында әйтә. Андый карау гадәте җенси дәрт уята, һәм җае чыгу белән бу зина кылуга китерергә мөмкин. Моны ничек булдырмаска? Гайсә: «Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса, аны умырып ал да, читкә ташла... Әгәр уң кулың сине гөнаһка тартса, аны чап та, читкә ташла»,— диеп, бәлки, нинди кискен чаралар күрергә туры киләчәген күрсәтә.
Кешеләр еш кына үз тормышларын саклар өчен авырткан аягын я кулын кистерергә әзер. Ләкин, Гайсәнең сүзләре буенча, бозык уйлардан һәм эшләрдән сакланыр өчен һәрнәрсәне, хәтта күз я кул кебек кадерле әгъзаны, «читкә ташлау» тагы да мөһимрәк. Югыйсә, Гайсә аңлатканча, андый кешеләр Гәһәннәгә (Иерусалим янындагы янып торган чүплеккә) ташланачак; ул мәңгелек юк ителүне символлаштыра.
Гайсә шулай ук безне үпкәләткән яки рәнҗеткән кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә икәне турында да әйтә. «Явыз кешегә каршылык күрсәтмә,— дип киңәш итә ул.— Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор». Гайсәнең кеше үзен я үз гаиләсен һөҗүмнән якларга тиеш түгел дип әйтәсе килмәгән. Кешенең яңагына сукканда, аны имгәтергә түгел, ә кимсетергә телиләр. Шулай итеп, Гайсәнең әйткәне шуны аңлата: берәрсе турыдан-туры яңакка сугып я мыскыллау сүзләре әйтеп, безне сугышырга котыртса я бәхәс чыгарырга тырышса, шул рәвешчә җавап кайтару дөрес булмас иде.
Аллаһының үзеңнең якыныңны ярат дигән канунына игътибар иткәннән соң, Гайсә болай ди: «Ә мин сезгә шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез». Моңа көчле дәлил китереп, ул болай дип өсти: «Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз, чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара».
Гайсә үз вәгазенең бу өлешен мондый сүзләр белән тәмамлый: «Шулай итеп, күктәге Атагыз кебек, сез дә камил булыгыз». Гайсәнең сүзләре кешеләр тулы мәгънәдә камил була ала дигәнне аңлатмый. Аллаһыдан үрнәк алып, алар үз мәхәббәтен хәтта дошманнарына карата да күрсәтә ала. Ә Лүк хәбәрендә Гайсәнең сүзләре болай яңгырый: «Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә һәрвакыт шәфкатьле булыгыз».
Дога кылу һәм Аллаһыга таяну
Үзенең вәгазен дәвам итеп, Гайсә үзләрен диндар итеп күрсәткән монафикъ кешеләрне хөкем итә. «Хәер биргәндә,— дип әйтә ул,— икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма».
«Дога кылганда да,— дип дәвам итә Гайсә,— икейөзлеләр кебек булмагыз. Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга яраталар». Ул мондый нәсыйхәт бирә: «Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл». Гайсә башкалар алдында дога кылуны хөкем итми, чөнки ул үзе дә шулай эшләгән. Ул башкаларда тәэсир калдыру һәм алардан мактау сүзләре ишетү максаты белән әйтелгән догаларны хөкем итә.
Аннары Гайсә мондый киңәш бирә: «Дога кылганда, башка халык кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез». Гайсәнең бер үк сүзләрне кабатлау начар дип әйтәсе килми. Бер тапкыр ул үзе берничә мәртәбә «шул ук нәрсә» турында дога кылган. Ләкин Гайсә хупламаган нәрсә — ятланган сүзләрне «кат-кат әйтү»; гадәттә, догаларын аңсыз рәвештә кабатлап, тәсбих тартып утыручы кешеләр шулай эшли.
Тыңлаучыларын дога кылырга өйрәтер өчен, Гайсә җиде үтенечтән торган үрнәк дога бирә. Беренче өч үтенечтә Аллаһы хакимлегенә һәм аның ниятләренә тиешле әһәмият бирелә. Бу үтенечләр Аллаһы исеменең изге ителүе, аның Патшалыгының килүе һәм аның ихтыярының үтәлүе турында. Калган дүртесе — бу көнлек икмәгебез, гөнаһларыбызның кичерелүе, вәсвәсәләргә бирешмәскә булышу һәм Явыздан коткару турындагы шәхси үтенечләр.
Сүзен дәвам итеп, Гайсә матди нәрсәләргә кирәгеннән артык әһәмият бирүнең тозак булып китә алганына игътибар итә. Ул болай ди: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга». Андый байлык ышанычсыз да, Аллаһы алдында баетмый да.
Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз». Аллаһыга хезмәт итүне тормышыбызда беренче урынга куеп, без байлыкны күктә җыябыз. Андый байлыкны һичкем тартып та ала алмый һәм безне вәгъдә ителгән әҗердән мәхрүм дә итә алмый. Аннары Гайсә болай дип өсти: «Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр».
Мал-мөлкәт җыю тозагы турында сөйләвен дәвам итеп, Гайсә бер мисал китерә: «Тәннең яктырткычы — күзләр. Күзләрең гади булса, бөтен тәнең якты булыр, ләкин күзләрең явыз булса, бөтен тәнең караңгы булыр». Сәламәт күз тән өчен караңгы урынны яктыртучы яктырткыч кебек. Ләкин яхшы күрер өчен күз гади булырга тиеш, ягъни ул бер генә нәрсәгә төбәлергә тиеш. Күз ачык күрмәсә, күргәннәрне дөрес бәяләп булмый, һәм кеше беренче урынга Аллаһыга хезмәт итүне түгел, ә мал-мөлкәт җыюны куя. Нәтиҗәдә, «бөтен тән» караңгы булып китә.
Гайсә бу фикерне көчле бер мисал китереп тәмамлый: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз».
Аннары Гайсә үз тыңлаучыларын Аллаһыга хезмәт итүне беренче урынга куйсалар, аларга матди ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында борчылырга кирәк булмаячак дип ышандыра. Ул болай ди: «Кошларга игътибар итегез: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны да амбарларга салмыйлар, әмма аларны күктәге Атагыз туендыра». Һәм ул алардан: «Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» — дип сорый.
Аннан соң Гайсә кырдагы лаләләргә игътибар итеп, «хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән» дип әйтә. «Кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме?» — дип дәвам итә ул. Һәм Гайсә сүзен йомгаклап болай ди: «Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз... Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер».
Тормышка алып баручы юл
Тормышка алып баручы юлдан бару — ул Гайсәнең тәгълиматлары буенча яшәү. Ләкин бу җиңел түгел. Фарисейлар, мәсәлән, башкаларны катгый хөкем итәргә ярата һәм күпләр, күрәсең, алардан үрнәк ала. Шуңа күрә Гайсә үзененең Таудагы вәгазен дәвам итеп, тыңлаучыларын болай дип кисәтә: «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез, чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр».
Чиктән тыш тәнкыйтьчел фарисейларның үрнәгенә иярү куркыныч. Лүк хәбәре буенча, Гайсә бу куркынычны мондый мисал китереп аңлата: «Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып төшәрләр түгелме?»
Башкаларны чамадан тыш тәнкыйтьләү, аларның хаталарын арттыру һәм аларны урынсыз шелтәләү — бу җитди гаеп. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Үз күзеңдә бүрәнә булып та, ничек син кардәшеңә: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең».
Бу Гайсәнең шәкертләренә башкалар белән аралашканда зирәк булырга кирәк түгел дигәнне аңлатмый, чөнки Гайсә: «Изге нәрсәне этләргә бирмәгез, энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез»,— дип әйтә. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр — изге. Аларны энҗеләр белән чагыштырып була. Кайбер кешеләр, этләр һәм дуңгызлар кебек, бу кыйммәтле хакыйкатьләрне кадерләмәсә, Гайсәнең шәкертләре андый кешеләрне калдырып, яхшы хәбәр белән эчкерсез кызыксынган кешеләрне эзләргә тиеш.
Гайсә үзенең вәгазендә дога турында инде сөйләгән булса да, хәзер ул өзлексез дога кылырга кирәк икәненә басым ясый. «Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер»,— дип әйтә ул. Аллаһының догаларга җавап бирергә әзер икәнен күрсәтер өчен, Гайсә болай ди: «Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер?.. Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрне бигрәк тә бирәчәк!»
Аннары Гайсә киң билгеле булып киткән һәм гадәттә «алтын кагыйдә» дип аталган тәртип кагыйдәсе бирә. Ул болай ди: «Шуңа күрә кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез, чөнки Канунда һәм пәйгамбәрләр китапларында язылганның асылы шул». Бу кагыйдә буенча яшәү башкаларга игелек эшләү һәм аларның үзең белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсәң, алар белән шулай мөгамәлә итү дигәнне аңлата.
Тормышка алып баручы юлның җиңел түгел икәнлеге Гайсәнең мондый сүзләреннән күренә: «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл киң һәм иркен, һәм шул юлдан күпләр бара. Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм ул юлны азлар гына таба».
Дөрес юлдан тайпылу куркынычы бик зур, шуңа күрә Гайсә мондый кисәтү бирә: «Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз. Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә, ә үзләре ерткыч бүреләр». Яхшы агачны һәм начар агачны җимешләренә карап танып булган кебек, Гайсә әйткәнчә, ялган пәйгамбәрләрне дә тәртипләренә һәм тәгълиматларына карап билгеләп була.
Аннары Гайсә аңлатканча, кешене сүзләре түгел, ә кылган эшләре Мәсихнең шәкерте итә. Кайбер кешеләр Гайсәне үз Хуҗалары дип атый, ләкин алар аның Атасының ихтыярын үтәми. Гайсәнең: «Мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим! Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“ — дип әйтермен»,— дигән сүзләре нәкъ шундый кешеләргә кагыла.
Гайсә үз вәгазен мондый онытылмаслык сүзләр белән йомгаклый: «Бу сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үз йортын кыя өстенә салган акыллы кешегә тиң булачак. Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, ул аумаган, чөнки нигезе кыя өстенә салынган булган».
«Ә инде бу сүзләремне ишетеп тә,— дип дәвам итә Гайсә,— аларны үтәмәүче һәркем үзенең йортын ком өстенә салган акылсыз кешегә тиң булачак. Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, ул ауган һәм тулысынча җимерелгән».
Гайсә вәгазен сөйләп бетергәч, халык аның өйрәтүенә хәйран кала, чөнки ул аларны дин җитәкчеләре кебек түгел, ә хакимлеккә ия зат кебек өйрәтә. Лүк 6:12—23; Маттай 5:1—12; Лүк 6:24—26; Маттай 5:13—48; 6:1—34; 26:36—45; 7:1—29; Лүк 6:27—49.
▪ Гайсә үзенең иң билгеле вәгазен кайда сөйли, анда кемнәр була, һәм моңарчы ул нәрсә эшләгән?
▪ Ни өчен Таудагы вәгазендә әйтелгән кайбер нәрсәләрне Лүк Гайсәнең башка вакытта әйтелгән сүзләре итеп китерә?
▪ Ни өчен Гайсәнең вәгазе шулкадәр кыйммәтле?
▪ Чын мәгънәдә кем бәхетле, һәм ни өчен?
▪ Кемгә кайгы була, һәм ни өчен?
▪ Гайсәнең шәкертләре нинди мәгънәдә «җирнең тозы» һәм «дөнья өчен яктылык»?
▪ Гайсә Аллаһы Канунын тирән хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә?
▪ Гайсә, үтерүгә һәм зина кылуга китерүче сәбәпләрне бетерер өчен, нинди күрсәтмә бирә?
▪ Гайсәнең башка яңагыңны да куй дип әйтеп нәрсә әйтәсе килә?
▪ Без Аллаһы камил булган кебек ничек камил була алабыз?
▪ Гайсә дога кылуга кагылышлы нинди күрсәтмәләр бирә?
▪ Ни өчен күктәге байлык яхшырак, һәм аны ничек җыярга?
▪ Нинди мисаллар мал-мөлкәт җыю тозагыннан сакланырга ярдәм итә?
▪ Ни өчен Гайсә безгә борчылырга кирәк түгел дип әйтә?
▪ Гайсә башкаларны хөкем итү турында нәрсә әйтә, ләкин ул шәкертләренә башкалар белән аралашканда зирәк булырга кирәк икәнен ничек күрсәтә?
▪ Гайсә дога кылу турында тагын нәрсә әйтә, һәм ул нинди кагыйдә бирә?
▪ Гайсә тормышка алып баручы юлның җиңел түгел икәнен һәм дөрес юлдан тайпылу куркынычы бар икәнен ничек күрсәтә?
▪ Гайсә үз вәгазен ничек тәмамлый, һәм бу вәгазь кешеләргә ничек тәэсир итә?