Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йөзем бакчасындагы эшчеләр

Йөзем бакчасындагы эшчеләр

Туксан җиденче бүлек

Йөзем бакчасындагы эшчеләр

ГАЙСӘ әле генә: «Беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр»,— дип әйткән. Хәзер, моны аңлатыр өчен, ул бер гыйбрәтле хикәя сөйли. «Күкләр Патшалыгы,— дип сүзен башлый Гайсә,— иртән иртүк үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга баручы хуҗага охшаш».

«Ул [йөзем бакчасының хуҗасы], ялчылар белән көненә бер динарга килешкәч, аларны үз йөзем бакчасына җибәргән. Сәгать өчләр тирәсендә ул, чыгып, базар мәйданында эшсез торган башка кешеләрне күргән һәм: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз, һәм мин сезгә тиешенчә түләрмен“,— дигән. Алар да киткән. Хуҗа сәгать алтыларда да шулай эшләгән, сәгать тугызларда да. Ниһаять, сәгать унберләр тирәсендә чыгып, хуҗа басып торган башка кешеләрне күргән һәм: „Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?“ — дип сораган. Алар: „Безне беркем дә ялламады“,— дигәннәр. Шунда ул аларга: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз“,— дигән».

Йорт хуҗасы, ягъни йөзем бакчасының хуҗасы,— ул Йәһвә Аллаһы, ә йөзем бакчасы — Исраил халкы. Йөзем бакчасындагы эшчеләр — Канун килешүенә кергән кешеләр, аеруча рәсүлләр көннәрендә яшәгән яһүдләр. Эш хакы турында көне буе эшләгән эшчеләр белән генә алдан сөйләшенгән. Бер көнлек эш хакы бер динар тәшкил итә. «Өчләр тирәсе» — иртәнге 9 лар тирәсе булганга, 3, 6, 9 һәм 11 ләр тирәсендә эшкә ялланган кешеләр 9, 6, 3 һәм 1 сәгать кенә эшли.

12 сәгатькә, ягъни көне буена ялланган эшчеләр — дини хезмәт башкарган яһүд җитәкчеләре. Алардан аермалы буларак, Гайсәнең шәкертләре үз гомерләренең зур өлешен балык тоту эше я башка эш белән шөгыльләнеп үткәргән. 29 елның көзендә генә «йөзем бакчасының хуҗасы» — Йәһвә — Гайсә Мәсихне аларны җыеп, үз шәкертләре итәргә җибәргән. Шулай итеп алар «ахыргылар», ягъни 11 ләр тирәсендә ялланган эшчеләр булып киткән.

Ахыр чиктә символик эш көне Гайсәнең үлеме белән тәмамлана, һәм эшчеләргә эш хакы түләргә вакыт җитә. Эш хакы үзенчәлекле итеп, соңгы булып ялланганнарыннан башлап түләнә башлый: «Кич җиткәч, йөзем бакчасының хуҗасы үз хуҗалыгының җитәкчесенә: „Эшчеләрне чакырып, аларга хезмәт хакын түлә, соңгыларыннан башла да, беренчеләре белән тәмамла“,— дигән. Сәгать унбердә ялланганнары килгәч, аларның һәрберсенә берәр динар акча бирелгән. Шуңа күрә беренче булып ялланганнары үзләренә күбрәк бирелер дип уйлаганнар, әмма аларга да берәр динар бирелгән. Алгач, алар хуҗадан зарлана башлаганнар: „Бу соңгылар бары тик бер сәгать кенә эшләделәр, ә син аларны безгә, эсседә көне буе авыр хезмәтне башкаручыларга тиңләдең!“ Әмма ул аларның берсенә мондый җавап биргән: „Дустым, мин синең белән үземне гаделсез тотмыйм. Син минем белән бер динарга килештең, шулай бит? Үзеңә тиешлесен ал да, кит. Ә бу соңгыларга минем сиңа биргән хәтле бирәсем килә. Әллә минем үз милкем белән үзем теләгәнчә эш итәргә хакым юкмы? Ә бәлки син мин игелекле булганга явыздыр?“» Ахырда Гайсә элегрәк әйткән сүзләрен янә кабатлый: «Әйе, ахыргылар беренче булыр, ә беренчеләр ахыргы булыр».

Эш хакы, динар, Гайсә үлеменнән соң түгел, ә 33 елның Илленче көн бәйрәмендә түләнә. Ул вакытта Мәсих — йөзем бакчасы хуҗасының «хуҗалыгының җитәкчесе» — үз шәкертләренә изге рух иңдерә. Гайсәнең бу шәкертләре «ахыргыларга», ягъни 11 ләр тирәсендә эшкә ялланган эшчеләргә охшаш. Динар — изге рух бүләге түгел, юк. Ул — рухи исраилле булу, Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен майланган булу хөрмәте. Шәкертләр символик динарны җирдә куллана. Аның ярдәмендә алар яши һәм мәңгелек тормышка ия була ала.

Беренче булып ялланган эшчеләр тиздән Гайсә шәкертләренең эш хакын алганнарын һәм символик динарны кулланганнарын күрә. Ләкин аларның изге рухка һәм Патшалык белән бәйле булган хөрмәтле вазифаларга ия булудан күбрәкне аласы килә. Аларның зарлануы һәм каршы төшүе шуннан күренә: алар Мәсихнең шәкертләрен, йөзем бакчасында эшләргә ялланган «соңгыларны» эзәрлекли.

Гайсәнең гыйбрәтле хикәясе беренче гасырда гына үтәлгәнме? Юк, безнең көннәрдәге христиан дөньясы руханилары үз дәрәҗәләре һәм җаваплылыклары аркасында «беренче» булып Аллаһының символик йөзем бакчасында эшләргә ялланган булган. Алар Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында хезмәт иткән Аллаһыга багышланган вәгазьчеләрне Аллаһыга хезмәт итүдә нинди дә булса җитди бурычлар үтәү өчен лаексыз, ягъни «ахыргылар» дип санаган. Ләкин чынлыкта исә, руханилар җирәнеп караган бу вәгазьчеләргә динар бирелгән: аларга Аллаһының күктәге Патшалыгының майланган илчеләре булып хезмәт итү хөрмәте күрсәтелгән. Маттай 19:30—20:16.

▪ «Йөзем бакчасы» нәрсә ул? «Йөзем бакчасының хуҗасы» кем ул? 12 һәм 1 сәгатькә ялланган кешеләр кемнәр алар?

▪ Символик эш көне кайчан тәмамланган, һәм эш хакы кайчан түләнгән?

▪ Динар бирү нәрсә аңлата?