Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кабат шәкертләре янына килә

Кабат шәкертләре янына килә

Йөз егерме тугызынчы бүлек

Кабат шәкертләре янына килә

ШӘКЕРТЛӘР әле дә кайгырып йөри. Алар төрбәнең ни өчен буш булганын да аңлап бетерми, хатын-кызларның әйткән сүзләренә дә ышанмый. Соңрак якшәмбе көнне Клеопас белән тагын бер шәкерт Иерусалимнан 11 километр ераклыкта урнашкан Имауска юл тота.

Бар булган вакыйгалар турында сөйләшеп барганда, яннарына бер юлчы килә һәм алар белән бергә бара башлый. Ул алардан: «Сез нәрсәләр хакында фикерләшеп барасыз?» — дип сорый.

Шунда шәкертләр туктый. Аларның йөзләре кайгылы, һәм Клеопас: «Син килмешәк, күрәсең, һәм Иерусалимда беркем белән дә аралашмый яшисең. Син шәһәрдә бу көннәрдә булган хәлләр турында ишетмәдеңмени?» — ди. «Нинди хәлләр турында?» — дип сорый юлчы алардан.

Алар болай ди: «Насаралы Гайсә белән булган хәлләр турында... Баш руханиларыбыз белән башлыкларыбызның котыртулары аркасында аны үлемгә хөкем иттеләр һәм баганага кадаклап үтерделәр. Ә без бит ул Исраилне азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән идек».

Клеопас белән аның юлдашы бар гаҗәеп вакыйгаларны — фәрештәләрнең могҗизалы рәвештә күренгәннәрен һәм төрбәнең буш булуын сөйләп бирәләр. Шуннан соң алар бу вакыйгаларның мәгънәсен аңламаганнарын таныйлар. Теге юлчы аларны болай дип шелтәли: «И тупас йөрәкле акылсызлар! Ни өчен сез пәйгамбәрләрнең бар әйткәннәренә ышанмыйсыз? Әллә Мәсих данланыр өчен бар бу газапларны кичереп чыгарга тиеш түгел идемени?» Шуннан соң ул изге язмаларның Мәсихкә кагылышлы өзекләрен аңлатып бирә.

Ниһаять, алар Имауска якынлаша, ә теге юлчы үзен юлын дәвам итәргә җыенгандай тота. Шәкертләр, аңардан күбрәк ишетергә теләп: «Инде кич җитә, кал безнең белән»,— дип, аны өнди башлыйлар. Шулай итеп, ул алар белән кала. Бергәләп табын янында утырганда, ул дога кыла һәм икмәкне сындыргалап аларга бирә. Шунда алар бу кеше Гайсә икәнен танып алалар. Ләкин ул юкка чыга.

Хәзер алар бу юлчының ни өчен шулкадәр күп белгәнен аңлап ала! «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» — ди алар. Алар шунда ук торып, Иерусалимга кире кайталар һәм рәсүлләр белән калган шәкертләрне табалар. Клеопас белән аның юлдашы әле дәшергә дә өлгерми, аларга: «Хуҗабыз чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде!» — дигән дулкынландыргыч хәбәр җиткерәләр. Шуннан соң Клеопас белән аның юлдашы Гайсәнең үзләренә дә күренгәнен сөйләп бирәләр. Шулай итеп, көн дәвамында ул үзенең шәкертләренә дүрт тапкыр күренә.

Тиздән ул шәкертләре янына бишенче тапкыр килә. Шәкертләр яһүдләрдән курыкканга ишекләрне бикләп утырса да, ул кереп алар араларына баса һәм: «Исән-имин булыгыз»,— ди. Әмма алар рухи зат күрәләр дип уйлап, калтырап куркып торалар. Шунда Гайсә аларга үзенең өрәк түгел икәнен күрсәтеп, болай ди: «Нигә сез шомландыгыз? Ни өчен күңелләрегездә шикләр туды? Кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу — мин. Миңа кагылыгыз һәм үзегез күрегез, рухның тәне һәм сөяге юк, ә миндә, күргәнегезчә, бар». Шулай да алар шикләнеп торалар.

Үзенең чыннан да Гайсә булуын күрсәтер өчен, ул алардан: «Ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорый. Аңа бер кисәк кыздырылган балык бирәләр. Ул аны алып ашый да, болай ди: «Мин әле сезнең белән бергә булган чакта [әле үлгәнчегә кадәр] сезгә Муса Канунында, пәйгамбәрләр китапларында һәм Мәдхияләр китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш дип сөйләгән идем».

Бу сөйләшүне Изге Язмалар өйрәнүе дип атап була. Ул аны болай дип дәвам итә: «Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсих газап чигәчәк, өченче көнне үледән терелеп торачак һәм гөнаһлар кичерелсен өчен тәүбә итү аның исеменнән бар халыкларда вәгазьләнәчәк. Бу эш Иерусалимнан башланачак. Сез моңа шаһит булырсыз».

Томас якшәмбе кич үткән бу очрашуга ни өчендер килми кала. Шуңа күрә шәкертләр аны очраткач, куанып: «Без Хуҗабызны күрдек!» — диләр.

«Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә һәм кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, һич ышанмам»,— дип әйтә Томас.

Сигез көн үткәннән соң шәкертләр бер йортта янә җыелып утыра. Бу очракта Томас та алар белән бергә. Ишекләр бикле булса да, Гайсә килеп керә һәм араларына басып: «Исән-имин булыгыз»,— ди. Аннары Томаска: «Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз һәм кабыргаларыма кагыл; башка шикләнмә, ышан»,— дип әйтә.

— Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым! — ди Томас.

— Мине күргәнгә ышандыңмы? Күрмичә ышанучылар бәхетле,— дип әйтә аңа Гайсә. Лүк 24:11, 13—48; Яхъя 20:19—29.

▪ Имауска барганда, бер юлчы ике шәкерттән нәрсә турында сорый?

▪ Юлчының нинди сүзләре аркасында шәкертләрнең күңелләре күтәрелеп китә?

▪ Юлчының кем икәнен шәкертләр нәрсә ярдәмендә аңлый?

▪ Клеопас белән юлдашы Иерусалимга кайткач, нинди дулкынландыргыч хәбәр ишетәләр?

▪ Гайсә үз шәкертләре янына бишенче тапкыр ничек килә һәм ул чакта нәрсә була?

▪ Гайсәнең бишенче тапкыр килүеннән соң сигез көн үткәч, нинди вакыйга була һәм Томас Гайсәнең исән булуына ничек ышана?