Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кабат өйдә — Кәпернаумда

Кабат өйдә — Кәпернаумда

Егерме алтынчы бүлек

Кабат өйдә — Кәпернаумда

ГАЙСӘ инде хәзер киң билгеле, һәм ул тукталган аулак урыннарга күп кешеләр килә. Әмма берничә көннән соң ул кабат Кәпернаумга кайта. Аның өйгә кайтуы турындагы хәбәр тиз арада бөтен шәһәргә тарала, һәм күпләр ул тукталган йортка килә. Хәтта ерак Иерусалимнан да фарисейлар һәм канунчылар килә.

Кешеләр күп булганга, ишек янына үтеп тә, өйгә кереп тә булмый. Ниндидер гадәттән тыш бер вакыйга булырга тиеш сыман. Булган бу очрак игътибарга лаек, чөнки ул безгә Гайсәнең кешеләр кичергән газапларның сәбәбен юк итәргә һәм үзе теләгән һәркемне сәламәтләндерергә көче бар икәнен күрергә ярдәм итә.

Гайсә кешеләрне өйрәткән арада, дүрт ир паралич суккан кешене ятакка салып, өй янына күтәреп килә. Алар дусларының савыгуын тели, ләкин кеше күп булганлыктан өйгә керә алмый. Нишләргә? Алар бирешергә уйламый да! Бу дүрт ир яссы түбәгә менә дә, аны кирәк кадәр сүтеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерә.

Гайсә комачаулаганнары өчен аларга ачуланамы? Һич тә юк! Киресенчә, ул аларның иманы нык булганына шакката. Ул паралич суккан кешегә: «Синең гөнаһларың кичерелде»,— дип әйтә. Ләкин Гайсә гөнаһларны чыннан да кичерә аламы? Канунчылар һәм фарисейлар кичерә алмый дип саный. Алар эчтән генә болай дип уйлый: «Ни өчен бу кеше шулай ди? Бу бит көфер сүз. Гөнаһларны бер Аллаһыдан башка кичерергә кемнең хакы бар?»

Уйларын белеп, Гайсә аларга болай ди: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез? Паралич суккан кешегә: „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме, я: „Тор, ятагыңны ал да, йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?»

Аннары Гайсә халык алдында, шул исәптән үзен тәнкыйтьләгән кешеләр алдында, үзенең җирдә гөнаһларны кичерергә хакы бар икәнен һәм үзенең чыннан да җирдә яшәгән иң бөек кеше икәнен күрсәтүче гаҗәеп нәрсә эшли. Ул паралич суккан кешегә: «Тор, ятагыңны ал да, өеңә кайт»,— дип әйтә. Һәм ул шунда ук барысы алдында ятагын ала да, өйдән чыгып китә! Бар кеше гаҗәпләнә. Алар Аллаһыны данлый һәм: «Безнең мондый хәлне әле күргәнебез юк иде»,— дип әйтә.

Син игътибар иткәнсеңдер, Гайсә чир белән гөнаһ арасында бәйләнеш бар икәнен һәм сәламәтләнү гөнаһларның кичерелүенә бәйле икәнен күрсәткән. Изге Язмаларда аңлатылганча, безнең беренче атабыз Адәм гөнаһ кылган, һәм без барыбыз да бу гөнаһның нәтиҗәләрен, ягъни авыру белән үлемне, мирас итеп алганбыз. Ләкин Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, Гайсә Аллаһыны яраткан һәм аңа хезмәт иткән һәр кешенең гөнаһларын кичерәчәк, һәм шул чакта һәртөрле авырулар юкка чыгачак. Нинди искиткеч вакыт булачак бу! Марк 2:1—12; Лүк 5:17—26; Маттай 9:1—8; Римлыларга 5:12, 17—19.

▪ Ниндидер гадәттән тыш вакыйга булачагын нәрсә күрсәткән?

▪ Паралич суккан кешене Гайсә янына ничек алып кергәннәр?

▪ Ни өчен без барыбыз да гөнаһлы, һәм Гайсә гөнаһларыбызның кичерелүе һәм камил сәламәтлекнең булуы мөмкин икәнен ничек күрсәткән?