Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кем кемнең атасы?

Кем кемнең атасы?

Алтмыш тугызынчы бүлек

Кем кемнең атасы?

ГАЙСӘНЕҢ яһүд җитәкчеләре белән бәйрәм вакытындагы сөйләшүе кызганнан-кыза бара. «Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм,— дип әйтә Гайсә,— әмма сез мине үтерергә җыенасыз, чөнки минем сүзләремне кабул итмисез. Мин Атам белән бергә булганда күргәннәремне сөйлим, ә сез үз атагыздан ишеткәнне эшлисез».

Гайсә, аларның атасы кем икәнлеген әйтмәсә дә, үзенең һәм аларның аталары төрле икәнен ачык итеп күрсәтә. Аның кем турында әйткәнен белмәгәнгә, яһүд җитәкчеләре: «Безнең атабыз — Ибраһим»,— ди. Алар Аллаһының дусты булган Ибраһимныкы кебек иманга ия булганнарына ышана.

Әмма Гайсә: «Ибраһим балалары икәнсез, Ибраһим эшләрен башкарыгыз»,— диеп, аларны шаккаттыра. Чыннан да, угыл үз атасына охшарга тырыша. «Ә сез хәзер мине,— дип әйтә ул,— Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән кешене, үтерергә җыенасыз. Ибраһим алай эшләмәгән». Һәм Гайсә тагы бер тапкыр: «Сез үз атагызның эшләрен кыласыз»,— дип кабатлый.

Шулай да алар Гайсәнең кем турында әйткәнен аңламыйлар. «Без уйнаштан тумаган»,— диеп, алар һаман да үзләрен Ибраһимның законлы угыллары дип саный. Үзләрен Ибраһим кебек хак гыйбадәт кылучылар дип атап, алар: «Атабыз бер — Аллаһы»,— дип раслый.

Ләкин Аллаһы чыннан да аларның Атасымы? «Атагыз Аллаһы булса,— дип җавап бирә Гайсә,— сез мине яратыр идегез, чөнки мин Аллаһыдан килеп монда торам. Мин үземнән-үзем килмәдем, Ул мине җибәрде. Ни өчен сез мин әйткәнне аңламыйсыз?»

Гайсә бу дини җитәкчеләргә үзен кире кагулары нәрсәгә китерәчәген күрсәтергә тырыша. Ләкин хәзер ул турыдан-туры: «Сезнең атагыз — Иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез»,— дип әйтә. Иблис нинди ата? Гайсә аны кеше үтерүче дип атый һәм: «Ул — ялганчы һәм ялганның атасы»,— дип тә әйтә. Ул мондый нәтиҗә ясый: «Кем Аллаһыдан, шул Аллаһы сүзләрен тыңлый; ә сез Аллаһыдан түгел, шуңа күрә тыңламыйсыз».

Гайсә яһүдләрне хөкем итә. Аның сүзләреннән ярсып, алар: «Син самарияле, син җенле. Әллә без хак түгелме?» — дип әйтә. Яһүдләр самариялеләрне нәфрәт иткән һәм кешене «самарияле» дип атап, аны кимсеткәнен һәм хурлаганын күрсәткәннәр.

Үзен шулай итеп мыскыллауларына игътибар итмичә, Гайсә мондый җавап бирә: «Мин җенле түгел. Мин Атамны ихтирам итәм, ә сез мине хур итәсез». Аннары Гайсә мондый искитәрлек вәгъдә бирә: «Сүземне тотучы һичкайчан үлем күрмәячәк». Әлбәттә, Гайсәнең үзенә иярүчеләр туры мәгънәдә беркайчан да үлмәячәк дип әйтәсе килмәгән. Аның сүзләре буенча, алар беркайчан да мәңгелек үлем, ягъни «икенче үлем» күрмәячәк. «Икенче үлемнән» терелтелү юк.

Әмма яһүдләр Гайсәнең сүзләрен турыдан-туры аңлый. Шуңа күрә алар болай ди: «Менә хәзер синең җенле булуыңа һич шигебез калмады. Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә син: „Сүземне тотучы һичкайчан үлем татымаячак“,— дисең. Әллә син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син үзеңне кем дип саныйсың?»

Бу сөйләшүдән шунысы ачык күренә: Гайсә бу кешеләргә үзенең вәгъдә ителгән Мәсих булуын күрсәтергә тырыша. Ләкин аларның соравына туп-туры җавап бирер урынына Гайсә болай ди: «Үземне үзем данлыйм икән, минем даным буш. Мине сез „Аллаһыбыз“ дип атаган Атам данлый; шулай да сез аны белмисез, ә мин аны беләм. Аны белмим дисәм, мин сезнең кебек ялганчы булыр идем».

Гайсә янә тугры Ибраһим турында әйтә: «Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде. Ул аны күрде һәм куанды». Әйе, Ибраһим иман күзләре белән вәгъдә ителгән Мәсихнең килүен күргән булган. Моңа яһүдләр: «Сиңа әле илле яшь тә юк, ә син Ибраһимны күрдеңме?» — диләр.

«Сезгә хак сүз әйтәм: мин әле Ибраһим туганчы бар идем»,— дип җавап бирә Гайсә. Бу сүзләре белән ул үзенең җиргә килгәнгә кадәр күктә көчле рухи зат булып яшәгәне турында әйтә.

Гайсәнең бу сүзләренә ачулары кабарып, яһүдләр аңа ыргытыр өчен кулларына ташлар ала. Әмма Гайсә яшеренә һәм гыйбадәтханәдән исән-имин чыгып китә. Яхъя 8:37—59; Ачылыш 3:14; 21:8.

▪ Гайсә үзенең һәм дошманнарының аталары төрле булуын ничек күрсәтә?

▪ Ни өчен яһүдләр Гайсәне «самарияле» дип атый?

▪ Нинди мәгънәдә Гайсәнең шәкертләре «һичкайчан үлем күрмәячәк»?