Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешене нәрсә нәҗесли?

Кешене нәрсә нәҗесли?

Илле алтынчы бүлек

Кешене нәрсә нәҗесли?

ГАЙСӘГӘ каршылыклар көчәя бара. Күп кенә шәкертләр аны ташлап китә, ә Яһүдиядә аны, Иерусалимда 31 елның Пасах бәйрәме вакытындагы кебек, үтерергә телиләр.

Хәзер 32 елның Пасах бәйрәме. Аллаһының кануны буенча, Гайсә, мөгаен, Иерусалимга Пасах бәйрәменә бара. Әмма тормышына куркыныч янаганга, аңа сак булырга туры килә. Бәйрәмнән соң ул Гәлиләягә кайта.

Гайсә янына Иерусалимнан фарисейлар һәм канунчылар килгәндә, ул, бәлки, Кәпернаумда була. Аны дини кануннарны бозуда гаепләр өчен, алар төрле сылтаулар эзли. «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар һәм ашар алдыннан кулларын юмыйлар?» — дип сорыйлар алар. Аллаһы моны таләп итмәсә дә, фарисейлар бу йоланы үтәмәүне, ягъни терсәккә кадәр кулларны юмауны, җитди гаеп эш дип саный.

Гаепләүләренә җавап бирер урынына, ул аларның белә торып Аллаһы канунын җитди бозганнары турында әйтә. «Ә ни өчен сез үзегез йолагыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? — дип әйтә ул.— Мәсәлән, Аллаһы: „Ата-анаңны хөрмәт ит“ һәм „Ата-анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш“,— дигән. Ә сез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — бу Аллаһыга багышланган бүләк“,— дисә, аңа инде атасын ихтирам итәсе юк“,— дисез».

Әйе, фарисейлар акча, мал-мөлкәт яки башка нәрсә Аллаһыга бүләк итеп багышланса, ул гыйбадәтханәнеке булып китә һәм аны инде башка төрле максат өчен кулланып булмый дип өйрәтәләр. Ләкин, асылда, багышланган бүләк аны бүләк иткән кешедә кала. Шулай итеп угыл, үзенең акчасын я милкен бу — корбан, ягъни Аллаһыга я гыйбадәтханәгә багышланган бүләк диеп, үзенең, бәлки, ярдәмгә мохтаҗ булган карт ата-анасына ярдәм итү бурычын үтәүдән качарга мөмкин.

Фарисейларның явыз ният белән Аллаһы канунын бозганына ачуы килеп, Гайсә болай ди: «Моның белән сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез. Икейөзлеләр, Ишагыйя сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән: „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтәләр, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“».

Халык, бәлки фарисейлар Гайсәгә сораулар бирә алсын өчен, бераз артка чигенгән. Хәзер исә, фарисейларның андый каты гаепләүгә каршы әйтер сүзләре булмаганлыктан, Гайсә халыкны якынрак килергә чакыра да, болай ди: «Мине барыгыз да тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез. Кешене аның эченә кергән һичнәрсә нәҗесли алмый, аны үзеннән чыккан нәрсә нәҗесли».

Соңрак, ул өйгә кергәч, шәкертләре аңардан: «Синең сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗегәннәрен беләсеңме?» — дип сорый.

«Күктәге Атам утыртмаган һәр үсемлек тамыры белән йолкып алыначак,— дип җавап бирә Гайсә.— Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк».

Петер шәкертләр исеменнән кешене нәрсә нәҗесли икәнлекне ачыкларга сорагач, Гайсә гаҗәпләнә сыман. «Сез дә һаман аңламыйсызмыни? — дип сорый ул алардан.— Авызга кергән һәр нәрсә карын аша үтә һәм тәннән чыга. Әллә сез моны белмисезме? Ә кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга. Шулар аны нәҗесли дә. Мәсәлән, явыз уйлар, үтерү, зина, фахишәлек, урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр кешенең күңеленнән чыга һәм аны нәҗесли, ә юмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми».

Гайсә бу сүзләр белән чисталыкны тотмауга өндәми. Аның кешегә, ризык әзерләр я табынга утырыр алдыннан, кулларын юарга кирәкми дип әйтәсе килми, юк. Ул дини җитәкчеләрнең икейөзлелеген хөкем итә. Алар Язмаларга нигезләнмәгән йолаларны үтәргә кушып, хәйлә белән Аллаһының гадел кануннарын «читләтеп» үтәргә тырыша. Әйе, кешене явыз эшләр нәҗесли, һәм Гайсә бу эшләрнең кеше күңеленнән чыга икәнен күрсәтә. Яхъя 7:1; Канун 16:16; Маттай 15:1—20; Марк 7:1—23; Чыгыш 20:12; 21:17; Ишагыйя 29:13.

▪ Гайсә нинди каршылыкка очрый?

▪ Фарисейлар нинди гаепләүләр ташлый, һәм, Гайсәнең сүзләре буенча, фарисейлар белә торып Аллаһы канунын ничек боза?

▪ Гайсә әйткәнчә, кешене нәрсә нәҗесли?