Кеше Улы ачылганда
Туксан өченче бүлек
Кеше Улы ачылганда
ГАЙСӘ әле дә, күрәсең, Самариянең я Гәлиләянең төньягында. Шунда фарисейлар аңардан Аллаһы Патшалыгының килүе турында сорый. Алар аның үтә зур тантана һәм купшылык белән киләчәгенә ышана. Ләкин Гайсә болай ди: «Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак, һәм аның турында: „Менә ул монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дип әйтмәячәкләр. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада».
Гайсәнең «сезнең арада» дигән сүзләрен кайвакыт «сезнең эчегездә» дип тәрҗемә итәләр. Шуңа күрә кайберәүләр Гайсә Аллаһының Патшалыгы аның хезмәтчеләренең йөрәкләрендә патшалык итә дип әйтергә теләгән дип уйлый. Ләкин шунысы ап-ачык: Аллаһы Патшалыгы Гайсәне тыңлаган имансыз фарисейларның йөрәкләрендә була алмый. Шулай да Аллаһы Патшалыгы алар арасында, чөнки аның билгеләнгән Патшасы Гайсә Мәсих нәкъ алар арасында.
Күрәсең, фарисейлар киткәннән соң, Гайсә үз шәкертләре белән Патшалыкның килүе турында сөйләшүен дәвам итә. Ул киләчәктә үзенең Патша булып килү чорын күздә тотып, болай дип кисәтә: «Кешеләр сезгә: „Менә ул тегендә!“ яки: „Менә ул монда!“ — диярләр. Чыкмагыз һәм... [ялган Мәсихләр] артыннан бармагыз. Чөнки яшен күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы яктырткан кебек, Кеше Улының ачылу көне дә шул рәвешчә булачак». Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, яшен яшьнәү бик ерактан күренгән кебек, аның Патша булып килү чорын күрсәтүче билге дә моны күрергә теләгән бар кешеләргә ап-ачык күренәчәк.
Аннары Гайсә, киләчәктә үзенең килү чорында кешеләрнең яшәү рәвеше нинди булачагын күрсәтер өчен, булачак вакыйгаларны борынгы вакыйгалар белән чагыштыра. Ул болай ди: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Кеше Улы көннәрендә дә шулай булачак... Лут көннәрендә дә шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, сатып алганнар, сатканнар, утыртканнар, төзегәннәр. Әмма Лут Содом шәһәреннән чыккан көнне күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән. Кеше Улы үзен кешеләргә күрсәткән көнне дә шулай булачак».
Гайсәнең Нух көннәрендәге һәм Лут көннәрендәге кешеләр гадәти эшләр башкарганнары өчен — ашау, эчү, алу-сату, утырту һәм төзү өчен юк ителгәннәр дип әйтәсе килми, юк. Хәтта Нух, Лут һәм аларның гаиләләре дә шулай эшләгән. Ләкин башкалар, Аллаһының ихтыярын санга сукмыйча, андый көндәлек эшләр белән мәшгуль булган; нәкъ шуның өчен алар юк ителгән булган. Шул ук сәбәп аркасында, Мәсих бу дөнья төзелешенә бөек афәт килгән вакытта «ачылганда», кешеләр юк ителәчәк.
Киләчәктә үзенең Патша булып килү чорын күрсәтүче билгене күрү белән эш итәргә мөһим икәнлегенә басым ясап, Гайсә болай ди: «Ул көнне өй түбәсендәге кеше, әйберләре өй эчендә калган булса, аларны алыр өчен төшмәсен, кырдагысы да өендәге әйберләрен алыр өчен кайтмасын. Лутның хатынын исегездә тотыгыз».
Кешеләр Мәсихнең килү чорын күрсәтүче билгене күргәч, мал-мөлкәтләре аларга тоткарланмыйча эш итәргә комачауламаска тиеш. Содомнан качканда, Лутның хатыны, күрәсең, калдырган әйберләрен жәлләп артына борылып караган һәм тоз баганасына әверелгән.
Үзенең килү чоры вакытында нинди хәл булачагын тасвирлавын дәвам итеп, Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Ул төнне ике кеше бер ятакта булыр; берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. Ике хатын-кыз бер тегермәндә тартыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр».
Кешенең алынуын Нухның үз гаиләсе белән көймәгә керүе һәм фәрештәләрнең Лут һәм гаиләсен Содомнан чыгаруы белән чагыштырып була. Бу котылу дигәнне аңлата. Ә кешенең калдырылуы исә юк ителүне аңлата.
Шунда шәкертләр: «Хуҗабыз, бу кайда булыр?» — дип сорый.
«Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр»,— дип җавап бирә Гайсә. Котылуга алынганнар ерактан яхшы күрүче бөркетләр сыман, чөнки алар «мәет» янына җыела. «Мәет» — Патша булып күзгә күренмәс килү чорындагы чын Мәсих һәм Йәһвәнең рухи мәҗлесе. Лүк 17:20—37; Яратылыш 19:26.
▪ Патшалык нинди мәгънәдә фарисейлар арасында булган?
▪ Мәсихнең килү чоры нинди мәгънәдә яшенгә охшаш?
▪ Ни өчен Мәсихнең килү чорында кешеләр үз эшләре өчен юк ителәчәк?
▪ Кешенең алынуы һәм калдырылуы нәрсә аңлата?