Кичерергә өйрәтү
Алтмыш дүртенче бүлек
Кичерергә өйрәтү
ГАЙСӘ үзенең шәкертләре белән, мөгаен, һаман да өендә Кәпернаумда. Ул аларга әле генә кардәшләр арасындагы фикер каршылыкларын ничек чишәргә икәне турында киңәшләр биргән. Шуңа күрә Петер Гайсәдән: «Хуҗам, кардәшем миңа каршы гөнаһ кылып торса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сорый. Яһүдләрнең дини укытучылары кешене өч мәртәбә генә кичерергә кирәк дип өйрәткәнгә, Петер «җиде тапкырмы?» диеп, моны, күрәсең, киң күңеллелек дип саный.
Ләкин исәп алып бару инде үзе үк дөрес түгел. Гайсә Петергә: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә җитмеш җиде тапкыр»,— дип әйтеп, аның карашын төзәтә. Шулай итеп ул Петернең үз кардәшен кичерүгә чик куярга тиеш түгел икәнен күрсәтә.
Шәкертләр башкаларны кичерергә тиеш икәнлекләрен күңелләренә салсын өчен, Гайсә аларга бер гыйбрәтле хикәя сөйли. Анда үз хезмәтчеләреннән бурычларын кайтарттырырга булган бер патша турында әйтелә. Аңа 10 000 талант (бу 60 000 000 динар) бурычлы бер кешене китерәләр. Аның түләрлек акчасы булмый. Шуңа күрә, Гайсә аңлатканча, патша, бурычын кайтарыр өчен, аның үзен дә, хатынын да, балаларын да сатырга әмер бирә.
Шунда бу хезмәтче йөзтүбән капланып, патшадан: «Сабыр ит, һәм мин сиңа барын да кайтарып бирермен»,— дип үтенә башлый.
Патша, аны кызганып, бурычын бәхилли. Ләкин, патшадан киткәч тә, шул хезмәтче үзенә йөз динар гына тиешле бер хезмәттәшен таба. Ул аны бугазыннан ала да: «Миңа бурычыңны түләп бетер»,— дия-дия буа башлый.
Әмма хезмәттәше, түләрлек акчасы булмаганга, йөзтүбән капланып, аңардан: «Сабыр ит, һәм мин сиңа кайтарып бирермен»,— дип ялвара башлый. Патшадан аермалы буларак, бу хезмәтче шәфкатьле түгел һәм үз хезмәттәшен төрмәгә утырта.
Гайсә сөйләгәнчә, моны күргән башка хезмәтчеләр барып, барысын патшага сөйләп бирә. Ачуы чыккан патша бу хезмәтчене чакыртып ала. «Явыз хезмәтче,— дип әйтә ул,— син миннән ялварып сораганда, мин синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем. Мин сиңа шәфкать күрсәткән кебек, син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?» Ачуы кайнаган патша шәфкатьсез хезмәтчене, бар бурычын түләп бетергәнче, төрмә сакчыларына тапшыра.
Үз сүзен йомгаклап, Гайсә болай ди: «Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк».
Кичерергә кирәк икәнен күрсәтүче нинди искиткеч сабак! Рухи кардәшләребезнең безгә каршы кылган теләсә нинди хаталары, безнең Аллаһы кичергән зур бурычларыбыз — гөнаһларыбыз белән чагыштырганда, шактый кечкенә. Өстәвенә, Йәһвә Аллаһы безне инде меңләгән тапкыр кичергән. Еш кына без аңа каршы эшләгән гөнаһларыбызны хәтта белмибез дә. Шуңа күрә, кардәшебездән зарланырга җитди сәбәп булса да, без аны берничә тапкыр кичерергә тиеш түгелме соң? Гайсәнең Таудагы вәгазендә «без бурычлы кешеләребезне кичергәндә» Аллаһы безнең бурычларыбызны да кичерә дигән сүзләрен исеңә төшер. Маттай 18:21—35; 6:12; Көләсәйлеләргә 3:13.
▪ Ни өчен Петер үз кардәшен кичерү турында сорау бирә, һәм ни өчен ул җиде тапкыр кичерүне киң күңеллелек дип саный?
▪ Патша үз хезмәтчесенең шәфкать күрсәтү турындагы үтенеченә ничек җавап бирә, һәм бу хезмәтче, патшадан аермалы буларак, үзенә бурычлы булган хезмәттәшенең үтенеченә нинди җавап кайтара?
▪ Гайсәнең гыйбрәтле хикәясеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?