Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кияүдә булмаса да, авырлы

Кияүдә булмаса да, авырлы

Дүртенче бүлек

Кияүдә булмаса да, авырлы

МӘРЬЯМ инде өченче ай авырлы. Исеңдәдер, авырлы чагының беренче айларын ул Илисәбәт янында үткәргән, ләкин хәзер ул Насарада өендә. Тиздән аның авырлы булуы шәһәрдәге бар кешегә билгеле булачак. Ул, һичшиксез, кыен хәлдә!

Мәрьямнең балта остасы Йосыфка ярәшелгән булуы хәлне тагы да катлауландыра. Аңа билгеле булганча, Муса кануны буенча, бер ир белән ярәшеп икенчесе белән үзе теләп якынлык кылган хатын-кыз ташлар атып үтерелергә тиеш. Ул Йосыфка үз хәлен ничек аңлатыр?

Мәрьям өч ай өйдә булмаганга, Йосыфның, әлбәттә, аны бик күрәсе килә. Алар очрашкач, Мәрьям, күрәсең, аңа үз хәлен сөйли. Ул аңа Аллаһының изге рухыннан балага узганын җайлап кына аңлатырга тырыша. Ләкин Йосыфка моңа ышану җиңел түгел икәнен син аңлыйсыңдыр.

Йосыфка Мәрьямнең инсафлы кыз булуы билгеле. Һәм ул һичшиксез аны өзелеп ярата. Әмма аның бар әйткәннәренә карамастан, Йосыфка Мәрьям ниндидер ир-аттан балага узган кебек тоела. Шулай да Йосыф аның ташлар атып үтерелүен яки хурлыкка калуын бер дә теләми. Шуңа күрә ул аның белән яшерен генә аерылышырга була. Ул көннәрдә ярәшелгән кешеләр өйләнешкән булып саналган, һәм аерылышыр өчен ярәшүне өзәргә кирәк булган.

Йосыф шундый уйлар белән йокларга ята. Төшендә аңа Йәһвә фәрештәсе күренеп, болай ди: «Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан. Аңардан угыл туачак һәм син аңа Гайсә дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак».

Йосыф моның өчен бик рәхмәтле! Вакытны сузмыйча, ул, фәрештәнең кушуы буенча, Мәрьямне үз өенә алып кайта. Бу адым Йосыф белән Мәрьямнең хәзер инде законлы рәвештә никахлашканын күрсәтә. Ләкин, Мәрьям Гайсәгә авырлы чагында, Йосыф аның белән якынлык кылмый.

Мәрьям инде йөклелекнең соңгы аенда. Шулай да Йосыф аны ишәккә утырта. Алар кая бара, һәм ни өчен алар, Мәрьям бала табарга торганда, юлга чыга? Лүк 1:39—41, 56; Маттай 1:18—25; Канун 22:23, 24.

▪ Йосыф, Мәрьямнең авырлы булуын белгәч, нәрсә эшләргә җыена һәм ни өчен?

▪ Йосыф Мәрьям белән, никахта булмасалар да, ничек аерылыша ала?

▪ Нинди адым Йосыф белән Мәрьямнең өйләнешкәнен күрсәтә?