Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күктән бирелгән хак икмәк

Күктән бирелгән хак икмәк

Илле дүртенче бүлек

Күктән бирелгән хак икмәк

ҮТКӘН көн вакыйгаларга бай булып чыккан. Гайсә меңләгән кешеләрне туендырган һәм аннары үзен патша итеп куярга теләгән халыктан качкан. Төнлә ул шаулы Гәлиләя диңгезе өстеннән барган; давыл вакытында бата башлаган Петерне коткарган; һәм шәкертләрен һәлакәттән саклар өчен диңгездәге җилне баскан.

Хәзер Гайсә Кәпернаум янында. Гәлиләя диңгезенең көньяк-көнчыгыш ярында могҗизалы рәвештә тукландырылган халык аны табып: «Остаз, син монда кайчан килдең?» — дип сорый. Гайсә аларны шелтәләп, тагын бер тапкыр бушлай ашарга өметләнгәнгә генә үзен эзләүләре турында әйтә. Ул аларны «бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык хакына» эшләргә өнди. Шуңа күрә кешеләр: «Аллаһы хуплаган эшләрне башкарыр өчен, безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорый.

Гайсә бер генә иң мөһим эш турында әйтә. «[Аллаһы] җибәргән затка иман итегез, шул — Аллаһы хуплаган эш»,— дип әйтә ул.

Әмма кешеләр, Гайсәнең кылган бөтен могҗизаларына карамастан, аңа иман итми. Ни гаҗәп, ул шулкадәр күп бөек эшләр башкарса да, алар аңа болай ди: «Без күреп сиңа иман итә башласын өчен, нинди могҗиза кылырсың? Нәрсә эшләрсең? Ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар, язылган бит: „Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде“».

Үтенечләренә җавап итеп, Гайсә могҗизаларның Чыганагы кем икәнен ачыклый: «Сезгә икмәкне күктән Муса бирмәде, сезгә хак икмәкне күктән Атам бирә. Аллаһы икмәге — ул күктән иңеп, дөньяга тормыш бирүче».

— Әфәнде, безгә ул икмәкне һәрвакыт биреп тор,— диләр кешеләр аңа.

— Мин — тормыш икмәге,— дип әйтә аларга Гайсә.— Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, миңа иман итүче һичкайчан сусамас. Ләкин мин сезгә инде әйткәнчә, сез мине күрдегез, әмма миңа ышанмыйсыз. Ата миңа биргән һәркем миңа киләчәк, һәм мин үземә килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен, чөнки мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен күктән иңдем. Ә мине җибәрүченең ихтыяры буенча, мин аның биргәннәренең берсен дә югалтмыйча, аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш. Чөнки Атамның ихтыяры буенча, Улын күрүче һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак.

Шунда яһүдләр аның: «Мин — күктән иңгән икмәк»,— дигән сүзләреннән зарлана башлыйлар. Ул алар өчен тик гади кешеләрнең улы гына, шуңа күрә алар, Насарадагы кешеләр кебек, болай ди: «Әллә ул — Йосыф улы Гайсә түгелме? Без бит аның атасын да, анасын да беләбез. Ничек инде ул хәзер: „Мин күктән иңдем“,— дип әйтә ала?»

«Зарланмагыз, җитәр,— дип җавап бирә Гайсә.— Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый. Мин шул кешене соңгы көндә терелтеп торгызачакмын. Пәйгамбәрләрнең язмаларында: „Аларның барысы да Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булачак“,— дип язылган. Атаны тыңлаучы һәм аңардан өйрәнүче һәркем минем янга килә. Әлбәттә, Аллаһыдан килүче заттан башка Атаны һичбер кеше дә күрмәгән. Мин генә аны күрдем. Сезгә хак сүз әйтәм: ышанучы мәңгелек тормышка ия».

Сүзен дәвам итеп, Гайсә кабат болай ди: «Мин — тормыш икмәге. Ата-бабаларыгыз чүлдә манна ашасалар да, үлделәр. Ә күктән иңүче икмәкне ашаучыларның берсе дә үлмәячәк. Мин — күктән иңгән тере икмәк; бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк». Әйе, Аллаһы җибәргән затка, Гайсәгә, иман итеп, кешеләр мәңгелек тормышка ия була ала. Бернинди манна да, я башка төрле икмәк тә аны бирә алмый!

Күктән иңгән икмәк турындагы сөйләшү кешеләр Гайсәне Кәпернаум янында эзләп тапканнан соң булган, күрәсең. Ләкин бу сөйләшү соңрак, Гайсә Кәпернаумдагы синагогада өйрәткәндә, үзенең югары ноктасына җитәчәк. Яхъя 6:25—51, 59; Мәдхия 77:24; Ишагыйя 54:13; Маттай 13:55—57.

▪ Нинди вакыйгалардан соң Гайсәнең күктән иңгән икмәк турындагы сөйләшүе булган?

▪ Гайсәнең яңа гына эшләгәннәрен исәпкә алсак, ни өчен кешеләрнең могҗиза кылу турындагы үтенече шулкадәр урынсыз?

▪ Ни өчен яһүдләр Гайсәнең үзен күктән иңгән хак икмәк дип атаганыннан зарлана?

▪ Күктән иңгән икмәк турындагы сөйләшү кайда була?