Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күктән иңдерелгән хәбәрләр

Күктән иңдерелгән хәбәрләр

Беренче бүлек

Күктән иңдерелгән хәбәрләр

АСЫЛДА бөтен Изге Язмалар — Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләр китаплары һәм Инҗил — күктәге Атабыздан безгә нәсыйхәт бирер өчен иңдерелгән хәбәр. Әмма 2 000 нән артык ел элек «Аллаһы каршында торган» бер фәрештә җиргә ике махсус хәбәр алып килгән. Аның исеме Җәбраил. Әйдәгез, бу хәбәрләрнең ничек итеп җиргә җиткерелгәнен карап чыгыйк.

Б. э. к. 3 ел. Яһүдиянең таулы җирләрендә, күрәсең, Иерусалимнан бик ерак түгел, Йәһвәнең Зәкәрия исемле рухание яши. Ул һәм аның хатыны Илисәбәт инде олы яшьтә, һәм аларның балалары юк. Зәкәрия үз чираты буенча Иерусалимдагы Аллаһының гыйбадәтханәсендә рухани хезмәтен башкара. Кинәт фимиам төтәсләнә торган корбан китерү урынының уң ягында Җәбраил хасил була.

Зәкәрияне курку биләп ала. Ләкин Җәбраил аңа: «Курыкма, Зәкәрия, Аллаһы синең үтенечеңне ишетте. Хатының Илисәбәт сиңа ир бала тудырыр, син аңа Яхъя дигән исем кушарсың»,— диеп, аны тынычландыра. Аннары Җәбраил Яхъяның «Йәһвә каршында бөек булачагын» һәм «Йәһвәгә яраклы халык әзерләячәген» игълан итә.

Әмма Зәкәрия моңа ышанмый. Илисәбәт белән үзенең мондый олы яшьтә бала табулары була алмаслык хәл булып тоела. Шуңа күрә Җәбраил аңа: «Билгеләнгән вакытта үтәләчәк сүзләремә ышанмаганың өчен, боларның барысы чынга ашачак көнгә кадәр син телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың»,— дип әйтә.

Ул арада тыштагы халык, Зәкәриянең гыйбадәтханәдә тоткарланганына аптырап, көтеп тора. Ниһаять, ул изге урыннан чыга, ләкин сөйләшә алмаганга, ишарәләр генә ясый, һәм халык аның ниндидер илаһи күренеш күргәнлеген аңлый.

Гыйбадәтханәдә хезмәтен тәмамлагач, Зәкәрия өенә кайтып китә. Һәм тиздән вәгъдә ителгән сүзләр чынга аша — Илисәбәт балага уза! Шуннан соң ул биш ай буе кеше арасына чыкмый.

Соңрак Җәбраил кабат пәйда була. Бу юлы ул кемгә хәбәр җиткерә? Насара шәһәрендә яшәүче кияүдә булмаган Мәрьям исемле яшь кызга. Нинди хәбәр? Тыңлап кара. «Син Аллаһы каршында илтифат казандың,— дип әйтә Мәрьямгә Җәбраил.— Менә, син буйга узарсың һәм ир бала табарсың, аңа Гайсә дигән исем кушарсың». Аннары Җәбраил болай дип өсти: «Ул бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр... Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас».

Һичшиксез, Җәбраил үзенә шундый хөрмәтле йөкләмә бирелгәнен кадерли. Яхъя белән Гайсә турында күбрәк белгәч, без ни өчен күктән иңдерелгән бу хәбәрләрнең шулкадәр мөһим икәнен ачыграк күрербез. 2 Тимутигә 3:16; Лүк 1:5—33.

▪ Күктән нинди ике мөһим хәбәр иңдерелә?

▪ Бу хәбәрләрне кем җиткерә һәм кемгә?

▪ Ни өчен бу хәбәрләргә ышану җиңел түгел?