Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күп кенә шәкертләр Гайсәне калдыра

Күп кенә шәкертләр Гайсәне калдыра

Илле бишенче бүлек

Күп кенә шәкертләр Гайсәне калдыра

ИКМӘК һәм балык белән могҗизалы рәвештә тукланган кешеләр Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярыннан кайтып Гайсәне тапкач, ул алар белән күктән иңгән икмәк турында сөйләшә башлаган иде. Хәзер Гайсә бу сөйләшүне дәвам итеп, күрәсең, Кәпернаумдагы синагогада үзенең күктән иңгән хак икмәк булуына өйрәтә.

Гайсә: «Бу икмәк — ул минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен»,— дип әйтә. Нәкъ ике ел элек, 30 елның язында, Гайсә, Никәдим белән сөйләшкәндә, Аллаһы дөньяны шулкадәр нык яраткан ки, хәтта Улын Коткаручы итеп җибәргән дигән. Шулай итеп хәзер Гайсә үзенең тәнен символик рәвештә ашаган, ягъни үзе тиздән китерәчәк корбанга иман иткән, һәркемнең мәңгелек тормыш алачагын күрсәтә.

Әмма кешеләр Гайсәнең әйткән сүзләренә бик аптырый. «Ничек инде бу кеше үз тәнен безгә ашарга бирер?» — дип сорый алар. Гайсә тыңлаучыларның үзенең тәнен символик рәвештә ашарга кирәк икәнен аңлауларын тели. Шуңа күрә ул туры мәгънәдә аңласаң, тагы да күбрәк каршылык тудырырлык сүзләр әйтә.

«Кеше Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез,— дип әйтә Гайсә,— үзегездә тормыш булмаячак. Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче мәңгелек тормышка ия. Мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын. Чөнки минем тәнем — чын ризык, минем каным — чын эчемлек. Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче минем белән бердәмлектә кала, ә мин аның белән бердәмлектә калам».

Сүз дә юк, Гайсә каннибаллыкка өндәгән булса, аның бу өйрәтүе чирканыч булып яңгырар иде. Ләкин Гайсә, әлбәттә, туры мәгънәдә тәнне ашарга я канны эчәргә тәкъдим итми. Ул һәрбер кешенең, мәңгелек тормышка ирешер өчен, үзе китерәчәк корбанга иман итәргә тиешлегенә басым ясый; тиздән ул бу корбанны үзенең камил кеше тәнен биреп һәм канын түгеп китерәчәк. Шулай да хәтта Гайсәнең күп кенә шәкертләре дә аның әйткән сүзләрен аңларга тырышмый. Алар: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» — дип каршы киләләр.

Күп кенә шәкертләрнең ризасызлык белдергәнен белгәнгә, Гайсә болай ди: «Әллә бу сезнең өчен абыну ташы булдымы? Ә Кеше Улының элеккеге урынына күтәрелүен күрсәгез, нишләрсез?.. Мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш. Әмма арагызда ышанмаучылар да бар».

Гайсә болай дип өсти: «Менә ни өчен мин сезгә, Атам рөхсәт итмәсә, минем янга беркем дә килә алмый, дип әйттем». Шуннан соң күп кенә шәкертләр китә һәм башка аның белән бергә йөрми. Шуңа күрә Гайсә унике рәсүленә борылып: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорый.

Петер аңа болай ди: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит. Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез». Нинди тугрылык! Ә Петер һәм башка рәсүлләр Гайсәнең сүзләрен, бәлки, тулысынча аңламаганнардыр да.

Гайсә, Петернең җавабы белән канәгатьләнеп калса да, болай ди: «Мин уникегезне дә сайлап алдым, әмма берегез — яла ягучы». Ул Яһүд Искариотны күздә тота. Бәлки, Гайсә Яһүднең дөрес юлдан тайпыла башлаганын нәкъ шул вакытта, ягъни «баштан ук» күреп аладыр.

Гайсә әле генә үзен патша итеп куярга теләгән кешеләрнең өметләрен өзгән, һәм хәзер алар, бәлки, болай дип уйлыйдыр: ничек инде ул, Мәсихнең законлы дәрәҗәсен алудан баш тартып, Мәсих була алсын ди? Моңа да кешеләрнең эчләре поша. Яхъя 6:51—71; 3:16.

▪ Гайсә кем өчен үз тәнен бирә, һәм алар аны ничек ашарга тиеш?

▪ Гайсәнең аннан соң әйткән нинди сүзләре кешеләрне шаккатыра, әмма ул нәрсәгә басым ясый?

▪ Күпләр Гайсәне калдырып киткәч, Петер нинди сүзләр әйтә?